Ясалма интеллект

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
ASIMO — ясалма интеллектка ия булган робот

Ясалма интеллект (ЯИ) (яки Шәкли фәһем) — машиналарның интеллекты һәм аны барлыкка китерүне максат итеп куя торган санак белеменең тармагы. Ясалма интеллект буенча дәреслекләр өлкәне «акыллы агентларны өйрәнү һәм аларны конструкцияләү» дип атыйлар, монда акыллы агент — ул үзенең әйләнә-тирәсен сиземли һәм уңыш шансларын максимизациясе өчен гамәлләр эшли торган система. Төшенчәне 1956 елда керткән Джон МакКарти аңа «акыллы машиналар ясауның фәне һәм инженериясе» билгеләмәсен бирә.

Бу өлкә акыллы җан ияләрнең төп милке булган — Homo sapiensның акыллылыгын шулкадәр төгәл тасвирлап була ки, хәтта машина ярдәмендә аның моделен төзергә була дигән фаразда нигезләнгән. Фәлсәфә бүлегендә Дартмут тәкъдимен карагыз. Бу зиһен табигате һәм ясалма җан ияләрне барлыкка китерү әхлагы турындагы фәлсәфи сорауларны китереп чыгара, бу сорауларны миф, уйлап чыгарулар һәм фәлсәфә борынгы заманнардан ук тикшергән. Ясалма интеллектка оптимизм белән караганнар. Оптимизм элеккеге ясалма интеллект тикшеренүчеләрнең фараз итүләрендә булган (ЯИ тарихында оптимизм карагыз, шулай ук хәзерге заман трансгуманистлары, мәсәлән Рэй Курцвайль фикерләрендә. Әмма шулай ук кризислар да кичергән. Кризислар турында 1966-ынчы елда чыккан ALPAC игъланында, 1970 елда перцептроннарның булмавында, 1973-енче елдагы Лайтхилл игъланында һәм 1987 елдагы lisp машиналар базары ишелүендә белеп була. Хәзерге заманда, ясалма интеллект технология сәнагәтенең мөһим өлеше булып киткән һәм санак белеменең күпчелек иң авыр мәсьәләләре өчен чишелеш тәкъдим итә.

Ясалма интеллектны тикшерү — югары технологияле һәм махсус тармак, ул ас-тармакларга «тирән» бүленгән, бу ас-тармаклар еш бер-берсе белән аралашу биремен үти алмыйлар. Ас-тармаклар махсус учреждениеләр, шәхси тикшеренүчеләр эше һәм ЯИ ничек ясалырга тиеш турында бик озак фикерләр аермасы һәм бик аерыла торган кораллар кулланышы нәтиҗәсендә махсус мәсьәләләрнең чишелеше тирәсендә барлыкка килгән. ЯИ-ның үзәк мәсьәләләре булып фикер йөртү, белү, планлаштыру, өйрәнү, аралашу, сиземләү һәм объектлар белән манипуляцияләү һәм аларны күчерү сәләте кебек ысуллар җыелмасыннан гыйбарәт. Гомуми интеллект (яки "көчле ЯИ") тармакның ерак вакытта чишеләчәк максат мәсьәләләре арасында.

Тарих[үзгәртү]

Фикер йөртүче машиналар һәм ясалма җан ияләре Грек мифларында очрый, мәсәлән, Криттан Талос, Гефестның бронза роботы һәм Пигмалионның Галатеясы. Интеллектка ия кеше сыман иң элек цивилизацияләрдә төзелгән булган: буялган культ рәсемнәренә Мисыр һәм Грециядә табынганнар һәм шулай ук Ян Ши, Александрия каһарманы һәм Әл-Җәзәри тарафыннан төзелгән. Шулай ук ясалма җан ияләрен Җәбир ибн Хәйян, Юда Леу һәм Парацельс тарафыннан төзелгән дигән ышаныч бар. 19-ынчы һәм 20-нче гасырларда ясалма җан ияләре фантастикада гадәти шәхес булып киткән, мәсәлән, Мэри Шеллиның Франкенштейны һәм Карел Чапекның Р.У.Р. (Россумның Универсаль Роботлары) R.U.R. (Rossum's Universal Robots). Бу җан ияләре һәм аларның язмышлары турында хикәяләрдә хәзерге ясалма интеллект тармагында каралган өметләр, куркулар һәм әхлак мәсьәләләре турында сөйләнә.

Механик яки "формаль" фикер йөртү фәлсәфәчеләр һәм математиклар тарафыннан борынгы заманнардан ук уйлап чыгарылган. Мантыйкны өйрәнү турыдан-туры математик Алан Тьюринг һәм башкалар эшләренә нигезләнгән программаланучы цифрлы электроник санак уйлап чыгарылган. Тьюрингның исәпләү теориясе "0" һәм "1" кебек гади символлары белән эш итеп теләсә нинди уйланылган математик гамәлнең моделен төзергә мөмкинчелек биргән. Бу цифрлы санаклар формаль фикер йөртүнең теләсә нинди процессының моделен төзергә мөмкин булган караш Чёрч–Тьюринг тезисы буларак мәгълүм. Бу, неврология, мәгълүмат теориясе һәм кибернетикада аңлаешлы ачышлар белән беррәттән кечкенә төркем тикшеренүчеләрне җитди рәвештә электрон мине төзү мөмкинчелеген карарга рухландырган.

ЯИ тармагы 1956-нчы елның җәендә Дартмут колледжында конференциядә (киңәшмәдә) нигезләнгән. Катнашучылар, шулар арасында Джон МакКарти, Марвин Минский, Аллен Ньювелл һәм Һерберт Симон күп унъеллыклар буена ясалма интеллект тикшерү тармагының әйдәп баручылары булган. Алар һәм аларның студентлары күпчелек кешеләргә шаккатыргыч булган программалар язганнар. Санаклар сүзләр белән формулаштырылган мәсьәләләрне чишкән, мантыйк теоремаларын исбатлаганнар һәм инглизчә сөйләшкәннәр. 1960-ынчы елларның уртасына АКШ-ында тикшерү мул итеп Иминлек Министрлыгы тарафыннан финансланганнар һәм бөтен дөнья буенча лабораторияләр нигезләнгәннәр. ЯИ нигезләүчеләре яңа тармакның киләчәге турында бик оптимистик булганнар: Һерберт Симон “машиналар егерме ел эчендә кеше эшләгән теләсә нинди эшне башкара алачак” дигән фараз биргән һәм Марвин Минский хуплап “бер буын эчендә... 'ясалма интеллектны' барлыкка китерү мәсьәләсе күбесенчә чишеләчәк” дигән.

Алар куелган мәсьәләләрнең катлаулыгын таный алмаганнар. 1974-енче елда Сэр Джеймс Лайтхилл критикасы һәм АКШ Конгрессының “нәтиҗәлерәк” проектларны финанслау өчен басымына җавап биреп, АКШ һәм Бөекбритания хөкүмәтләре барлык идарә ителмәгән ЯИ тикшеренүләргә чик куйганнар. Киләсе берничә елны, проектларны финанслауны табарга авыр булган вакытны, соңрак "ЯИ кышы" дип аталачак.

