Яэҗүҗ вә Мәэҗүҗ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Зөлкарнәен җеннәр ярдәме белән Тимер диварны кора. XVI гасырдагы фарсы сурәте

Яэҗүҗ вә Мәэҗүҗ (ивр. גּוֹג וּמָגוֹג gog u-magog, гарәп. يأجوج ومأجوجйә’җуҗ ўә-мә’җуҗ) — дини карашлар буенча дөнья бетәр алдыннан озын һәм кыска буйлы ике төрле халык. Алар, ышанулар буенча, чыгып, дөньяның астын өскә китереп, төрле әшәкелекләр эшләячәк.