Җир тетрәү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
1906 елда Сан-Францискода булган җир тетрәвенең нәтиҗәләре
Су астындагы җир тетрәвеннән соң барлыкка килгән цунами нәтиҗәсендәге җимерекләрне карап йөрүче кешеләр
Япониядәге җир тетрәү нәтиҗәсендә юл икегә ярыла

Җир тетрәү яки ЗилзиләҖир кабыгында энергиянең кинәт бүленеп чыгуы нәтиҗәсендә җир өслегенең тибрәнүе. Җир тетрәвенең сәбәпләре я табигый (тектоник процесслар), я кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә (шартлаулар, тауда казылган чокырларның убуы, сусаклагычларны тутыру) булырга мөмкин. Зур булмаган этүләр шулай ук вулкан атканда лаваның күтәрелүе нәтиҗәсендә дә килеп чыгарга мөмкин[1].

Ел саен Җир шарында миллионга якын җир тетрәү була. Ләкин аларның күбесе кеше сизмәслек дәрәҗәдә көчсез була. Зур җимерүләр тудыра алган тетрәүләр якынча ике атнага бер тапкыр була. Бәхеткә каршы, аларның зур өлеше океаннар төбендә була, шул сәбәпле аларның нәтиҗәләре кешелек өчен куркыныч түгел (алар цунами барлыкка китермәгән очракта). Килеп чыгышы буенча тектоник, вулканик, ишелмә һәм техноген җир тетрәүләре аерыла.

Халыкара җир тетрәүләре артыннан карау системасы хәтта иң кечкенәләрен дә теркиләр[2].

Кереш[үзгәртү]

Җир тетрәвенең табигый сәбәбе булып Җир кабыгының бер өлешенең кискен хәрәкәткә килүе тора. Тетрәүләрнең учагы нигездә Җирнең өслеге янында була. Җир кабыгының күчеше сәбәбе – аның сыгылмалы деформацияләренең кимүендә һәм тигезләнеш хәленә кайтуында. Физика теле белән әйткәндә, җир тетрәү ул тау токымнарының деформациясендә тупланган потенциаль энергиянең геологик масштабларда кыска вакыт эчендә сейсмик дулкыннар энергиясенә күчүе. Бу күчеш тетрәү учагында токымнарның ныклык чигенең ашылуы мизгелендә килеп чыга.

Җир кабыгы токымнарының ныклык чиге аларга тәэсир иткән түбәндәге көчләрнең суммасы артуы белән ашыла:

  1. Мантиянең конвектив агымнарының җир кабыгына ышкылу көчләре;
  2. Авыррак булган мантиянең җиңел кабыкка тәэсир иткән Архимед көче;
  3. Ай һәм Кояш тудырган диңгез күтәрелүләре көче;
  4. Атмосфера басымы үзгәрешләре.

Шушы ук көчләр плитәләрнең күчүенә сәбәпче булып, токымнарның сыгылмалы деформациясенең потенциаль энергиясе артуына китерә. Санап үтелгән көчләрнең беренче икесе 3нче һәм 4нче көчләрдән күпкә зурырак, ләкин аларның үзгәрү тизлеге атмосфера басымының яки су күтәрелүнең үзгәрү тизлегеннән күпкә түбәнрәк. Шуңа күрә җир тетрәвенең барлыкка килүенең төгәл вакыты (елы, көне, минуты) атмосфера басымының һәм су күтәрелү дәрәҗәсенең үзгәреше буенча билгеләнергә мөмкин. Архимед һәм ышкылу көчләре буенча исә тетрәү вакытын гасырлар һәм мең еллыклар төгәллеге белән билгеләп була.

Сейсмик дулкыннар һәм аларны үлчәү[үзгәртү]

Җир тетрәгәндә килеп чыгучы сейсмик дулкыннар тавыш дулкыннары сыман ук учактан бөтен якка таралалар. Токымнарның күчеше башланган нокта фокус, учак яки гипоцентр дип атала. Учак өстендә урнашкан җир ноктасы эпицентр дип атала.

Сейсмик дулкыннарның төрләре[үзгәртү]

Сейсмик дулкыннар кысылу дулкыннарына һәм күчеш дулкыннарына бүленә.

  • Кысылу дулкыннары, яки буй сейсмик дулкыннар – алар аркылы үткән токым кисәкчәләре дулкыннарның таралу юнәлешендә тыгызлану һәм сирәкләнү өлкәләре тудырып тибрәнәләр. Кысылу дулкыннарының тизлеге күчеш дулкыннарының тизлегеннән якынча 1,7 тапкыр артыграк, шуңа күрә аларны сейсмик станцияләр баштарак тотып ала. Кысылу дулкыннары шулай ук беренчел (P-дулкыннар) дип тә аталалар. P-дулкынның тизлеге токымдагы тавыш тизлеге белән бер. P-дулкыннарның ешлыгы 15 Гцтан артып киткәндә аларны кеше җир астыннан килүче гөрелдәү тавышы буларак ишетә ала.
  • Күчеш дулкыннары, яки аркылы сейсмик дулкыннар, токымнарның кисәкчәләрен дулкынның таралыш юнәлешенә перпендикуляр рәвештә тибрәнергә мәҗбүр итәләр. Күчеш дулкыннарын шулай ук икенчел (S-дулкыннар) дип атыйлар.

Сейсмик дулкыннарның тизлеге якынча 3 км/с белән 13 км/с арасында ята. Каты матдәдә P-дулкыннарның тизлеге 6км/с тан 7 км/с ка кадәр тәшкил итә, мантия эчендә тизлек ~13 км/с ка кадәр җитә. Җиңел утырма матдәләрдә S-дулкыннарның тизлеге 2–3 км/с интервалында һәм Җирнең кабыгында 4–5 км/с интервалында ята. Мантиядә тизлек 7 км/с кадәр җитәргә мөмкин.