1980 еллар башында ЯИ бер яки берничә кеше экспертның белемен һәм фикерләү сәләтен моделен чагылдырган эксперт системаларының коммерция уңышы белән янә алга чыккан. 1985-енче елга ЯИ базары миллиард долларга җиткән. Шул ук вакытта Япониянең бишенче буын санагы проекты АКШ һәм Бөекбритания хөкүмәтләрен тармакта академик тикшеренүгә финанслауны торгызырга рухландырган. Шулай да, 1987-енче елда Lisp Машинасы базары зәгыйфьләнүе белән, ЯИ-ның репутациясе тагын да төшкән һәм яңа озаграк дәвам иткән ЯИ кышы башланган.

1990 елларда һәм 21 гасыр башында ЯИ үзенең иң зур уңышларына ирешкән, шулай да ул “соры кардинал” роленда сыман булган. ЯИ логистика, бирелгән мәгълүматлар табу, медицина диагностикасында һәм шулай ук технология сәнәгатенең күп башка өлкәләрендә кулланган.

Уңыш берничә фактор сәбәпле булган: санакларның үсүче исәпләү көчендә (Мур канунын карагыз), махсус суб-мәсьәләләрнең чишелешенә күбрәк әһәмият бирелүдә, ЯИ һәм охшаш мәсьәләләр чишү буенча башка тармаклар арасында яңа бәйләнешләр барлыкка килүдә һәм тикшерүчеләрнең ышанычлы математик методларга һәм төгәл фәнни стандартларга яңа кертемендә булган.

1997-енче елның 11-енче маенда Deep Blue ул вакытта дөнья шахмат чемпионы булган Һарри Каспаровны җиңгән беренче санак шахмат уйнаучы система булган. 2005-енче елда Стэнфорд роботы DARPA Зур Ярышын алдан мәгълүм булмаган сахра трассасы буенча 131 миляны автоном рәвештә йөртүче булып узып җиңгән[1].

Ике елдан соң CMU-дан төркем DARPA Шәһәр Ярышын үзе автоном рәвештә навигацияләнеп шәһәр җирлегендә юл тоткарлануларына һәм юл йөрү кагыйдәләренә ярашып җиңә. 2011-енче елның февраленда Jeopardy! табышмаклы уенының күрсәтү матчында IBM ширкәтенең сорауларга җавап бирүче системасы Watson ике иң бөек Jeopardy! чемпионнарын зур запас белән җиңгән.

Ясалма интеллект тикшерүнең алдынгы-кырый билгеләмәсе вакыт узу белән үзгәрә. Прагматик билгеләмәләрнең берсе: "ЯИ тикшерүе караган мәсьәләләр - санак галимнәре бүгенге көнгә ничек икътисади яктан эффектив эшләргә белми торган ." Мисал өчен, 1956-нчы елда оптика символ тану (ОСТ, Eng. optical character recognition, (OCR)), әмма хәзерге вакытта, контекстны әһәмияткә ала торган хаталарны тикшерү һәм грамматиканы тикшеү программа тәэминаты белән бөтен нәзеклекле оптика символ тану программа тәэминаты бушлайга күпчелек сурәт сканерлары белән сатыла. Беркем дә оптика символ тану кебек инде чишелгән санак белеме мәсьәләләрен "ясалма интеллект" дип атамый.

ЯИ кушымталары АКШ Иминлек Министрлыгының эксклюзив тармагы түгел, ә хәзер гомуми кулланучы әйберләрендә һәм кыйммәтле булмаган акыллы уенчыкларда бар.

Гомуми кулланылышта, "ЯИ" еллар буена ЯИ тикшерү нәтиҗәсендә чишелеше табылган санак белеме мәсьәләләренә карата кулланылмый. "Машина акыллы фикер йөртә аламы?" һаман ачык мәсьәлә булып кала. "Машина акыллы фикер йөртү"не эш гипотезасы итеп алып оптимистик фикер йөртеп, күп тикшеренүчеләр мондый машинаны төзи алганнар. Акылның моделен төзү (яки барлыкка китерүнең) гомуми мәсьәләсе берничә махсус суб- мәсьәләләргә бүленгән. Болар арасында акыллы система күрсәтергә тиеш булган үзенчәлекләр яки сәләтләр булган. Түбәндә күрсәтелгән үзенчәлекләргә иң күп игътибар бирелгән.

Дедукция, фикер йөртү, мәсьәләләр чишү[үзгәртү]

RUNSWift Naos 2010.jpg

Иң элек ЯИ тикшеренүчеләр кешеләр табышмаклар чишкәндә яки мантыйк дедукцияләр эшләгәндә адым-адым фикер йөртүне имитацияләгән алгоритмнарны ясаганнар. 1980-енче еллар ахырына һәм 90-ынчы елларга ЯИ тикшерүендә шулай ук төгәл билгеле булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат белән эш итүнең ихтималлылыктан алып икътисадка кадәр концепцияләрне җигеп бик уңышлы ысулларын уйлап чыгарганнар.

Катлаулы проблемалар өчен бу алгоритмнарның күпчелеге бик зур исәпләү ресурсларын таләп итә ала – күпчелеге "комбинаторика шартлавын" кичерәләр: мәсьәлә билгеле зурлыктан арткач, кирәк булган санак вакыты микъдары астрономик була башлый. Эффективрак мәсьәлә-чишү алгоритмнар эзләү ЯИ тикшеренүендә югары приоритетка ия.

Хәзерге органик акыл ияләре элеккеге ЯИ тикшерүе моделен төзи алган аңлы, адым-адым дедукциясен түгел, ә күпчелек мәсьәләләрне тиз, интуициягә таянган гыйбарәләрне кулланып чишәләр. ЯИ бу төр "суб-символик" мәсьәлә чишүне имитацияләүдә берникадәр прогресс ясаган: гәүдәләндерелгән агент ысуллары яхшырак фикер йөртү өчен сенсоримотор сәләтләрнең әһәмиятен ассызыклый; нейро ятьмә тикшерүе бу сәләткә үсеш бирә торган кеше һәм хайван акылларындагы структураларны стимуляцияләү өстендә эш алып бара.

Белем чагылдыруы[үзгәртү]

Белем чагылдыруы һәм белем инженериясе ЯИ тикшерүендә үзәк булып кала. Машиналар чишәргә дип фаразланган мәсьәләләрнең күпчелеге дөнья турында тулырак мәгълүматларны таләп итәчәк. ЯИ чагылдырырга тиеш әйберләр арасында: объектлар, үзлекләр, категорияләр һәм объектлар арасында бәйләнешләр; ситуацияләр, булган хәлләр, халәтләр һәм вакыт; сәбәпләр һәм эффектлар; белем турында белемнәр (безнең башка кешеләр нәрсә белгән турында белемнәребез); һәм күп башка әзрәк тикшерелгән тармаклар. “Булган” нәрсәләрнең чагылдыру – ул онтология (традицион фәлсәфәдән алынган сүз), аларның иң гомумиләре өске онтологияләр дип атала. Белем чагылдыруның иң катлаулы мәсьәләләр арасында:

