Җүкәтау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җүкәтау latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Крутая Гора (Татарстан)
Крутая Гора
Бүгенге Татарстан картасында Җүкәтауның урнашуы.

Җүкәтау (бүгенге әдәби телдәЮкәтау) - Чулман буенда урнашкан Идел буе Болгары заманы шәһәре.

Аның хәрабәлә­ре Чистайдан 3—4 чакрым көнбатыштарак, Крутая Гора авылы янында ук. Җүкәтауның өч рәт үр­ләр — чокырлар белән ныгытыл­ган үзәк өлеше (каласы) биек тау башында, Киле елгасының Чулман­га кушылган урынында. Текә тау бите һәм кыр ягындагы көчле ны­гытмалар шәһәрне дошманнардан саклаган. Калада бай феодаллар һәм аларның ялчы-йомышчылары яшәгән. Алар өчен махсус мәчет салдырып куйганнар.

Калага каршы якта, Киле суы аша чыккач, иркен тигез мәйдан­да Җүкәтауның һөнәрчелек бистә­се урнашкан. Хәзер дә биредә метал коючылар һәм чүлмәкчеләр эшләгән урыннар ачык күренеп тора.

Җүкәтау Түбән Кама төбәгендә яшәгән болгарларның үзәк шәһәре булган. 13—14 нче гасырларда, монгол яуларыннан соң, ул мөс­тәкыйль кенәзлекнең башкаласына әйләнә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]