Җир тетрәүләрнең эпицентрлары

Җир тетрәүләрнең көчен һәм тәэсирен үлчәү[үзгәртү]

Бәяләмәләр һәм чагыштырмалар өчен магнитуда шкаласы һәм интенсивлык шкаласы кулланылырга мөмкин.

Магнитуда шкаласы[үзгәртү]

Магнитуда шкаласы җир тетрәүләрен аларның чагыштырма энергетик тасвирламасы булган магнитуда зурлыгы буенча аера. Берничә магнитуда һәм аларга карап үз шкаласы бар: җирле магнитуда (ML); өслек дулкыннар буенча билгеләнгән магнитуда (Ms); күләмле дулкыннар буенча билгеләнгән магнитуда (mb); мизгел магнитудасы (Mw).

Магнитуда зурлыгына нигезләнгән җир тетрәү классификациясе Рихтер шкаласы дип атала. Җир өсте селкенү дәрәҗәсе белән характерланган җир тетрәү энергиясе сейсмик баллар белән исәпләнә. Галимнәр халыкара 12 баллы шкала буенча көчсез — 1—3 балл, уртача — 4, шактый көчле — 5, көчле – 6, бик көчле — 7, һәләкатле — 8, җимергеч — 9, каты — 10, катастрофалы — 11, үтә көчле катастрофалы — 12 балл — җир тетрәүләрне аералар. Һәләкатле җир тетрәү эффекты буаларның, сусаклагычларның ерылуы, таш һәм кар ишелмәләрнең төшүе, цунамиларның килеп чыгуы белән тулылана.[3]

Интенсивлык шкаласы[үзгәртү]

Интенсивлык җир тетрәвен якынча тасвилаучы характеристика булып тора. Ул җир өслегенә, кешеләргә, хайваннарга һәм табигый һәм табигый булмаган корылмаларга тәэсирнең рәвешен һәм зурлыгын билгели. Дөньяда берничә интенсивлык шкаласы кулланыла: АКШдаМеркалли шкаласының (MM) модификациясе, Аурупада – Аурупа макросейсмик шкаласы (EMS), Япониядә – Шиндо шкаласы (Shindo).

Үлчәгеч әсбаблар[үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: сейсмограф

Сейсмик дулкыннарның барлык төрләрен сизеп алыр һәм билгеләр өчен махсус әсбаблар – сейсмографлар кулланыла. Күпчелек очракта сейсмограф сиртмәгә эленгән йөктән гыйбарәт була. Җир тетрәгәндә йөк үз урынында кала, әсбабның калган өлеше исә хәрәкәткә килә һәм җир тетрәү кәгазьдә теркәлә. Шулай ук электрон сейсмографлар да бар (алар кәгазьсез була).

Тетрәүләрнең башка төрләре[үзгәртү]

Вулканик тетрәүләр[үзгәртү]

Вулканнар эчендәге көчәнеш нәтиҗәсендә барлыкка килгән җир тетрәүләр. Мондый терәүләрнең сәбәпчесе – лава һәм вулканик газ. Бу төр тетрәүләр көчсез, ләкин туктап, яңадан башланып атналар, айлар буена дәвам итәргә мөмкин. Алар кешеләргә янамыйлар.

Техноген тетрәүләр[үзгәртү]

Бу төр тетрәүләр кешенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә килеп чыга. Мәсәлән, зур сусаклагычлардагы су тау токымнарына зур басым ясый, аларга үтеп кергән су исә токымнарның ныклык чиге түбәнәя. Шулай ук карьерлардан, шахталардан күп токымнар чыгару, читтән материал китереп торак пунктлар төзү дә җир тетрәүләре китереп чыгарырга мөмкин.

Ишелү тетрәүләре[үзгәртү]

Тетрәүләр шулай ук убылулар һәм ишелүләр нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин. Алар гадәттә көчсез булалар.

Ясалма җир тетрәүләр[үзгәртү]

Җир тетрәү кешенең теләге белән булырга мөмкин: мәсәлән, зур микъдарда шартлагыч матдәләрнең яки атом бомбасы шартлавы нәтиҗәсендә. Үрнәк буларак, КХДР 2006 елда атом бомбасы шартлатканнан соң күп илләрдә теркәлгән уртача көчле җир тетрәве барлыкка килә.

Иң дәһшәтле җир тетрәүләре[үзгәртү]

Татарстан[үзгәртү]

Кайбер вакытларда җир тетрәүләр очраклары Татарстанда да теркәлә. Аларның саны ешая дип хәбәр ителә[5].

Искәрмәләр[үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү]

  • Завьялов А.Д. Среднесрочный прогноз землетрясений: основы, методика, реализация. // М.: Наука, 2006, 254 с.
  • Соболев Г.А. Основы прогноза землетрясений. М.: Наука, 1993. 312 с.
  • Болт Б.А. Землетрясения. М.: Мир, 1981. 256 с.
  • Юнга С.Л. Методы и результаты изучения сейсмотектонических деформаций. М.: Наука, 1990. 191 с.
  • Мячкин В.И. Процессы подготовки землетрясения. М.: Наука, 1978. 232 с.
  • Землетрясения в СССР. М.: Наука, 1990. 323 с.
  • Моги К. Предсказание землетрясений. М.: Мир, 1988. 382 с.
  • Зубков С.И. Предвестники землетрясений. // М.: ОИФЗ РАН. 2002, 140 с.
  • Рихтер Г.Ф. Элементарная сейсмология. М., 1963
  • Рикитаке Т. Предсказание землетрясений. М., 1975

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]