Алдан бирелгән мәгълүматлар буенча фикер йөртү һәм квалификация мәсьәләсе
Кеше белгән әйберләрнең күбесе "эш аңлаулары" шәкелен ала. Мәсәлән, әңгәмәдә сүз кош турында барса, кешеләр гадәттә йодрык зурлыгындагы, җырлый торган һәм оча торган хайванны тасвирлыйлар. Бу әйберләрнең берсе дә бөтен кошлар турында түгел. Джон МакКарти бу мәсьәләне 1969-ынчы елда квалификация мәсьәләсе буларак идентификацияләгән: ЯИ тикшеренүчеләре чагылдырып караган һәрбер гамәли кагыйдә өчен шактый күп чыгарылмалар бар. Бернәрсә дә диярлек абстракт мантыйк таләп иткәнчә фәкать дөрес яки ялган түгел. ЯИ бу мәсьәләнең берничә чишелешен тапкан.
Сәламәт акыл белеменең киңлеге
Уртача кеше белгән атомик фактларның саны астрономик зурлыкка ия. Сәламәт акыл белеменең тулы белем базасын төзергә омтылган тикшерү проектлары шактый зур онтология инженериясен таләп итәләр — алар кеше тарафыннан тутырылырга тиеш, бер юлы бер катлаулы концепция. Төп максат булып санакның җитәрлек концепцияләр аңлап интернет кебек чыганаклардан укырга өйрәнүе һәм шулай итеп үзенең онтологиясенә үзе өстәве тора.
Кайсы да булса сәламәт акыл белеменең субсимволик шәкеле
Кеше белгәннәрнең күбесе сүз белән тасвирлый алган "фактлар" яки "раслаулар" буларак чагылдырылмый. Мисал өчен, шахмат мастеры ниндидер шахмат позициясеннән ул "бик ачык дип тоелганга" баш тарта яки сәнгать тәнкыйтьчесе сынга бер генә караш салып, аның оригинал икәнен аңлый ала. Болар мидә ачыктан түгел һәм суб-символик рәвештә чагылдырылган интуицияләр һәм тенденцияләр. Моның кебек белем мәгълүмат бирә, символик, ачык мәгълүматны тәэмин итә һәм терәк булып тора. Моңа бәйле булган суб-символик фикер йөртү мәсьәләсе белән кебек үк ситуатив ЯИ яки исәпләү интеллекты бу төр белемне чагылдыру өчен ысулларны тәэмин итәр дип өмет ителә.

Планлаштыру[үзгәртү]

Акыллы агентлар максатларны куярга һәм аларны ирешә алырга тиеш. Аларга киләчәкне күзалларга (аларга дөньяның халәте турында чагылдырышка ия булырга һәм аларның гамәлләре анны ничек үзгәртер турында фараз ясый алырга мөмкинлеге булырга тиеш) һәм файданы (яки "дәрәҗәне") максимизацияләү өчен мөмкин булган сайланышлардан сайлый алырга тиеш.

Классик планлаштыру мәсьәләләрендә, агент дөньяда бердәнбер әйбер эшли икән дип уйлана һәм аның гамәлләрнең килеп чыккан хәлләр билгеле дип уйлана. Шулай да, агент бердәнбер актёр булмаса, ул периодик рәвештә дөнья аның уйлануларына туры килүен тикшереп торырга һәм агентны билгесезлек турында уйлатып кирәк булганда, агент планны үзгәртергә тиеш.

Күп-агент планлаштыруында бирелгән максатка ирешер өчен күп агентларның хезмәттәшлеге һәм ярышуы кулланыла. Моның кебек Хәлләр буенча тотыш (Eng. emergent behavior) эволюцион алгоритмнар һәм коллектив акыл буенча кулланыла.

Өйрәнү[үзгәртү]

Машина өйрәнүе баштан ук ЯИ тикшеренүендә үзәк булып торган.

Алан Тьюринг өйрәнүнең үзәклеге турында 1950-нче башыннан ук үзенең классик кәгазендә Исәпләү Машиналары һәм Интеллект (Eng. Computing Machinery and Intelligence) фикер алышкан. 1956-нчы елда оригиналь Дартмут ЯИ киңәшмәсендә (конференциясендә), Рэй Соломонофф читтән карап торусыз ихтималлыклы машина өйрәнүе турында игълан язган "Индуктив Нәтиҗә Машинасы".

Читтән карап торусыз өйрәнү – ул керү агымында өлгеләрне табу сәләте. Читтән карап торусы өйрәнү классификациядән һәм санлы регрессиядән гыйбарәт. Классификация төрле категорияләргә керүче әйберләрнең күпмедер мисалын күргәч, нәрсәнең дә булса нинди категориягә керүенә кергәнен билгеләү өчен кулланыла. Регрессия керүләр һәм чыгышлар арасындагы бәйләнешләрне тасвирлый торган һәм керү үзгәрү белән чыгышлар ничек үзгәрүе турында фараз бирүче функцияне эшләп карау. Ныгытып өйрәнүдә агент яхшы җаваплар өчен бүләкләнә һәм начар җаваплар өчен җәза бирелә. Боларга файда концепцияләрен кулланып, карар теориясе төшенчәләрендә анализ ясалырга мөмкин. Машина өйрәнү алгоритмнарның һәм аларның эшләвенең математик анализы теоретик санак белеменең тармагы булган исәпләп өйрәнү теориясе буларак мәгълүм.

Табигый тел эшкәртүе[үзгәртү]

Табигый тел эшкәртүе машиналарга кеше сөйләшә торган телләрне укырга һәм аңларга сәләт бирә. Шактый көчле табигый тел эшкәртү системасы табигый тел кулланучы интерфейсларын һәм белемгә турыдан туры Интернет текстлар кебек кеше язган чыганаклардан ирешүне җигә. Кайбер алдынгы табигый тел эшкәртү кушымталарында мәгълүмат кайтару (яки тексттан карап чыгып табу һәм машина тәрҗемәсе) бар.

Хәрәкәт итү һәм манипуляция[үзгәртү]

Роботлар фәне тармагы ЯИ-ка якын бәйләнгән. Интеллект (акыл) роботларга объект манипуляциясе һәм навигация шулар белән бер рәттән локализация (кайда булганыңны белү), харита төзүе (кайда икәнеңне белү) һәм хәрәкәтне планлаштыру (анда ничек барып җитүне исәпләп чыгару) кебек биремнәрне башкарырга сәләтле булу өчен таләп ителә.

Перцепция[үзгәртү]

Машина перцепциясе – ул датчиклардан (мәсәлән, камералар, микрофоннар, сонар һәм башка экзотикраклардан) кергән мәгълүматны дөнья аспектлары турында нәтиҗә ясау өчен кулланырга сәләт. Санак күрүе – ул күрү керүенә анализ ясарга сәләт. Берничә сайланган суб-мәсьәләләр – ул сөйләмне тану, йөз тануы һәм объектны тану.

Иҗтимагый интеллект[үзгәртү]

Kismet, a robot with rudimentary social skills

Эмоция һәм иҗтимагый сәләтләр акыллы агент өчен ике рольне уйныйлар. Беренчедән, алар башкаларның гамәлләре турында аларның мотивларын һәм эмоциональ халәтләрен аңлап, фаразлар ясарга мөмкин булырга тиеш. (Боларга уен теориясе, карар кылу теориясе шулай ук кеше эмоцияләренең моделен төзергә сәләт һәм эмоцияләрне ачыклау өчен перцептуаль сәләтләр керә.) Шулай ук, кеше-санак хезмәттәшлеген җайлаштыру максатыннан, акыллы машина эмоцияләрне чагылдырырга сәләтле булырга теләргә мөмкин – хәтта ул үзе чынлыкта бу эмоцияләрне кичермәсә дә – кеше хезмәттәшлеге эмоциональ динамикасына сиземле булу өчен.

Иҗат[үзгәртү]

ЯИ-ның ас-тармагы иҗатка теоретик яктан да (фәлсәфи һәм психологик перспективадан), гамәли яктан да мөрәҗәгать итә (иҗади дип танылырга мөмкин чыгышлар генерацияли торган системалар коралланылышлары ярдәмендә яки иҗат сәләтен идентификацияли һәм бәяли торган системалар ярдәмендә). Моңа бәйле исәпләү тикшеренүе тармаклары булып Ясалма интуиция һәм ясалма хыял тора.

Гомуми интеллект[үзгәртү]

Күпчелек тикшеренүчеләрдә аларны эшләре нәтиҗәдә өстә күрсәтелгән сәләтләрне берләштереп һәм күпчелегендә кеше мөмкинчелекләрен узып киткән гомуми интеллекты булган машина эченә төзелүенә өмет бар. Кайберәүләр мондый проект өчен ясалма аң яки ясалма ми кебек антропоморфик үзлекләр кирәк булачак дип ышана.

Югарыдагы мәсьәләләрнең күбесе тулаем ЯИ буларак танылган: бер мәсьәләне чишәр өчен сез аларның барысын да чишәргә тиеш. Мәсәлән, хәтта әйдәп баручы машина тәрҗемәсе кебек махсус бирем машина авторның аргументы артыннан баруны (фикер йөртү), нәрсә турында сүз барганны (белем) белүне һәм ышанычлы итеп авторның ниятен кабатлауны (иҗтимагый интеллект) таләп итә. Шулай итеп, машина тәрҗемәсе тулаем-ЯИ булып таныла: кеше кебек аны эшләр өчен аңа көчле ЯИ таләп ителә.

Карашлар[үзгәртү]

ЯИ тикшеренүен идарә итә торган нигезләнгән берләштерүче теория яки парадигма юк. Тикшерүчеләрнең күп маддәләр буенча бер карашка килә алмыйлар. Иң озак җавап табылмаган сорауларның берничәсе шулар: ясалма интеллект табигый интеллектның моделен психология һәм неврологияне өйрәнеп төзергә тиешме? Әллә кеше биологиясенең ЯИ тикшерүенә кош биологиясенең аэронавтика инженер фәненә бәйләнеше булмаган кебек бәйләнеше юкмы?

Акыллы тотыш гади, элегант кагыйдәләрне кулланып тасвирлана аламы (мәсәлән, мантыйк яки оптимизация кебек)? Яки ул мәҗбүри рәвештә зур сандагы тулысынча бәйләнешсез мәсьәләләрне чишүне таләп итәме? Интеллектны сүзләр һәм фикерләргә охшаш югары дәрәҗә символларны кулланып эшләп буламы? Яки ул "суб-символик" эшкәртүне таләп итәме?

GOFAI (Good Old-Fashioned Artificial Intelligence) (Яхшы Иске-Модалы Ясалма Интеллект) төшенчәсен керткән Джон Хаугеланд шулай ук ЯИ төгәлрәк GOFAI булмаган тикшеренүчеләр тарафыннан кабул ителгән синтетик интеллект буларак аталырга тиеш дигән фикер әйткән.

Кибернетика һәм ми моделен төзү[үзгәртү]

1940-ынчы һәм 1950-нче елларда кайбер тикшеренүчеләр неврология, мәгълүмат теориясе һәм кибернетика арасында бәйләнешне тикшергәннәр. Аларның кайберләре рудиментар интеллект күрсәтү өчен электрон челтәрләр кулланган машиналар төзегәннәр, мәсәлән, W. Grey Walter-ның ташбакалары һәм John Hopkins-ның җанвары. Тикшеренүчеләрнең күбесе җыелышлар өчен Принстон Университетында Телеологик Җәмгыятьтә һәм Англиядә Вакланма Клубында җыелганнар. 1960-ынчы елда бу караштан күбесенчә баш тартканнар, әмма аның элементлары 1980-енче елда яңартылып кулланылачак.

Символик[үзгәртү]

1950-нче еллар уртасында цифрлы санакларга мөрәҗәгать мөмкин булгач, ЯИ кеше интеллекты символ манипуляциясенә кадәр гадиләштерелергә булу мөмкинчелеген тикшерә башлаган. Тикшеренү үзәкләре өч берләшмәдә (учреждение) булган: Карнеги Меллон Университетында (CMU), Стэнфордта һәм MITта һәм һәрберсе үз тикшеренү стилен булдырган. Джон Хаугеланд ЯИ-ка бу карашларны "яхшы иске модалы ЯИ" яки "GOFAI" дип атаган.

Когнитив модель төзү
Икътисадчылар Һерберт Саймон һәм Аллен Ньюэлл кешенең мәсьәлә чишү алымнарын өйрәнгәннәр һәм аларны формальләштереп караганнар, һәм аларның эшләре ясалма интеллект тармагының, һәм шулай ук когнитив гыйлем, операцияләр тикшеренүе һәм менеджмент белеменең нигезләре булган. Аларның тикшеренү такымы психологик тәҗрибәләрнең нәтиҗәләрен кешеләр мәсьәлә чишү өчен техниканың моделен төзи торган программаларны эшләп чыгару өчен кулланганнар. Үзәге Карнеги Мэллон Университетында булган бу гореф нәтиҗәдә 1980-енче елларның уртасында Soar архитектурасында кульминациягә җитәчәк.
Мантыйкка нигезләнгән
Аллен Ньюэлл һәм Саймоннан аермалы буларак Джон МакКарти машиналарга кеше уйларының моделен төзергә кирәк түгел икәнен сизгән, ә аның урынына кешеләр шул ук алгоритмнарны куллануына карамастан, абстракт фикер йөртүнең һәм мәсьәлә чишүнең асылын табып карарга тиеш икәнен сизгән. Стэнфордта (Стэнфорд Ясалма Интеллект Лабораториясе (SAIL)) төп әһәмиятне белем чагылдыруны, планлаштыру һәм өйрәнүне кертеп, күп төрле мәсьәләләрне чишәр өчен формаль мантыйкны куллануга биргән. Мантыйк шулай ук Эдинбург Университетында һәм гомумән Европада эшнең үзәгендә булган, бу Prolog программалау теленең барлыкка килүенә һәм мантыйк программалау фәненең үсешенә китергән.
"Анти-мантыйк" яки "пөхтә булмаган"
MIT –да тикшеренүчеләр (Марвин Минский һәм Сеймур Паперт кебек) күрүдә һәм табигый тел эшкәртүендә катлаулы мәсьәләләрне чишү махсус чишелешләр табуны таләп иткәнне тапканнар – алар акыллы тотышның барлык аспектларын чагылдыручы гади һәм (мантыйк кебек) гомуми принцип юк дип фикер йөрткәннәр. Роджер Шэнк аларның "анти-мантыйк" карашларын "пөхтә булмаган" дип тасвирлаган (CMU һәм Стэнфордтагы "пөхтә" парадигмалардан аермалы буларак). Сәламәт акыл белем базалары (мәсәлән, Дуг Ленатның Cyc-ы) "пөхтә булмаган" ЯИ-ның мисалы булып тора, чөнки алар бер юлы бер катлаулы концепция, кулдан төзелергә тиеш.
Белемгә нигезләнгән
1970-енче еллар тирәсендә зур хәтерле санаклар ясалгач, бөтен өч гореф тикшеренүчеләре ЯИ кушымталары эченә белемнәрне төзи башлаганнар. Бу "белем инкыйлабы" ЯИ программа тәэминатының беренче чын мәгънәсендә уңышлы формасы булган (Эдвард Фейгенбаум тарафыннан гамәлгә кертелгән) белгеч системаларның үсешенә һәм колач алуына китергән. Белем инкыйлабы шулай ук күп гади ЯИ кушымталары тарафыннан шактый зур микъдардагы белем таләп ителәчәк икәнен аңлаудан алга киткән.

