Җәйге Олимпия уеннары 1896

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Олимпия уеннары боҗралары
I Олимпиада уеннары
Уеннар плакаты
Оештыручы-шәһәр
Афиннар,
Греция байрагы Греция
Милли олимпия комитетлар
14
Атлетлар
241
(241 ир-ат, 0 хатын-кыз)
Спорт төрләре
9 (43 ярыш)
Ачу тантанасы
6 нчы апрель
1896 нче ел
Ябу тантанасы
15 нче апрель
1896 нче ел
Уеннарны ачучы
Георг I
Олимпия анты
юк, 1920 нче елда кертелә
Олимпия уты
юк, 1936 нче елда кертелә
Олимпия уеннары боҗраларыМедальләр
Урын
Дәүләт
А
К
Б
Барлыгы
1
АКШ байрагы АКШ
11
7
2
20
2
Греция байрагы Греция
11
17
19
46
3
Алмания байрагы Германия
6
5
2
13
4
Франция байрагы Франция
5
4
2
11
5
Бөек Британия байрагы Бөек Британия
2
3
2
7
6
Маҗарстан байрагы Маҗарстан
2
1
3
6
7
Австрия байрагы Австрия
2
1
2
5
8
Австралия байрагы Австралия
2
-
-
2
9
Дания байрагы Дания
1
2
3
6
10
Швейцария байрагы Швейцария
1
2
-
3

Җәйге Олимпия уеннары 1896 (инг. 1896 Summer Olympics , фр. Jeux Olympiques d'été de 1896, грек. Θερινοί Ολυμπιακοί Αγώνες 1896) — 1896 нчы елның 6 нчы апреленнән 15 нче апреленә кадәр Греция башкаласы Афиннар шәһәрендә узган Олимпия уеннары. Рәсми атамасы – I Олимпиада уеннары, уздырылган вакыттагы атамасы – I Халыкара Олимпия уеннары.

Беренче Олимпия уеннары үз вакыты өчен иң зур халыкара спорт ярышлары дип таныла.

Ярышлар 9 спорт төреннән уза һәм аларда 14 илдән килгән 241 спортчы катнаша, хатын-кызларны ярышларда катнаштырмыйлар. Шуны да әйтеп узарга кирәк, оештыручылар статистика материалларын җыймыйлар һәм безгә кадәр килеп җиткән мәгълүмәт төрле чыганаклардан җыелган, шуңа күрә ул төрле булырга мөмкин.

Күп каршылыклар һәм җитешмәүчелекләргә карамастан Афиннар Олимпия уеннары бик уңышлы уза, хәтта Греция патшасы Георг I Олимпия уеннарын даими рәвештә Афиннарда уздыру теләген белдерә.

Шәһәр сайлау[үзгәртү]

1894 нче елның 23 нче июнендә Париж университетында (Сорбонн) халыкара конгресс уза. Конгрессны оештыручы булып Франция бароны Пьер де Кубертен чыга. Ул җәмәгатьчелеккә Борынгы Грециядәге кебек Олимпия уеннарын уздыруны кайтару проектын җиткерә. Идея яңа булмый, чөнки ул вакытка төрле илләрдә Олимпия уеннарына охшаш ярышлар уздырылынган да була инде (Бөек Британия, Франция, Греция һ.б.) Ләкин Пьер де Кубертен уеннарны даими рәвештә, бөтен ил спортчылары өчен һәм төрле спорт төрләре буенча уздырырга кирәк дип саный. Делегатлар беренче Олимпия уеннарын 1900 нчы елда Парижда, анда узачак халыкара күргәзмә белән бәйле оештырырга уйлыйлар.

Олимпия уеннарын кайтару хәбәре басмага эләгә һәм тиз арада халык арасында тарала. 6 ел өчендә уеннарга карата кызыксыну кимергә мөмкин дип уйлап оештыручылар аларны 1896 нчы елда ук уздырырга кирәк дигән фикергә киләләр. Беренче мәлне оештыручы шәһәр буларак Лондон тора.

Деметриус Викелас

Конгресска борынгы Олимпия уеннары турында чыгыш ясарга чакырылган грек шагыйре, тәрҗемәче Деметриус Викелас кинәттән уздыру урыны буларак Греция башкаласы Афиннарны тәкъдим итә. Аның уйлавынча, хәзерге заман беренче Олимпия уеннарын борынгы Олимпия уеннары барлыкка килгән җирдә уздыру дөресрәк була. Пьер де Кубертен һәм башка делегатлар Деметриус Викелас белән килешәләр. Деметриус Викелас Халыкара Олимпия комитетының беренче президенты итеп сайлана.

Оештыру[үзгәртү]

Беренче Олимпия уеннарын оештыру авырлыклар һәм каршылыкларга аеруча бай була. Греция халкы булачак ярышларны дулкынлану һәм шатлык белән көтә, ләкин уеннарны оештыру илдә икътисадый һәм сәяси кризис кызган вакытка туры килә.

Дөньякүләм әһәмиятле чаралар уздыру зур финанс чыгымнар таләп итә. Греция хөкүмәте рәисе Харилаос Трикупис уеннарны вакытсыз дип саный һәм Пьер де Кубертен идеяларына канәгатьсезлеген белдерә. Оппозиция башлыгы Делианис премьер-министрны ватанчылыксызлыкта, сәяси һәм иҗтимагый төшенкелектә гаепләп тәнкыйтьли. Греция матбугаты шулай ук ике лагерьгә бүленә: беренчесе уеннарны оештыруны хуплый, икенчесе каршы төшә.

Деметриус Викелас һәм Пьер де Кубертенга Олимпия хәрәкәтен яклар өчен зур кампания башларга туры килә, алар уеннар белән кызыксындыру өчен төрле түрәләр, сәясәтчеләр, сәүдәгәрләр, матбугатчылар белән сөйләшүләр алып баралар. Кубертен проектның кирәклеген, мөһимлеген һәм тормышчанлыгын күрсәтер өчен Халыкара Олимпия комитетындагы Маҗарстан вәкиле Кеменидән килгән хатны да күрсәтә. Ул хатта, әгәр Греция Олимпия уеннарын оештырудан башта тартса, аларны Маҗарстанның, үзенең дәүләтчелегенең 1000 еллыгына багышлап, уздырырга теләк белдерүе язылган.

Греция принцы Константин (1896 нчы ел)

1894 нче ел ахырында оештыру комитеты кирәкле чыгымнарның беренче санауларга караганда өч тапкыр артык кирәк булуын белдерә (3 740 000 драхма). Уеннар уздырылмаячак дигән сүз чыга, ләкин Пьер де Кубертен һәм башка энтузиастларның тырышлыгы юкка булмый. 1895 нче елның 7 нче гыйнварында Греция принцы Константин беренче Олимпия уеннарын оештыру комитетын үзе җитәкчели.

Ул комитетны яңадан төзи һәм төрле финанс чыганаклар җәлеп итә. Үзенең эшендә Константин Греция халкының илсөярлегенә таяна һәм ялгышмый. Тиз арада 332 756 драхма акча җыела. Шуны да әйтергә кирәк, Олимпия уеннарының милли идея булуын күрсәтер өчен оештыру фондының иганәчесе булып Греция халкы гына була ала.

Беренче Олимпия уеннарына багышлап чыгарылган маркаларның берсе (бәясе 10 лепта)

Олимпия уеннарына багышланган почта маркалары чыгарыла. Аларны сату оештыру комитетына 400 000 драхма керем китерә. Билетлар сатудан керем – 200 000 драхма.

Сәүдәгәр һәм филантроп Георгиос Аверофф үз исәбенә, патша гаиләсе соравы буенча, борынгы Мәрмәр стадионны төзәтә (920 000 драхма). Георгиос Аверофф хөрмәтенә әлеге стадион янында аның статуясы корыла. Статуя 1896 нчы елның 5 нче апреленнән әлегә кадәр шунда тора.

Атап узган чаралар беренче Олимпия уеннарың финанс нигезен тәшкил итәләр.

Уеннарның узуы хәзерге заман уеннарыннан аерылып тора. Олимпия авылы, уты һәм башка безнең өчен гадәти булган Олимпия атрибутлары бөтенләй булмый. Кайбер чит ил спортчылары ярышларда очраклы рәвештә Афиннарда булу сәбәпле генә катнашалар.

Шуңа карамастан Олимпия уеннары уза һәм Олимпия хәрәкәтенә зур этәргеч ясый.

Уеннар календаре[үзгәртү]

 ●  Ачу тантанасы  ●  Ярышларга яраклылык (квалификация)  ●  Ярышларның финаллары  ●  Ябу тантанасы
Апрель 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 Медальләр
Тантаналар
Көрәш 1 1 1
Велоспорт 1 3 1 1 6
Җиңел атлетика 5 5 1 5 16
Йөзү 4 4
Артистик гимнастика 6 2 8
Ату 1 1 1 3 1 6
Теннис 1 1 2 2
Авыр атлетика 2 2
Фехтование 2 1 3
Медальләр 5 9 1 9 8 13 2 1 48
Апрель 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15

Уеннарны ачу тантанасы[үзгәртү]

Уеннарны ачу тантанасы 1896 елның 6 апрелендә була. Бу дата очраклы түгел – бу көнне Грециядә Бәйсезлек көне, ә христьяннарда, бер юлы католикларда, православларда, протестантларда, пасха бәйрәме.

Ачу бәйрәмен 80 000 тамашачы карый, шулар арасында патша гаиләсе дә була – Греция патшасы Георг I, аның хатыны Ольга һәм балалары.

Оештыру комитеты җитәкчесе принц Константин сүз тоткач, Георг I әйтә: «Беренче халыкара Олимпия уеннарын ачык дип игълан итәм. Яшәсен Греция! Яшәсен аның халкы!»

Шуннан соң 150 кешедән торган хор Костис Паламас сүзләренә Спирос Самарос язган Олимпия уеннарың гимнын башкара.

Беренче Олимпия уеннарын ачу тантанасында олимпия утын яндыру, олимпия антын бирү һәм башка күп кенә атрибутлар әле булмаган, ләкин уеннарны илнең баш кешесе тарафыннан ачу, Олимпия гимнын башкару беренче уеннардан ук гадәткә кереп кала.

Уеннарны ябу тантанасы[үзгәртү]

Уеннарны ябу тантанасы 14 апрельдән яңгыр яву сәбәпле 15 апрельгә күчерелә.

Тантана Олимпия гимнын башкарудан теннис ярышларында өченче урын алган Джордж Робертсон язган ода укудан башлана.

Георг I спортчыларга бүләкләр тапшыра: чемпионнарга көмеш медальләр, икенче урын алган спортчыларга бронза медальләр, шулай ук зәйтүн агачы ботаклары. Кайбер спортчыларга өстәмә бүләкләр дә бирелә, мәсәлән, марафон буенча ярышлар уздырырга тәкъдим иткән Мишель Бреаль ярышларда җиңүче Спиридон Луисны кубок белән бүләкли.

Соңыннан Георг I уеннарны ябык дип игълан итә.

Кызыклы фактлар[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]