Җәен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәен latin yazuında])
Җәен
Сурәт
Кыскача исем S. glanis
Халыкара фәнни исем Silurus glanis L., 1758[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Җәеннәр[d][1]
Таксонның халык атамасы Wels Catfish[2]
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][3]
Бүләкләр
Төрләр ареалы харитасы
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
 Җәен Викиҗыентыкта
Җәен-альбинос

Җәен (лат. Silurus glanis) — җәенлеләр семьялыгындагы ерткыч балык. Балтыйк, Каспий, Кара һәм Азак диңгезләре бассейннарында таралган. Татарстан территориясендә Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларында яши. Озынлыгы 1,5 метрдан, авырлыгы 100 килограммнан артык. Җәен 5 метр озынлыкка һәм 300 кг авырлыкка җитәргә мөмкин. Гәүдәсе лайлалы ялангач тире белән капланган, яшькелт-кара төстә; йөзгечләре чәнечкесез, аксыл кайма белән әйләндереп алынган саргылт яки кызгылт төстә. Аналь йөзгечләре озын, арка йөзгече — бик кыска. Башы киң булып яссыланган, үткен тешле, киң авызлы. Өске иренендә бер пар озын, иягендә ике пар кыска мыегы бар. Җәен — өлешләп уылдык чәчүче төр. Уылдыкны соң гына чәчә. Май-июнь ахырында, суның температурасы 19—20 °C булганда, вак сулыкларда сала. Җенси җитлегү ата Җәендә 7—8 яшендә, аналарда 9—10 яшендә була. Абсолют үрчемлелеге 10—12 яшьтә 100-дән 405 мең уылдык бөртегенә кадәр тирбәлә. Балык, бака, эре моллюсклар белән туклана.

Җәен яшәү тирән чоңгылларны, су астында калган күл урыннарында. Җәен балыгы 3—4 ел буе урынын алыштырмыйча бер урында яшәргә мөмкин. Ул 1—1,5 метр тирәнлектәге ләмле, су үләне һәм камышлар каплаган урыннарны ярата. Су өстенә ауган-түнгән агачлар, йөзеп йөрүче камыш утраулары астында якты көнне уздырып, төнлә ауга чыга. Җәен — ерткыч балык, аның суда йөзеп йөрүче кошларга, вак су җәнлекләренә һөҗүм итүе дә билгеле.[5]

Тышкы күренеше белән ялкау, әкрен, сүлпән сыман. Әмма ачыкса, гаҗәп җитез эш итә.

Кешегә һөжүм итү очраклары да теркәлгән[6]. Куркыныч балык.Үтә зур җәен бер хатынга ташланган очраклар билгеле. Хатынга табибка мөрәҗәгать итәргә тура килгән[7].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Толковый словарь современного башкирского литературного языка. (под. ред З. Г. Ураксина, 2005)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]