Яңгул (Татарстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңгул (Татарстан) latin yazuında])
Яңгул
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Балтач районы
Координатлар 56°24'тн, 50°24'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 1079 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422257
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Янгулово

Яңгул (Янгул) — Татарстан Республикасының Балтач районындагы авыл.

Авыл тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТР Балтач районы Яңгул авылы Казаннан 117, Малмыждан 22 чакрым ераклыкта урнашкан татар авылы. РДБАА архивында сакланган 1678елгы мәгълүматлар буенча, Яңгул авылында 42 хуҗалык теркәлгән. Аларда барлыгы 66 ир-ат заты исәпкә алынган. Авылның “Яңгул” атамасы биредә яшәгән Янгол исемле кешенең исеменнән алынган булырга тиеш дип фаразлана. Янгол авылга нигез салучы дип каралмый. Чөнки 1678 елгы исәпкә алу документларында Янголның әтисе Янбулат (Янгуват) та кергән. Янгуватның туган елы 1590 тирәсендә дип фаразлана. Янбулатның өч улы билгеле: Янгилде, Аләй, Янгол. Янголның 7 улы теркәлгән. Аларның 6сы Түнтәр авылына күченгән (икесе авылга нигез салучы дип санала). Бер улы (Дусмамәт) Яңгул авылында әтисе янында калган. Яңгул авылы Шушма елгасы буена урнашкан иң борыңгы авылларның берсе дип санала. Халык телендә Яңгул авылы элек электән “Яңгул иле” дип йөртелгән. Халык телендә “иле” өстәмәсе нәкъ менә авылның борыңгылыгын күрсәтә. Шушма буена урнашкан “Борнак иле”, “Кара иле” (Кариле), “Таузар иле” шундыйлардан. Шушма буендагы авылларның иң борыңгысы “Смәел” авылы дип исәпләнә. Монголлар тарафыннан Идел буе Болгарстанның җимерелүе дип 1223-1224 еллар исәпләнә. Нәкъ менә шушы таркалу чрыннан соң болгарларның бер өлеше Чулман елгасы һәм тагын да төньяккарак Нократ елгалары буенча күтәрелгәннәр. Бу вакытта Малмыж төбәге чирмешләр карамагында булып болгарларның бер өлеше Шушма елгасы буенча күтәрелеп, Смәел авылына нигез салганнар дип фаразлана. Шушма буеа урнашкан Балтач төбәге авылларның (Смәел, Яңгул, Борнак, Салавыч һ.б.) халкын “нократ татарлары” дип саныйлар. Шушма буена урнашкан татарларның борынгы болгар нәселеннән булуны биредә яшәгән удмуртларны татарларны “бигер” (болгар сүзеннән алынган) дип йөртүләре да дәлил булып тора. Нократ татарлары горкф-гадәтләре һәм холык-фигыльләре белән дә "Казан арты" (Арча төбәге) татарларыннан шактый аерылып тора. Шушма буе авыллары килеп урнашкан чорда Арча белән Балтач төбәкләре арасында үтеп булмаслык кара урманнар (калдыгы хәзерге Арча урман хуҗалыгына керә) булган

Яңгул бае Әюп тегермәне[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елга кадәр авыл шактый тиз үсә. Халык саны түбәндәгечә: 1858 - 1935, 1897 - 2382, 1926 - 2835, 2002 - 1110. Моңа авылның Себер трактында (патша Екатерина Икенче чорында төлә) булуы да зур йогынты ясый. Сәүдәгәрләр арасында Әюп Хәсәнов иң эреләрдән санала Шушма елгасында төзелгән аның су тегермәне тирә-юньдә дан тота.. Әюп бай ак он, ярмалар җитештерү белән генә чикләнми, халыктан зур күләмдә бодай сатып ала һәм аны баржаларга төятеп, Петербурга озату белән дә шөгыльләнә. Вятка елгасында Гоньба пристаненда (Малмыж өязе) аның бодай складлары була. Революциягә кадәр авылда почта станциясе булу да авылның абруен күтәрә. Озак еллар дәвамында Яңгул волость үзәге булып тора.

"Яңа тормыш" колхозы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елда ук Яңгул авылында колхоз төзелә башлый. Аның “Яңа тормыш” исеме бүгенгәчә күмәк хуҗалык атамасы булудан туктамаган. 1932 елдан башлап хәлле крестьяннар һәм сәүдәгәрләр “кулак” исеме тагылып, авылдан куыла, төрмәләргә утыртыла, сөргенә куыла. Архив исемлекләрендә Яңгул авылының репрессия корбаннары буларак 40тан артык гаилә теркәлгән.

Яңгул сугышчылары һәм СССР каһарманы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышына авылдан 600дән артык кеше киткән. Шулардан 400дән артыгы сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган. 200дән артык фронтовик исән-сау ватанга әйләнеп кайтканнар. Шуларның 26сы нимес әсирлегендә булган дип теркәлгән. Авылдаш Габдулла Гарифуллин Берлинны алу сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Архивтагы наградной листта мондый юллар бар: “...Бер­лин өчен барган сугышта артиллерист Гарифуллинның орудиесе дошман­ның 5 пулемет ноктасын, сугыш кирәк-яраклары төягән 2 автомашинаны, 1 команда пунктын, 60 солдат-офицерын юк итте. Шулай итеп, безнең пе­хотага юл ачты... 23 апрельдә көчле пулемет-автомат уты астында Бер­лин урамнарының берсендә яшеренеп биек башняга күтәрелде, байракны башняга беркетте. Нимесләр байракны күреп, аны пулемет утына коендыра башладылар. Гарифуллин башняга кабат менеп китте һәм байракны башня­ның иң югары ноктасына урнаштырды... Шуннан соң безнең пехота «Ура!» кычкырып һөҗүмгә күчте һәм тулы бер кварталны яулап алдык. Ул көнне артиллерист Гарифуллинның орудиесе дошманның 9 станоклы пулеметын, 1 орудиесен, «фаустник» төркемендәге 8 солдатын, 30га якын автоматчы­сын юк итте..»

1742 елгы указ нигезендә  Яңгул авылында (бу чорда 60 хуҗалык булган) мәчет җимертелгән. Әби патша чорында мәчет торгызылган һәм 1920 елга авылда мәчетләр саны 3кә (өч мәхәллә) җиткән. 1930 елда мәчетләр ябылган. Арча кантоны таркатылып районнар төзелгәндә (1930 ел) Яңгул авылында районда беренче булып урта унъеллык мәктәп ачылган.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.7 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.9 °C 19.9 °C 17 °C 11.4 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[2]

Авылда туган күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Мөхәммәтшин Г. Балтач энциклопедиясе
  • Зарипов Р. Тирән тамырлы Түнтәрем
  • Мөхәммәтҗанов М. Әрәмәләр шавы
  • РДБАА материаллары, 1678 ел
  • Россия Хәрби Архивы (Подольск)