Җәлилчеләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәлилчеләр latin yazuında])
Казанның 1 Май мәйданында җәлилчеләр истәлегенә куелган монумент

Җәлилчеләр (башка атама – кормашчылар, алман. Kurmaschew und 10 andereКормашев һәм калган унысы) – Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Берлиндагы Плөтцензее төрмәсендә гильотиналау аркылы һәлак булган Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше.

1944 елның 25 августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр) җырлап үтәләр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр![1].

Җәлилчеләр исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исеме Үлем датасы Үлем сәгате Туган ягы
Гайнан Кормаш 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 06 минут Актүбә, Казакъстан
Фоат Сәйфелмөлеков 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 09 минут Ташкәнт, Үзбәкстан
Абдулла Алиш 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 12 минут Көек, Татарстан
Фоат Булатов 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 15 минут Мәләвез, Башкортстан
Муса Җәлил 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 18 минут Мостафа, Ырымбур өлкәсе
Гариф Шабаев 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 21 минут Иске Турай, Башкортстан
Әхмәт Симаев 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 24 минут Усть-Рахмановка, Пенза өлкәсе
Абдулла Баттал 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 27 минут Зур Тигәнәле, Татарстан
Зиннәт Хәсәнов 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 30 минут Иске Кәшер, Татарстан
Әхәт Атнашев 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 33 минут Петропавловск, Казакъстан
Сәлим Бохаров 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 36 минут Миякә, Башкортстан

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан шәһәре башкарма комитетының 2015 елның 11 июнендәге 2370 санлы карары белән Яңа Наратлык кече районындагы урам җәлилчеләр хөрмәтенә аталган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]