Яңарусия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Яңарусия харитасы
Яңарусия харитасы
Бүгенге Украинада рус телендә сөйләшүчеләр күпчелегенең тору урыны Яңарусия җиренә туры килә диярлек

Яңарусия яки Новороссия (Яңарусия крае, Яңа Россия, Новороссия крае) - Яңарусия губернасы һәм Яңарусия генерал-губерналыгының рәсми исеменең мәгънәдәш сүзе. XVIII гасырдагы Русия-Төркия сугышлары нәтиҗәсендә кушылган Кара диңгез буйларының тарихи җирләре: Херсон, Екатеринослав, Таврия, Бессарабия, Ставрополь губерналары, шулай ук Кубань өлкәсе һәм Дон Гаскәре Өлкәсе кергән.

Тарих[үзгәртү]

Яңарусия Русия Империясе харитасында
Яңарусия 1800 елгы харитада (украинча)

Кырым ханлыгы һәм Госманлы Империясенә каршы сугышлар нәтиҗәсендә Яңарусия (Новороссия) дигән җирләр Русия Империясе эченә кергәннәр. Русиягә кушылганга кадәр биредә Кырым ханлыгы, көнбатышта - Молдавия, төньяк өлешендә - Запорожье казаклары җирләре (Речь Посполитаяда махсус статуска ия булган) урнашканнар.

1764 елда яңасерб хәрби корпусы урнаштыру урынында Яңарусия (Новороссия) губернасы оешкан, аның эченә Славян-серб һәм Украин чик сызыклары кергән. 1765 елдан Кирмәнчек (Кременчуг) шәһәре (Полтава өлкәсе) - губернаның башкаласы булган.

XVIII гасырдан бирле кенәз Григорий Потёмкин җитәкчелегендә Яңарусия җирләрен үзләштерү процессы актив башланган. Потёмкин идарә иткән чорда Яңарусиягә Запорожье (Днепропетровск өлкәсе) кушылган.

1776 елда Екатерина II әмере буенча Екатеринослав шәһәре (бүгенге Днепропетровск) салынган.

1778 елдан Херсон - Яңарусия көньяк-көнбатышында урнашкан чик шәһәре.

1783 елда Кырым Яңарусиягә кушылган.

Яңарусия бердәм губернасы буларак 1764-1775 елларда идарә ителгән.

1796-1802 елларда Павел I идарә иткән чорда Яңарусия губернасы - Николаев, Екатеринослав, Таврия губерналарына бүленгән.

Губерна үзәге башта Кирмәнчектә, 1783 елдан Екатеринослав шәһәрендә урнашкан.

1803 елда Николаев губернасы Херсон губернасына әверелгән.

Яңарусия-Бессарабия генерал-губерналыгы 1873 елга кадәр булган.

Яңарусия - Русия империясе эчендәге күпмилләтле, югары мәдәниятле төбәк булып саналган.

Татарлар, казаклар борынгы шәһәрләре, авыллары, кирмәннәре урынында Днепропетровск, Николаев, Херсон, Елисаветград, Одесса, Тирасполь, Севастополь, Симферополь, Мариуполь шәһәрләре килеп чыкканар.

Яңарусия инкыйлабтан соң[үзгәртү]

Октябрь инкыйлабыннан соң Ватандашлар сугышы вакытында Русия империясе вакытлыча таркалган.

1918 елда Яңарусия урынында Одесса Советлар җөмһүрияте, Донецк-Кривой Рог Советлар җөмһүрияте килеп чыкканнар.

1918 елда Ленин җитәкчелегендәге большевиклар хакимияте Яңарусия урынында килеп чыккан җөмһүриятләрне Украина Советлар Җөмһүрияте эченә кертә. Алман һөҗүме нәтиҗәсендә советлар республикалары юк ителә.

1919-1920 елларда Яңарусия өлкәсе торгызыла, башкаласы - Одесса булган.

1920 елда Ленин Яңарусия өлкәсен яңадан Украина эченә керткән.

Яңарусия төшенчәсе[үзгәртү]

Совет чорында һәм бәйсез Украина булган дәвердә Яңарусия (Новороссия) төшенчәсе кысрыклап чыгарыла.

2013-2014 елларда булган Украинада сәяси кризистан соң "Яңарусия"-"Новороссия" төшенчәсе федерацияләштерү тарафдарлары тарафыннан актив кулланыла. "Яңарусия"-"Новороссия" төбәге Украинаның Көньяк-Көнчыгышына туры килә.

2014 елның 24 маенда Донецк Халык Җөмһүрияте һәм Луганск Халык Җөмһүрияте Яңарусия бердәм дәүләтенә берләшүен игълан итәләр.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү]

  • Багалей Д. И. Колонизация Новороссийского края и первые шаги его по пути культуры: Исторический этюд. — Киев, 1889. — 120 с.
  • Кабузан В. М. Заселение Новороссии (Екатеринославской и Херсонской губерний) в XVIII — первой половине XIX века (1719—1858 гг.). — М.: Наука, 1976. — 308 с.
  • Полищук М. Евреи Одессы и Новороссии. Социально-политическая история евреев Одессы и других городов Новроссии 1881-1904. — Москва-Иерусалим: Мосты культуры-Гшарим, 2002. — 448 с. — 1000 экз. — ISBN 5-93273-082-Х