Яңарыш ае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңарыш ае latin yazuında])
Умырзая Яңарыш аенда
Яңарыш ае, беренче чәчәкләр

Яңарыш ае (tat.lat. Yañarış ayı(үле сылтама)) - татар дәверлегендә беренче ай [1].

Яңарыш ае Милади тәкъвим буенча 21 марттан 21 апрельгә кадәр сузыла. Нәүрүз - төрки тәкъвим буенча Яңа ел, Нәүрүз бәйрәменнән соң Яңарыш ае башлана.

Апрель аена туры килә диярлек.

Яңарыш (21.3-21.4) аеның исеме төрки-татарда да, хәзерге гарәпнең ай календәрендәге 8-нче ае – Шәүвәлдә дә берүк мәгънәне – Яңаруны аңлаталар. Борынгыларыбыз бу ай башында Яңа ел башлануны бәйрәм иткәннәр. Бу айда уздырыла торган “Карга боткасы” Азак (Азов) буе төрки-болгар дәүләте таркалганнан соң Кубрат ханның дүрт улы дүрт тарафка бүленешеп, берләре Кырымга, икенчеләре Кавказга, өченчеләренең Идел-Кама-Урал төбәкләренә таралышып беткәннән соң бер-берләрен сагыну хисләрен басу өчен, яз көннәрендә кыр-яланнарга чыгып кошларны каршы алып, туганнарыннан изге хәбәр көткәннәр.

Бу йола татарларда бүгенгә хәтле сакланып калган, әлеге ышануга күрә “сайрап утырган кошның ботагын кошын куркытмыйча гына сындырып кесәңә сала алсаң, якын туганың белән кавышачаксың икән”. Әлеге ботак кисәге белән күзең төшкән кыз яки егетне сиздерми генә сыйпый алсаң да, ул һичшиксез синеке булачак икән! Һәм шул ук чакта Дунай буе болгар кызларында да бүгенгә хәтле үк, төньякта – Идел-Урал төбәкләрендә яши торган кызкардәшләренә шул тарафка оча торган кошлар аша сәламнәр күндереп җибәрү йоласы бар.

Татар тәкъвиме айлар исемнәре
Кырлач ае | Акман ае | Бушай | Яңарыш ае | Сабан ае | Черешмә ае | Печән ае | Урак ае | Ындыр ае | Билек ае | Каракөз ае | Керәү ае
Һиҗри тәкъвим | Шәмси тәкъвим | Милади тәкъвим

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар дәверлеге кайчан югалды?