Яңа бистә зираты (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Габдулла Тукай кабер ташы

Казанның Яңа Татар бистәсе зиратыXVIII гасырның урталарында Яңа Татар бистәсе белән бер үк вакытта барлыкка килгән Казандагы зират. Яңа Татар бистәсе Казандагы мөселман халкын чукындыру барышында һәм аларның мәчетләрен җимергәндә җирле хакимиятнең Лука Канашевич җитәкчелегендә татарларны Иске Татар бистәсеннән күчерүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Берникадәр дәрәҗәдә моңа шулай ук шәһәрдә килеп чыккан янгын да сәбәпче була.

Язулары гарәп, латин һәм кирилл әлифбалары белән башкарылган үзенең мөселман кабер ташлары, мәчете һәм капкасы белән берлектә зират Казанның истәлекле урыны булып тора.

Күп еллар дәвамында зират Казан мөселманнарының төп каберлеге булып тора. Бүгенге көндә, анда урыннар булмау сәбәпле яңа каберләр казылмый, кеше күмүләр исә бары тик туганнар каберлекләрендә башкарыла.

Бу зиратта татар мәдәниятенең мәшһүр эшлеклеләре күмелгәннәр. Алар арасында (хронология тәртибендә) Шиһабетдин Мәрҗани (1889), Каюм Насыйри (1902), Таиб Яхин (1910), Габдулла Тукай (1913), Фатих Әмирхан (1926), Салих Сәйдәшев (1954), Җәүдәт Фәйзи (1973), Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1974), Габдрахман Әпсәләмов (1979), Сара Садыйкова (1986), Бакый Урманче (1990), Нәкый Исәнбәт (1992), Гомәр Бәширов (1999), Әмирхан Еники (2000) һ.б. бар.

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани