Яңа Малыклы районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Малыклы районы latin yazuında])
Яңа Малыклы районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 16 июль 1928
Сурәт
Рәсми исем Ново-Малыклинский район
Дәүләт  Россия[1]
Башкала Яңа Малыклы[2]
Административ-территориаль берәмлек Сембер өлкәсе
Сәгать поясы UTC+03:00[3] һәм UTC+04:00[3]
Халык саны 13 996 (1 гыйнвар 2018)[4]
Мәйдан 971 км²
Рәсми веб-сайт newmalykla.ru
Харита сурәте
Карта
 Яңа Малыклы районы Викиҗыентыкта

Яңа Малыклы районыСембер өлкәсенең көнчыгыш читендә, Татарстан белән Самар өлкәсенә терәләп тергән авыл районы.

Район үзәге Яңа Малыклы авылы Казаннан – 200, Базарлы Матактан 60 кына чакрым ераклыкта. Район аша «МәскәүЧиләбе» тимер юлы һәм «Сембер — Самар», «Казан — Самар» автомобиль юллары уза.

Яңа Малыклы районында алты меңгә якын милләттәшебез гомер кичерә. Бу барлык халыкның якынча өчтән бер өлеше. Шулай ук мукшы һәм чуашлар күп яши. Руслар чагыштырмача аз:

Иң зур торак урыннар: Яңа Малыклы (3,27 мең кеше тора), Яңа Чирмешән (2,9 мең), Урта Исәнтимер (1,03 мең).

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елның җәендә оештырылган Татарстан Автономияле Совет республикасының көньяк чиге буенда, бу яклар кермичә кала. Тирәк-якта 8-10 зур татар авылы, шул чама ук чуаш һәм мукшы авыллары була. Лирон Хәмидуллин ачыклаганча, ул вакытта Кошка өяз “башкаласында” җирле халык та, өяз җитәкчеләре дә мукшылар була. Аларга Татарстанга бигүк кушыласы килмәгәндер. Халык, өяз күләмендә мәсьәләне чишеп булмасын аңлап, губерна үзәге Самарга вәкилләр җибәрә. Бу да нәтиҗәләр китерми, вәкил М. Әхмәтов яшәгән Иске Төгәлбуга авылына өяз милициясе отряды килү белән тәмамлана.[5]

Татарстан чигендә генә яшәсәләр дә, бу авыллардагы татарлар Татарстандагы кардәшләре файдалана алган мөмкинлекләр дә мәхрүм ителгәннәр.

Милли вазгыят[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Малыклыда 11 татар авылы бар: Исәнтимер, Төгәлбуга, Өч Каен, Зирекле Куак, Әмир, Гыймран, Лабит, Әбдери. Янә 3 катнаш авылда шактый гына милләттәшебез яши. Әлеге авылларның алтысында мәктәп бар. Милли мәктәпләрдән саналса да, аларда татар теле һәм әдәбияты гына фән буларак укытыла. Дөрес, тәрбия сәгатьләре нигездә татарча алып барыла. 2007 елда райондагы 16 мәктәптә 1835 укучы булып, шуларның 527се – татар баласы. Тик аларның яртысы гына туган телебезне өйрәнә. Район үзәгендә бу хәл тагын да мөшкел: 38 татар баласының бишесе генә факультатив рәвештә туган телебезне үзләштерә икән.

Районда мәдәният учаклары, биек манаралы яңа мәчетләр уңышлы гына эшләп килә. Иң зур авылларның берсе булып саналган Урта Исәнтимер авылы мәдәният йорты каршында оештырылган сәнгать коллективлары – үзешчән театр һәм “Айгөл” балалар ансамбле хәтта күрше төбәкләрдә дә популярлык казандылар.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Минһаҗ. Сагышлы бәйрәм 2016 елның 5 март көнендә архивланган.