Җәйге Олимпия уеннары 2012

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Олимпия уеннары боҗралары
XXX Олимпия уеннары
Уеннар эмблемасы
Оештыручы-шәһәр
Лондон,
Бөек Британия байрагы Бөек Британия
Шигарь
(инг. Live as one)
Милли олимпия комитетлар
204
Атлетлар
10 957
Спорт төрләре
26 (300 ярыш)
Ачу тантанасы
27 нче июль
2012 нче ел
Ябу тантанасы
12 нче август
2012 нче ел
Уеннарны ачучы
Елизавета II
Олимпия анты
Сара Стивенсон
Олимпия уты
Кэллум Эйрли
Джордан Дакитт
Дезире Хенри
Кейт Кирк
Кэмерон Макритчи
Эйдан Рейнольдс
Адель Трейси
Олимпия уеннары боҗраларыМедальләр
Урын
Дәүләт
А
К
Б
Барлыгы
1
АКШ байрагы АКШ
46
29
29
104
2
Кытай байрагы Кытай
38
27
23
88
3
Бөек Британия байрагы Бөек Британия
29
17
19
65
4
Русия байрагы Русия
24
26
32
82
5
Көньяк Корея байрагы Көньяк Корея
13
8
7
28
6
Алмания байрагы Алмания
11
19
14
44
7
Франция байрагы Франция
11
11
12
34
8
Италия байрагы Италия
9
9
11
28
9
Маҗарстан байрагы Маҗарстан
8
4
5
17
10
Австралия байрагы Австралия
7
16
12
35

Җәйге Олимпия уеннары 2012 (инг. 2012 Summer Olympics, фр. Jeux Olympiques d'été de 2012) — утызынчы җәйге Олимпия уеннары. Алар Бөекбритания башкаласы Лондон шәһәрендә 27 июльдән башлап 12 августка кадәр үтте. Лондон Олимпия уеннарын өченче тапкыр каршы алган беренче шәһәр (моңа кадәр биредә уеннар 1908 һәм 1948 елларда үткән).

Лондондагы Олимпия уеннарында ураза тоту өчен шартлар тудырылачак дип хәбәр ителде[1]. Шулай ук әлеге Олимпия уеннарында беренче тапкыр Согуд Гарәбстанынан хатын-кыз спортчылары катнашты[2].

Шәһәрне сайлау[үзгәртү]

Олимпия уеннарын үткәрүгә намзәт шәһәрләрдән гаризалар алу 2003 елның 15 июлендә тәмамлана. Үзендә уеннарны үткәрү теләген 9 шәһәр белдерә: Гавана, Истанбул, Лейпциг, Лондон, Мадрид, Мәскәү, Нью-Йорк, Париж һәм Рио-де-Жанейро.

2004 елның 18 маенда бирелгән гаризаларны бәяләүдән соң Халыкара Олимпия комитеты 5 шәһәрне сайлап ала: Мадрид, Мәскәү, Нью-Йорк, Париж, Лондон. Шушы шәһәрләр арасында 2005 елның июлендә Халыкара Олимпия комитеты 117 нче утырышта лаеклысын сайлап алырга тиеш була.

Лондон намзәте 2005 елның 6 июлендә сайлана. Аны дәүләтнең премьер-министры үзе Тони Блэр тәкъдим итә. Соңгы раундта Лондон өчен 54 тавыш бирелә (көндәше булган Париж өчен 50 тавыш бирелә).

Олимпия уеннарының Лондонда үткәреләчәге билгеле булганнан соң, киләсе көнне шәһәрдә террористик акт уза. Лондон метрополитенының өч поездын шартлау нәтиҗәсендә 52 кеше һәлак була.

Символлар[үзгәртү]

Уеннарның эмблемасы дөрес булмаган дүрт күппочмаклы фигуралардан тора. Алар Олимпиада елын аңлата — «2», «0», «1», «2». Бер фигурага «London» сүзе кертелгән, ә икенчесендә Олимпия боҗралары урнаштырылган.

Олимпия уеннарының талисманнары 2010 елның 19 маенда игълан ителгән. Алар — Венлок һәм Мандевиль исемнәрен алган ике тамчы.

Уеннарның рәсми гимны булып исә Muse төркеме башкаруындагы Survival җыры булды.

Олимпия уты[үзгәртү]

Олимпия уты эстафетасы 2012 елның 19 маеннан башлап 27 июленә кадәр дәвам итте. Ул Берләшкән Корольлекнең бөтен территориясе буенча узды.

Ачылу тантанасы[үзгәртү]

Олимпиада уеннарын ачу тантанасы махсус төзелгән бинада – Олимпия стадионында үтте. Ул 80 меңгә кадәр кешене сыйдырды, тамашаны 1 миллиардка якын кеше караган. «Могҗизалар утраулары» дип аталган ачылыш тантанасының режиссеры – Оскар бүләге иясе Дэнни Бойл.

Олимпия уеннарының ачылуын Британия патшабикәсе Елизаветта II игълан итте. Британия тарихы, әдәбияты, музыкасы, киносына нигезләнгән ачылыш тантанасында 10 меңләп кеше катнашты.

Бәйгеләр[үзгәртү]

Лон­дон­да XXX җәй­ге Олим­пия уен­на­рыда спорт­ның 16 тө­ре бу­ен­ча 302 ком­п­лект ме­даль уй­на­тыл­ды. Уен нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча Ру­сия җы­ел­ма ко­ман­да­сы 24 «алтын» яулап, дүр­тен­че урын­га чык­ты.

Ябылу тантанасы[үзгәртү]

XXX Олимпия уеннарын ябу тантанасы 12 август көнне узды. «Британ музыкасы симфониясе» дип аталган бу чара британ музыкасының соңгы ярты гасыр дәвамында дөньяга көчле тәэсир иткәнен хәтерләтергә тиеш иде. Ябылу тантанасында 4 меңгә якын кеше катнашты, аларның 3,5 меңе – үз теләкләрен белдергән волонтерлар.

Олимпия стадионында узган бу тамашаны бер миллиардка якын кеше күзәткән. 3 сәгать дәвам иткән чарада Лондон симфоник оркестры, күренекле британ рок һәм поп-музыка төркемнәре катнашты: Элтон Джон, Джордж Майкл, Джесси Джей, The Spice Girs, Muse һ.б.

Олимпия байрагы тантаналы төстә Бразилиягә тапшырылды.

Катнашучы илләр[үзгәртү]

Бәйгеләрдә 204 илләрдән спортсменнар катнашкан:

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]