Җир
| Тәртип саны | 3 |
|---|---|
| Кояштан уртача ераклык | 149 597 887,5 км |
| Максималь ераклык | 152 097 701 км |
| Минималь ераклык | 147 098 074 км |
| Радиус | 6 371,0 км |
| Масса | 5,9736×1024 кг |
| Тыгызлык | 5,5153 г/см³ |
| Тәүлек озынлыгы | 0,99726968 көн |
| Ел озынлыгы | 365,256366 җир тәүлеге (365 көн 6 сәг 9 мин 10 с) |
| Иярченнәр | Ай |
Җир (лат. Terra) — Кояш системасының Кояштан өченче планетасы. Җирсыман планеталар арасында диаметр, масса һәм тыгызлык буенча иң зуры.
Ешрак Җир, Җир шары, Дөнья исемнәр астында телгә алына. Бүгенгесе көнгә кешеләргә мәгълүм булган Кояш системасының һәм Бөтен Галәмнең мәхлуклар яши торган бердәнбер планетасы (күк җисеме).
Фәнни мәгълүматлар буенча, Җир Кояш томанлыктан якынча 4,54 млрд. ел элек барлыкка килгән, һәм тиздән үзенең бердәнбер табигый иярчене — Айны булдырды. Җирдә тереклек якынча 3,5 млрд. ел элек барлыкка килде. Планетаның өслегенең 70,8 % Дөнья океаны каплый, өслегенең башка өлешене кыйтгалар һәм утраулар тәшкил итәләр. Тереклек бар булу өчен кирәкле сыек су Кояш системасының башка планеталарының өслегендә юк. Җирнең эчке өлкәләре шактый активлы һәм калын, чагыштырмача каты каттан — мантиядән, аның астындагы тышкы сыек төштән һәм эчке каты тимер төшеннән гыйбарәт.
Җир башка галәми җисемнәр белән, Кояш һәм Ай шул исәптән, үзара тәэсир итә (тарту көчләре белән тарттыра). Җир Кояш тирәсендә әйләнә һәм 365,26 көн эчендә әйләнеп чыга. Бу вакыт аралыгы — сидерик ел, ул 365,26 кояш тәүлегенә тигез. Җирнең әйләнү күчәре аның орбита яссылыкка карата 23,4° ка авыша. Моннан сәбәпле планета өслегендә бер тропик ел (365,26 кояш тәүлеге) эчендә фасыл үзгәрешләре булалар.
|
|
|---|
|
|
| Кояш |
| Планеталар һәм кәрлә планеталар: Меркурий · Венера · Җир · Марс · Церера · Юпитер · Сатурн · Уран · Нептун · Плутон · Хаумеа · Макемаке · Эрида |
| Иярченнәр/боҗралар: Җир · Марс · Юпитер/∅ · Сатурн/∅ · Уран/∅ · Нептун/∅ · Плутон · Хаумеа · Эрида |
| Кече җисемнәр: метеороидлар · астероидлар (Җир янындагы · баш поястагы · кентаврлар) · Нептун арты (КП · СТ) · кометалар (ОБ) |