Суб-символик[үзгәртү]

1960-ынчы еллар дәвамында символик карашлар кечкенә күрсәтү программаларда югары дәрәҗә уйлауның моделен төзүдә зур уңышка ирешкәннәр. Кибернетикада яки нейро челтәрләрдә нигезләнгән карашлар калдырылган булганнар яки кысрыклап чыгарылганнар. Суб-символик ЯИ-ның кысрыклап чыгарылуның иң драматик очрагы булып Марвин Минский һәм Сеймур Папертның 1969-ынчы елда перцептронның хәрабәгә әверелдерүче критикасы булган. Шулай да, 1980-енче елларга символик ЯИ-та алга китеш туктаган булып тоелган һәм күпләр символик системалар бер кайчан да кеше аңының барлык процессларын беркайчан да иммитацияли алмас дип ышанганнар, бигрәк тә перцепциядә, роботикада, өйрәнүдә һәм калып тануында. Берничә тикшеренүчеләр "суб-символик" карашларны махсус ЯИ мәсьәләләренә кертә башлаганнар.

Әйләндерелгән, чагылдырылган, урнашкан, тотышка нигезләнгән ЯИ
Аңа бәйләнеше булган роботика тармагыннан тикшеренүчеләр, мәсәлән, Родни Брукс символик ЯИ ны инкарь иткәннәр һәм һәм төп әһәмиятне роботларга хәрәкәтләнергә һәм яшәп калырга мөмкинлек бирүче төп инженер мәсьәләләргә биргәннәр. Аларның эше 50-нче еллардагы элеккеге кибернетика тикшеренүчеләрнең символик булмаган карашларын торгызган һәм ЯИ-та идарә теориясен куллануны яңадан керткән. Бу тугандаш когнитив белеме тармагында чагылдырылган зиһен тезисы белән тәңгәл килгән: югарырак интеллект өчен (хәрәкәтләнү, перцепция һәм визуализация кебек) тән аспектлары кирәк дигән фикер.
Исәпләү интеллекты
Нейро челтәрләр һәм " тоташтыру" белән кызыксыну Дэвид Румельхарт тарафыннан яңадан 1980-енче еллар уртасында торгызылган.

Статистик[үзгәртү]

1990-ынчы елларда ЯИ тикшеренүчеләре махсус суб-мәсьәләләрне чишү өчен хикмәтле математик коралларны эшләгәннәр. Бу кораллар чынлап та фәнни, аларның нәтиҗәләре үлчәп булырлык та, верификацияләрлек тә мәгънәсендә һәм алар ЯИ-ның күптән булмаган уңышларының сәбәбе. Уртак математик тел шулай ук (математика, икътисад яки операцияләр тикшеренүе кебек) инде үсеш алган тармаклар белән югары хезмәттәшлек дәрәҗәсен тәкъдим иткән. Стюарт Рассел һәм Питер Норвиг бу хәрәкәтне киметмичә "инкыйлаб" һәм "пөхтәләр " җиңүе дип тасвирлыйлар.

Карашларны берләштерү[үзгәртү]

Акыллы агент парадигмасы
Акыллы агент – ул әйләнә-тирәне сизә торган һәм уңышны арттыра торган гамәлләр кыла торган система. Иң гади акыллы агентлар булып махсус мәсьәләләрне чишә торган программалар тора. Катлаулырак агентларга акылга ия кешеләр һәм (фирмалар кебек) акылга ия кешеләрнең оешмалары керә. Парадигма тикшеренүчеләргә бер карашка риза булмыйча, аерым мәсьәләләрне чишәргә һәм верификацияләп булган һәм файдалы чишелешләр табарга лицензия биргән. Махсус мәсьәләне чишә торган агент эшли торган теләсә нинди карашны куллана ала – кайбер агентлар символик һәм мантыйк, кайберләре суб-символик нейро челтәрләр һәм башкалар яңа карашларны куллана ала. Парадигма шулай ук тикшеренүчеләргә шулай ук абстракт агентлар концепцияләрен кулланучы чишелешләр теориясе һәм икътисад кебек башка тармаклар белән аралашыр өчен уртак тел бирә. Акыллы агент парадигмасы 1990-ынче еллар дәвамында киң танылган булды.
Агент архитектуралары һәм когнитив архитектуралар
Тикшеренүчеләр күп-агентлы системада акыллы агентларның бергә эшләвенә нигезләнгән акыллы системалар төзү өчен системалар конструкцияләгәннәр.

Кораллар[үзгәртү]

50 ел тикшеренү дәвамында, ЯИ санак белемендә иң катлаулы мәсьәләләрне чишәр өчен берникадәр кораллар эшләгән. Бу ысулларның кайбер иң әһәмиятләре аста тасвирланган.

Эзләү һәм оптимизация[үзгәртү]

ЯИ – та күп мәсьәләләр теориядә акыл белән фикер йөртеп күп мөмкин булган чишелешләр арасында эзләп чишелергә мөмкин: Фикер йөртү эзләүгә гадиләштерелергә мөмкин. Мәсәлән, мантыйк исбатлавы һәрбер адымы нәтиҗә кагыйдә куллануы булган башлангыч гыйбарәләрдән чыгарылган гыйбарәләргә юлны эзләү буларак каралырга мөмкин. Планлаштыру алгоритмнары ирешергә кирәк булган максатка юлны табып карап, максатлар һәм суб-максатлар агачлары аша эзлиләр, бу процесс ысул-максат анализы дип атала. Күп өйрәнү алгоритмнары оптимизациягә нигезләнгән эзләү алгоритмнарын кулланалар. Гади тулы эзләүләр күпчелек чын дөнья мәсьәләләре өчен сирәк җитәрлек булалар: эзләү урыны (эзләргә кирәк булган урыннар саны тиз астрономик саннарга кадәр үсә. Нәтиҗә - бик әкрен яки беркайчан да тәмамланмаучы эзләү. Күп мәсьәләләр өчен чишелеш булып "эвристиканы" яки "эмпирик кагыйдәләрне" куллану, бу максатка алып бармаучы сайлауларны кире кага (бу " эзләү агачын" "кисү дип атала ). Эвристика программаны чишелеш шунда булган юл өчен "иң яхшы фараз" белән тәэмин итә. 1990-ынчы елларда оптимизация математик теориясенә нигезләнгән шактый аерылып торган эзләү ысулы мәгълүм булды. Күп мәсьәләләр өчен эзләүне нинди булса да алдан ясалган фараз белән башларга, ә аннан соң бүтән чистарту мөмкин булмаганчы һәр адым саен арттырып фаразны чистарталар. Бу алгоритмнарны тау менү белән чагыштырырга мөмкин: эзләүне ландшафт өстендә ирекле ноктада башлыйбыз, ә аннан соң сикерүләр яки адымнар ясап, без фараз итүне тау өстенә җиткәнче өскә менеп дәвам итәбез. Башка оптимизация алгоритмнары - көйдерүне модельләштерү, нур эзләве һәм ирекле оптимизация. Эволюцион исәпләү оптимизация эзләвенең формасын куллана. Мәсәлән, алар (фаразлар) организмнар популяциясе белән башланырга мөмкин, аннан соң аларга һәрбер буында иң ярашканнарын сайлап мутацияләргә һәм рекомбинацияләргә рөхсәт ителә (фаразларны чистарту). Эволюция исәпләвендә (кырмыскалар колониясе яки кисәкчәләр җыелмасы оптимизациясе кебек) коллектив аң алгоритмнары бар һәм (генетик алгоритмнар һәм генетик программалау кебек) эволюцион алгоритмнар бар.

