Яңавыл районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңавыл районы latin yazuında])
Яңавыл районы
баш. Яңауыл районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Яңавыл
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 44 911 (2017)[1]
Нәрсә белән чиктәш Тәтешле районы, Борай районы, Кызыл Кама районы, Калтасы районы, Пермь крае һәм Удмуртия
Мәйдан 2094 км²
Почта индексы 4529ХХ
Харита сурәте
Рәсми веб-сайт yanaul.ru
Җирле телефон коды 34760
Карта
 Яңавыл районы Викиҗыентыкта

һәм Яңавыл районы (баш. Яңауыл районы, рус. Янаульский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеЯңавыл шәһәре.

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килә. Үзәге итеп Кызыл Октябрь бистәсе тәгаенләнә. 1938 елдан — Яңавыл бистәсе. 1933-34 елларда локомотив депосы, электр станциясе, кирпеч заводы һәм башка мөһим объектлар төзелә.

1946 елда Яңавыл ГЭСы төзелә, авылларга электр кертелә. Кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы аякка бастырыла. 60-80нче елларда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, ферма­лар төзелә, юлларга асфальт җәелә. Район сәнәгате үсешенә “Краснохолм­нефть” идарәсе, урман хуҗалыгы, май-сыр комбинаты, консерва, кирпеч заводлары зур өлеш кертә. 1964 елда район җирендә нефть табыла.

Район 103 торак урынын берләштерә, алар 18 авыл советына һәм 1 шәһәр советына буйсына.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңавыл муниципаль районы Башкортстанның төньяк-көнбатышында чыгынкы бер җирендә урнашкан. Ул Пермь крае һәм Удмуртия белән чиктәш.

Яңавыл районы җиреннән Бүә елгасы ага. Аның өстенә Карман ГЭСе урнаштырылган. Районның 23,2% җире урман белән капланган.

Файдалы казылмалардан нефть бар: Игрово, Вояды, Чытырман, Байсар һәм Львов ятмалары. Шулай ук кирпеч сугу өчен чимал (Буй, Яңавыл карьерлары), ком-таш катнашмасы (Әтлегәч).

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны – 48905 кеше (2010). Халыкның күпчелеге Яңавылда яши. Районда татарлар һәм татар телле башкорт, шулай ук арлар (2002 ел сан алуы буенча – 6821 кеше), руслар (5822), чирмешләр (3426) яши.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[2][3]1959[4][3]1970[5][3]1979[6][3]1989[7][3]2002[8][3]2010[9]2017[1]1 гый 2018[10]1 гый 2019[11]
66 20064 39963 55153 72248 57222 86148 13444 91144 36043 870

Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучылар:

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңавыл районында сәнәгате дә, авыл хуҗалыгы да алга киткән.

Нефть ятмаларын Башнефтенең бүлеге НГДУ «Краснохолмскнефть» файдалана. 2009 елда 0,9 млн тонна “кара алтын” чыгарылган. Бар 21 күмәк хуҗалык, 3 совхоз, 1 балыкчылык хуҗалыгы. 72 фермер хуҗалыгы бар. Шәхси хуҗалыкларда җылытмаларда яшелчәләр үстерәләр. Шәхси хуҗалыклар 65% авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерә. 2009 елда 98% бәрәңге, 78% яшелчә, 77% кош һәм терлек ите, 78% сөт савылган, 75% бал.[12]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңавыл – Горький тимер юлының әһәмиятле станциясе.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда 2006-07 уку елында башкорт теле һәм әдәбиятын — 5792 бала, татар теле һәм әдәбиятын — 824, ар телен — 519, чирмеш теле һәм әдәбиятын 250 бала өйрәнә.[13]

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район газетасы «Октябрь юлы» (хәзер “Яңавыл таңнары”) 1931 елдан чыга. 1939 елда русча чыга торган «Путь Октября» (хәзер “Янаульские зори”) барлыкка килә. 1955 елдан “Яңавыл таңнары” дубляжга калдырылган.

Айга 1 тапкыр башк. “Йыйын” кушымта - гәҗите (300 данә) чыга[14].

1993 елда барлыкка килгән Яңавыл телевидениесе рус һәм башкорт телләрендә эфирга чыга.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  2. СССР җанисәбе (1939)
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  4. СССР җанисәбе (1959)
  5. СССР җанисәбе (1970)
  6. ССҖБ җанисәбе (1979)
  7. СССР җанисәбе (1989)
  8. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  9. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  10. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  11. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  12. Социально-экономическое положение в январе-декабре 2009 года(үле сылтама)
  13. «“Туган тел-2007” конкурсына рәхим итегез!»
  14. http://yanzori-rb.narod.ru/