Җылгыр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җылгыр latin yazuında])

Җылгыркиндер орлыгының оны белән әзерләнә торган милли ризык.

Киндер орлыгын мичтә яисә духовкада киптерәләр дә кабыгы орлыгыннан аерылганчы, ә орлыгы онга әверелгәнче агач киледә төяләр. Аннары тирән савытка салып ике кул белән маен сыгалар.

Онның мае калмаска тиеш, шуңа күрә шактый озак сыгарга туры килә. Майны сөзәләр, ә оны белән кабыгы өстенә салкын су салалар. Бераздан кабыгы һәм калган мае өскә күтәрелә, он аста кала. Кабыгын һәм калган маен җыеп алалар, онлы суны иләк аша сөзәләр. 10—15 минуттан соң суын түгәләр, савыт төбендә он утырып кала. Онга кайнар су салып кайнаталар. Кайнаганда он өскә күтәрелә, аны тишекле зур чүмечкә җыеп алалар да әйбәтләп сөзәләр. Киндер орлыгы оныннан куе боламык барлыкка килә, шуңа вак итеп тураган башлы суган салалар, тоз сибәләр һәм яхшылап болгаталар.

Аннары камыр басып юка гына итеп җәяләр, юка стакан белән кисәләр, камыр өстенә 40—50 г чамасы эч салалар. Камырның кырыен сумса кырые кебек чеметеп ябыштыралар. Шул пилмәнне тозлы суда, шулпада яисә сөттә пешерәләр. Җылгырны кайнар килеш ашыйлар. Янына киндер орлыгы мае, катык яисә каймак куялар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]