Җир бакалары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җир бакалары latin yazuında])

Җир бакалары́ (Pelobatidae) - койрыксыз җир-су хайваннары семьялыгы. 64 төре билгеле, Евразиядә таралган. Татарстан территориясендә бер төре - гади җир бакалары (Pelobates fuscus) барлык районнарда да очрый. Яфраклы һәм ылыслы урманнарда, елга тугайларында, көтүлекләрдә, кырларда һәм яшелчә бакчаларында яши, йомшак туфракны өстен күрә.

Гәүдәсенең озынлыгы 7 см га кадәр җитә. Өсте кара һәм кызыл нокталы, коңгырт, аскы ягы кара таплы саргылт төстә. Тиресе шома. Күзләре арасында маңгае кабарынкы. Күз бәбәге вертикаль. Ата җир бакаларының җилкәсендә овал биз чыгып тора; үрчү чорында табан һәм җилкәләрендә вак төерләр барлыкка килә. Тире бизләре сарымсак исе килә торган сыекча бүлеп чыгара. Җир астында яши. Арт аякларындагы мөгезләнгән эре үкчә калкулыклары булу җир бакаларына үз өстенә туфракны атып, арты беләнтиз генә җиргә күмелергә мөмкинлек бирә. Җир бакалары кимерүчеләр, сукыр тычканнарның тирән өннәрендә сентябрьдән апрельгә кадәр кышлыйлар. Уылдыкны апрель-майда чәчә. Ана җир бакалары 10-100 см тирәнлектә су асты үсемлекләренә тигезсез рәтләр белән 2,5 меңгә кадәр уылдык бөртеген беркетелгән җепләр рәвешендә сала. Бер атнадан чукмарбашлар күренә башлый.

Яшәешенең 3 нче елында җенси яктан өлгерә. Табигатьтә 4 елдан артык яши. Үрмәкүчләр, кырмыскалар, яңгыр суалчаннары, гусеницалар белән туклана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]