Мантыйк[үзгәртү]

Мантыйк белем чагылдыруы һәм мәсьәлә чишү өчен кулланыла, әмма ул шулай ук башка мәсьәләләргә карата кулланырга мөмкин. Мәсәлән, satplan алгоритмы мантыйкны планлаштыру өчен куллана һәм индуктив мантыйк программалавы өйрәнү өчен ысул булып тора.

ЯИ тикшеренүендә берничә төрле форма мантыйк кулланыла. Тәкъдим яки аңлы мантыйк – ул дөрес яки ялган булырга мөмкин расламалар мантыйгы. Беренче тәртип мантыйгы шулай ук кванторларны һәм предикатларны куллануны рөхсәт итә һәм объектлар турында фактларны, аларның үзлекләрен һәм бер-берсе белән мөнәсәбәтләрен чагылдыра ала. Төгәл булмаган мантыйк беренче тәртип мантыйкның юрамасы, ул расламаның дөреслеген гади рәвештә Дөрес (1) яки Ялган (1) итеп түгел, ә 0 дән алып 1 гә кадәр дәрәҗә итеп күрсәтергә рөхсәт итә. Төгәл булмаган системалар билгеле булмаган фикер йөртү өчен һәм хәзерге заман сәнәгать һәм кулланучы контроле системаларында киң кулланып килә. Субъектив мантыйк билгесезлекнең төгәл булмаган системага караганда башка һәм ачыграк рәвештә моделен төзи: бирелгән биномиаль фикер ышануны канәгать итә + ышанмау + билгесезлек = 1 (Бета таралышы эчендә). Бу ысулы белән ихтималлыклы расламалардан белмәүне аерып була һәм агент моны югары ышанычлык белән башкара да.

Алдан бирелгән шартлы мантыйклар, монотон булмаган мантыйклар һәм чикләү – алдан бирелгән шартлы фикер йөртү һәм квалификация мәсьәләсе белән ярдәм итү өчен эшләнгән мантыйк формалары. Белемнең махсус өлкәләре белән эш итү өчен мантыйкның берничә киңәйтелеше уйлап чыгарылган, алар арасында тасвирлау мантыйгы, ситуация буенча исәпләү , вакыйга исәпләве һәм (вакыйгаларны һәм вакытны чагылдыру өчен) җитез исәпләү, очраклы исәпләү, ышану исәпләве; һәм модаль мантыйгы.

Билгеле булмаган фикер йөртү өчен ихтималлыклы ысуллар[үзгәртү]

ЯИ-та күп мәсьәләләр (фикер йөртүдә, планлаштыруда, өйрәнүдә, перцепциядә һәм роботикада агентның тулы булмаган яки билгеле булмаган мәгълүмат белән эшләвен таләп итәләр. ЯИ тикшеренүчеләре ихтималлык теориясеннән һәм икътисадтан ысулларны кулланып бу мәсьәләләрне чишәр өчен бер төркем көчле ысуллар уйлап чыгарганнар.

Байес челтәрләре күп санлы мәсьәләләр өчен кулланырга мөмкин булган бик гомуми корал: (Байес нәтиҗәсе алгоритмын кулланып) фикер йөртү, (өмет ясау - максимизация алгоритмын кулланып) өйрәнү, (карар кылу челтәрләрен кулланып өйрәнү һәм динамик Байес челтәрләрен кулланып перцепция. Ихтималлылык алгоритмнары шулай ук перцепция системаларына вакыт узу белән була торган процессларга анализ ясау өчен ярдәм итеп (мәсәлән, качырылган Марков моделе яки Кальман фильтры) фильтрлау, фараз итү, шомарту һәм бирелгән мәгълүматлар өчен аңлатулар табу өчен кулланырга мөмкин. Икътисад фәненнән төп концепция – ул "файдалылык": акыллы агентка берәр нәрсәнең никадәр кыйммәтле булуының чамасы. Карар кылу теориясен, карар кылу анализын һәм мәгълүмат кыйммәте теориясен кулланып агентның ничек сайлаганын һәм план коруының анализын ясый торган төгәл математик кораллар эшләнгән. Бу коралларга Марков карар кылу процесслары, динамик карар кылу челтәрләре, уеннар теориясе һәм механизм конструкциясе кебек модельләр керә.

Классификаторлар һәм статистик өйрәнү ысуллары[үзгәртү]

Иң гади ясалма интеллект кушымталары ике типка бүләргә була: классификаторлар ("ялтыраса димәк асылташ") һәм контролерлар ("ялтыраса җыярга"). Шулай да контролерлар нәтиҗә гамәлләр ясаган алдыннан шулай ук халәтләрне классификацияли, һәм шулай итеп классификация күп ЯИ системаларның үзәк өлешен тәшкил итә. Классификаторлар иң якын туры килүне билгеләү өчен калып туры килүен куллана торган функцияләр. Алар мисалларга карап үзгәртелә ала, бу аларны ЯИ-да куллану өчен бик уңайлы итә. Бу мисаллар күзәтүләр яки калыплар буларак мәгълүм. Күзәтелгән өйрәнүдә һәрбер калып билгеле алдан шарт буенча сыйныфка керә. Сыйныф ясалырга тиеш сайлау буларак каралырга мөмкин. Сыйныф ярлыклары белән комбинацияләнгән күзәтүләр бирелгән мәгълүматлар җыелмасы буларак мәгълүм. Яңа күзәтү алынганда, шул күзәтү алдангы тәҗрибә нигезләнеп классификацияләнә. Классификатор төрле ысуллар белән өйрәтелә ала; күп статистик һәм машина өйрәнүе алымнары бар. Иң киң куланылган классификаторлар нейрочелтәрләр, вектор тәэмин итү машинасы кебек төш ысуллары, k-иң якын күрше алгоритмы, Гаусс катыштыруы моделе, наив Байес классификаторы һәм карар ясау агачы. Бу классификаторларның эшләве күп даирә биремнәр буенча чагыштырылган. Классификаторның эшләве күп дәрәҗәдә классификацияләнергә тиеш бирелгән мәгълүматлар хасиятләренә бәйле; моны шулай ук "ирекле төшке аш юк булу" теоремасы дип атала. Бирелгән мәсьәлә өчен туры килгән классификатор табу һаман фән түгел, ә сәнгать булып кала.

