Яңа Нәдер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Нәдер latin yazuında])
Яңа Нәдер
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Әлмәт районы
Координатлар 54°52'тн, 52°29'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 1433 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423444
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Новое Надырово

Яңа Нәдер яки НәдерТатарстан Республикасының Әлмәт районындагы торак пункт.

Почта индексы — 423444.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәдердә яшәүчеләр саны елдан-ел арта бара. 2000 елда авылда 1085 кеше гомер кичергән, бүгенге көндә анда 1377 кеше яши. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2011 елда авылда 19 бала туган, ә бакыйлыкка 20 кеше күчкән. Торак пунктта рәсмиләштерелгән 466 йорт исәпләнә. Авылда тормыш итү өчен барлык шартлар тудырылган. Урта мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, почта, Мәдәният йорты, китапханә, "Зәй" хуҗалыгыннан тыш өч фермер хуҗалыгы, бер гаилә кәҗә фермасы уңышлы гына эшләп килә. Халыкка 4 азык-төлек кибете, кече пекарня, пилорама хезмәт күрсәтә. Авыл уртасында урнашкан мәчет тирә-юньгә иман нуры сибеп тора һәм башкалар. Нәдердә авыл Советы 1918 елда ук оештырыла.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.8 °C 13.9 °C 19 °C 20.7 °C 18.2 °C 12.6 °C 4.6 °C -4.6 °C -10.2 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]