Җиззах өлкәсе
Җиззах өлкәсе (Җиззах вилаяте, үзб. Jizzax viloyati, рус. Джизакская область) — Үзбәкстанның идарә өлкәсе. Мәркәзе Җиззах шәһәре булып тора.
Җиззах өлкәсе 1973 елның 29 декабрендә Үзбәкстан ССР эчендә оештырылган. 1988 елның 6 сентябрендә өлкә бетерелгән, ә 1990 елның 16 февралендә кире оештырылган.
Эчтәлек |
География [үзгәртү]
Җиззах өлкәсе Үзбәкстанның үзәк өлешендә Сырдәрья һәм Зәрәфшан елгалары арасында урнашкан. Өлкәсенең мәйданы 20 500 км². Климат континенталь, корылыклы, эссе җәй һәм уртача салкын кыш белән.
Чиктәш булып тора:
- төньякта Казакъстан Республикасы һәм Сырдәрья өлкәсе белән;
- көньяк-көнчыгышта Таҗикстан Республикасы белән;
- көнбатышта Нәвайи һәм Сәмәрканд өлкәләре белән.
Халык [үзгәртү]
Халык исәбе 1 139 мең артык кеше (2008) тәшкил итә (республика халкының 4,7 %), үзбәкләр 83,2 %, казакълар 6,2 %, кыргызлар 2,9 %, таҗиклар 2,4 %, руслар 2 %, татарлар 1,8 % һ.б. Халыкның тыгызлыгы 1 км² га 50 кеше, авыл халкы өлеше 69,5 % тәшкил итә.
Идарә бүленеше [үзгәртү]
Өлкә 12 идарә районына (төмәненә) бүленгән:
һәм өлкә карамагындагы шәһәр:
Шәһәрләр [үзгәртү]
|
|
|
|---|---|
| Әндиҗан • Бохара • Җиззах • Кашкадәрья • Нәвайи • Нәмәнган • Сәмәрканд • Сөрхандәрья • Сырдәрья • Ташкәнт • Фирганә • Харәзем | |
| Автономияле җөмһүрият: Каракалпакстан • Башкала (җөмһүрият карамагындагы шәһәр): Ташкәнт | |