Җен
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Җен (гарәп. جن «иҗтинан» - «күренмәс») - исламда һәм исламга чаклы да - чиста уттан яратылган һәм кешегә хас булган 5 төп сиземләүсез, кешелек белән кисешмәүче дөньяда яшәүче затлар. Җеннәр кешеләргә кадәр барлыкка килгәннәр һәм алар шикелле үк иманлы/имансыз була алалар.
| …һәм утлы ялкыннан җеннәрне яратты.
Коръән, 55:15
|
Җеннәр Коръәндә искә генә алынып калмыйлар, ә Коръәннең хәтта «Җен» исемле аерым сүрәсе дә бар. Христианлык Люциферны фәрештә-херувим дисә, Ислам Иблисне җен ди.
Җеннәр кешелек белән кисешмәүче дөньяда яшиләр - туалар, өйләнешәләр, үрчиләр, үләләр һәм кыямәт көнендә кире торгызылачаклар. Алар арасында Аллага ышанучылары да ышанмаучылары да бар. Көч-куәттә алар кешеләрдән күпкә өстен.
Шулай ук карагыз [үзгәртү]
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар:
|
|
|
|---|---|
| Табигый рухлар | |
| Көнкүреш рухлары |
Абзар иясе | Бичура | Йорт иясе | Кое иясе | Күпер иясе | Мич иясе | Моң иясе | Мунча иясе | Үләт | Чәчәк анасы | Чәчәк иясе
|
| Дини рухлар | |
| Яман көч | |