Җангали

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Җангали
Тулы исеме Җангали
Туу датасы 1516 ел(1516)
Туу җире Касыйм, Касыйм ханлыгы
Үлем датасы 25 сентябрь 1535(1535-09-25)
Үлем җире Иске Казан

Җангали ханКасыйм һәм Казан ханлыкларының ханы. Шәехаулияр солтан улы, Шаһгали кардәше.

1519 елда, Шаһгали Казанга киткәч, Василий III тарафыннан Касыйм ханлыгы идарәчесе булып билгеләнә. 1532 елда Мәскәү яклы Казан аксөякләре соравы белән Казанга идарә итәргә алына, ләкин чынбарлыкта аның идарәчелеге вакытында Булат Ширин һәм Гәүһәршат дәүләтне җитәкли.

1533 елда Сөембикәгә өйләнә. Василий III вафат булганнан соң тәхеттән куып чыгарыла. Иске Казанга сөргенгә җибәрелә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]