Нейро челтәрләр[үзгәртү]

Ясалма нейро челтәрләрне өйрәнү ЯИ тикшеренү тармагы нигезләнгә кадәр, Уолтер Питтс һәм Уоррен МакКаллоу эшләрендә башланган. Башка мөһим элеккеге тикшеренүчеләр перцептронны уйлап тапкан Фрэнк Розенблатт һәм кире таралу алгоритмын уйлап тапкан Пол Вербос булган.

Челтәрләрнең төп категорияләре ациклик яки алдан карап эшләүче нейро челтәрләр (аларда сигнал бер генә юнәлештә үтә) һәм рекуррент нейро челтәрләр (алар кире бәйләнешне тәкъдим итәләр). Иң популяр кире бәйләнеш челтәрләр арасында перцептроннар, күп катлам перцептроннар һәм радиаль нигез челтәрләре. Рекуррент челтәрләр арасында, иң мәшһүре Һопфилд челтәре, аттрактор челтәре формасы, ул беренче мәртәбә 1982-нче елда Джон Һопфилд тарафыннан тасвирланган булган. Һебб өйрәнүе һәм көндәшлек өйрәнүе кебек техникаларны кулланып, нейрочелтәрләр (роботлар фәне өчен) акыллы контроль яки өйрәнү мәсьәләсенә кулланырга мөмкин.

Иерархиаль вакытлыча хәтер – ул баш мие кабыгының кайбер структур һәм алгоритмик үзлекләренең моделен ясый торган караш.

Контроль теориясе[үзгәртү]

Кибернетиканың оныгы булган контроль теориясенең күп мөһим кулланылышлары бар бигрәк тә роботлар фәнендә.

Телләр[үзгәртү]

ЯИ тикшеренүчеләре ЯИ тикшеренүе өчен берничә махсус тел уйлап чыгарганнар, шуларның берсе Lisp.

Алгарышны чамалау[үзгәртү]

1950-нче елда хәзер Тьюринг тесты атамасы астында мәгълүм агентның акылын сынау өчен гомуми процедураны тәкъдим иткән. Бу процедура ясалма интеллектның барлык диярлек мәсьәләләрен сынарга мөмкин итә. Шулай да, бу бик катлаулы чишәргә әйдәү һәм хәзерге вакытта бар агентлар да аны уза алмый.

Ясалма интеллект химиядә кечкенә мәсьәләләр, кулдан язылганны тану һәм уен уйнау кебек махсус мәсьәләләр өстендә үлчәнергә мөмкин. Бу тестларга субъектив тема белгеч Тьюринг тесты төшенчәсе бирелгән. Кечкенәрәк мәсьәләләр ирешүчәнрәк максатлар тәкъдим итә һәм гел артып баручы уңай нәтиҗәләр саны бар.

ЯИ сынау өчен киң нәтиҗә сыйныфлары булып түбәндәгеләр тора: (1) Оптималь: моннан да яхшырак башкарырга мөмкин түгел. (2) Куәтле, кеше мөмкинчелекләреннән уздыручы: бөтен кешеләрдән дә яхшырак башкара. (3) Кеше мөмкинчелекләреннән уздыручы: күпчелек кешеләрдән яхшырак башкара. (4) Суб-кеше: күпчелек кешеләрдән начаррак башкара. Мәсәлән, шашка уенынында башкару оптималь, шахмат уенында башкару кеше мөмкинчелекләреннән уздыручы һәм куәтле көчле кеше мөмкинчелекләреннән уздыручы дәрәҗәсенә якынлаша (Санакта шахмат уенын карагыз), ә күп көнкүреш биремнәрне үтәүдә башкару (мәсәлән йөзне тану, яки бер нәрсәгә дә төртелмичә бүлмәне узу) суб-кеше дәрәҗәсендә.

Моннан шактый үзгә караш машина акылын интеллектның “математик” билгеләмәләреннән килеп чыккан тестлар ярдәмендә машина интеллектын үлчи. Бу төр тестларның мисаллары туксанынчы еллар ахырында башланган, монда Колмогоров катлаулылыгы һәм бирелгән мәгълүматлар кысуыннан фикерләр кулланылганы. Математик бигеләмәләрнең ике төп отышлы ягы булып кеше булмаган интеллектларга куллану мөмкинлеге һәм кеше сынаучылар булуга таләп булмавында тора.

Кулланылышлар[үзгәртү]

Ясалма интеллект техникалары үтеп керә торган һәм санап үтәр өчен бик күп санлы. Еш кына техника киң кулланылышта куллана башлагач, ул ясалма интеллект дип саналмый; бу феномен ЯИ эффекты буларак тасвирланган.

Ярышлар һәм бүләкләр[үзгәртү]

Ясалма интеллектта тикшерүгә ярдәм итү өчен күп ярышлар һәм бүләкләр бар. Ярдәм ителә торган төп тармаклар: төп машина интеллекты, әңгәмә тотышы, бирелгән мәгълүматлар эзләү, йөртүчесез машина, робот футболы һәм уеннар.

Платформалар[үзгәртү]

Платформа (яки "исәпләү платформасы") "программа тәэминатына эшләргә рөхсәт итә торган кайсыдыр аппарат тәэминаты яки программа тәэминаты җыелмасы (кушымта җыелмаларын да кертеп) " дип билгеләнә. Родни Брукс күп еллар элек күп еллар элек билгеләп үткәнчә, платформаның ЯИ үзлекләрен билгели торган ясалма интеллект тәэминаты гына түгел, әмма гамәлдәге платформа үзе нәтиҗәдә килеп чыккан ЯИ-ка тәэсир итә, ягъни ЯИ мәсьәләләре өстендә эш чын дөнья платформаларында, ә изоляциядә түгел алып барылырга тиеш. Күп төрле платформалар ЯИ-ның төрле аспектларына үсәргә мөмкинчелек биргән, белгеч системаларыннан, хәтта PC нигездәгеләрдән, әмма һаман чын дөнья системаларыннан алып төрле робот платформаларына кадәр, мәсәлән киң таралган ачык интерфейслы Roomba.

Фәлсәфә[үзгәртү]

Кеше акылының мөмкинчелекләрен кабатлый алуын игълан итүче ясалма интеллект фәлсәфә өчен бер үк вакытта әйдәү һәм илһам булып тора. Машиналарның никадәр акыллы булуына чикләр бармы? Машинаның акылы һәм үзаңы бармы? Бу сорауларның берничә иң әһәмиятлесенә җаваплар түбәндә китерелгән.

Тьюрингның "әдәпле килешүе": Безгә машинаның "уйлый" аламы икәнне чишәргә иң әһәмиятле мәсьәлә түгел; безгә фәкать машина кеше кебек акыллы (нәтиҗәле) аламы икәнне чишәргә кирәк. Бу ясалма интеллектка бәйле фәлсәфи мәсьәләләргә караш Тьюринг тесты өчен нигез формалаштыра.

Дартмут тәкъдиме: "Өйрәнүнең һәрбер өйрәнү аспекты яки интеллектның теләсә нинди башка үзлеген шулкадәр җентекләп тасвирлап була ки, аның моделен эшләр өчен машина ясарга була." Бу фараз 1956-нчы елның Дартмут Киңәшмәсе өчен тәкъдимдә басылган булган һәм күпчелек эшли торган ЯИ тикшеренүчеләрнең карашын чагылдыра.

Ньюэлл һәм Саймонның физик символ системасы гипотезасы: "Физик символ системасының гомуми интеллектуаль гамәл өчен кирәк булган һәм җитәрлек ысуллары бар ."Ньюэлл һәм Саймон интеллектлар символлар белән формаль гамәлләрдән тора дип фикер йөртәләр". Һуберт Дрейфус киресенчә, кеше экспертизасы ачык символлар белән манипуляциягә түгел, ә үзаң тарафыннан булмаган инстинктка һәм хәлне “сизүгә” таяна дип фикер йөрткән.

Дрейфус үзе "психологик фараз" дип атаган физик символ системасының кирәк булган шартын тәнкыйтьләгән: ”Акыл формаль кагыйдәләр буенча мәгълүмат битлары белән эшләүче җиһаз буларак каралырга мөмкин”.

Гёдельның тәмамланмаучылык теоремасы: (санак программасы кебек) формаль система бөтенесе дә дөрес булган расламаларны исбатлый алмый. Бу Гёдель теоремаларның кагылышлы бәйләнешенең башка сүзләр белән аңлатуы. Роджер Пенроуз Гёдель теоремасы машиналар нәрсә эшли алганына чик куя дип раслаучылар арасында.

Сёрльның көчле ЯИ гипотезасы: "Дөрес керүләр һәм чыгышлары булган тиешенчә программаланган санакның кешенең акылы кебек акылы булачак." Джон Сёрль бу фаразны үзенең Кытай бүлмәсе фаразы белән саный, ул безне санак эченә карарга һәм акылның кайда икәнен эзләп табып карарга сорый.

Ясалма интеллект аргументы: Минең моделен төзергә мөмкин. Һанс Моравец, Рэй Курцвайль һәм башкалар акылның технологик рәвештә турыдан-туры аппарат тәэминатка һәм программа тәэминатка копиясен ашырырга мөмкин, һәм шундый модель асылда оригиналга тәңгәл дип фикер йөрткәннәр.

Фаразлар һәм әхлак[үзгәртү]

Ясалма интеллект фәнни фантастикада да һәм технология һәм җәмгыять киләчәге турында фаразларда гомуми тема булып тора. Кеше акылына көндәш булып торган ясалма интеллектның булуы катлаулы әхлакый мәсьәләләрне күтәрә, һәм технологиянең потенциаль көче өметләргә һәм куркуларга чыганак булып тора.

Фантастикада ясалма интеллект күп төрле рольләр башкарган, шулар арасында

Мэри Шеллиның Франкенштейны ясалма интеллектның әхлагында төп сорауны куя: акылга ия машинаны ясап була икән, ул шулай ук сизә аламы? Әгәр дә ул сизә ала икән, аның кешенеке кебек үк хокуклары бармы? Бу фикер шулай ук хәзерге фәнни фантастикада очрый, шулар арасында Мин Робот, I Robot, Пычакның үтә торган кырые буенча йөгерүче, һәм Я.И.:Ясалма Интеллект, анда акылга ия машиналарның кеше эмоцияләрен аңларга мөмкинчелек бар. Бу хәзер робот хокуклары буларак мәгълүм мәсьәлә хәзерге вакытта, мәсәлән, Калифорниянең Киләчәк Институты тарафыннан тикшерелә, гәрчә күп тәнкыйтьчеләр бу бәхәсне алып барырга иртә әле дип ышаналар. Бу тема тирән 2010 елның документаль фильмында Куш & Гыйбадәт кыл тикшерелә.Independent documentary Plug & Pray, featuring Joseph Weizenbaum and Raymond Kurzweil

Мартин Форд, Туннель утлары: Автоматизация, Технологияне Тизләтү һәм Киләчәкнең Экономиясе нең авторы һәм башкалар фикеренчә махсус ясалма интеллект кушымталары, роботика һәм автоматизациянең нәтиҗәдә, машиналар яраклы һәм эшчеләрнең рутина һәм кабатланучы эшләрне башкарырга мөмкинчелекләрен уздыра башлагач, бу әһәмияткә алырлык эшсезлеккә китерәчәк. Форд фараз иткәнчә, күп белемгә нигезләнгән эшләр – бигрәк тә өйрәнү эшләре – машина өйрәнүенә, белгеч системалары аша артып баручы сиземле булачак.
НӘТИҖӘЛӘР 2: КЕШЕЛЕКЛЕЛЕК БӘЯСЕ ТӨШҮЕ
Джозеф Вайзенбаум язганча ЯИ кушымталары билгеләмә буенча уңышлы кеше кичерешләренең моделен төзи алмыйлар һәм ЯИ технологяләрен клиент хезмәте һәм психотерапия кебек тармакларда кулланып булмый. 1970-енче еллар башында, Кеннет Колби Вейзенбаумның ELIZA юрамасын тәкъдим иткән, ул DOCTOR буларак мәгълүм һәм җитди терапевтик корал буларак макталган. Вейзенбаум шулай ук башка ЯИ тикшеренүчеләре (һәм кайбер фәлсәфәчеләр) кеше акылын фәкать санак программасы (хәзер компьютационализм (санакчылык) буларак мәгълүм позиция). Вейзенбаум бу маддәләр буенча ЯИ кеше тормышының бәһасен төшерә дигән фикергә килгән.

Күп футуристлар ясалма интеллект нәтиҗәдә прогрессның чикләрен узып китәчәк дип ышаналар. Рэй Курцвайль 2029 елда өстәл санаклары кеше мие кадәр исәпләү көче булачак икәнен исәпләү өчен Мур законын кулланган. Шулай ук ул 2045 елда ясалма интеллект үзен элек алга китереп булмаслык дәрәҗәдә камилләштерә алырлык ноктага җитәчәк дип фараз итә, бу сценарийны фантастика язучы Вернор Виндж "сингулярлык" дип атаган.

Робот дизайнеры Һанс Моравец, кибернетик Кевин Ворвик һәм уйлап табучы Рэй Курцвайль кешеләр һәм машиналар киләчәктә боларның һәрберсеннән остарак һәм көчлерәк булган киборгларга кушылачак дип фараз биргәннәр. Бу Альдус Һаксли һәм Роберт Эттингер эшләп чыгарган трансһуманизм дип аталган фикер, шулай ук фантастикада чагылыш тапкан, мәсәлән Кабырчыктагы Гыйфрит мангасында һәм Дюна фантастик сериалында.

Эдвард Фредкин "ясалма интеллект эволюциянең киләчәк дәрәҗәсендә" дип раслый, бу фикер беренче мәртәбә Сэмюель Батлерның "Машиналар арасында Дарвин" (1863) тәкъдим ителгән һәм шулай ук аталган китабында Джордж Дайсон 1998-енче елда дәвам иткән.

Памела МакКордак бу барлык сценарийлар борынгы кешеләрнең теләкләрнең чагылышы, ул аларны “тимердән чүкеп ходайлар ясау” дип атаган.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]