Җәнлекчелек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәнлекчелек latin yazuında])
Чуар кара төлке

Җәнлекчелек -- малчылыкның тармагы. Кыйммәтле тиреле җәнлекләрне үрчетеп, аларның тиресен иләү. XX гасыр соңыннан яңа атама барлыкка килде: тире-тире иләү индустриясе. Кешечелек объектлары: чәшке, зәңгәр төлке, чуар-кара төлке, нутрия (саз кондызы) кеш, елга кондызы, шиншилла (күк соры тиреле кролик токомо) һәм башка кыйммәтле тиреле җәнлекләр.

Җәнлекчелек XX гасырның 1960 елларыннан хайваннар хокукларын яклаучылар һәм табигый тиреләргә каршылар тарафыннан тәнкыйтьләнә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия территориясендә җәнлекчелек 16-17 гасырларда, төньяк халыклары йорт каршында җәнлекләрне тиресе өчен үрчетү белән шөгыльләнә башлаган вакытта барлыкка килә. Русларда җәнлекчелек булмый, чөнки фермада үстерелгән җәнлек тиресенең үзкыйммәте аучылык тапкан тиреләрнең бәясеннән югарырак була. 1917 елга Россиядә аерым кешеләр генә хуҗалык өлкәсендә аз кыйммәтле җәнлекләр (кызыл төлке, арктик төлке һ.б.) үрчеткән, 23 вак һәвәскәр җәнлекчелек фермасы булган. ССРБ да терлекчелек тармагы буларак. 1928-29 елларда экспортка җәнлек тиресе җитештерү өчен беренче махсуслаштырылган җәнлек үрчетү совхозлары (Архангельск өлкәсе, Пушкин һәм Салтыковск өлкәсе, Тобольск өлкәсе һ.б.) оештырыла башлый. 1932 елда ССРБда 20 җәнлек совхозы була. 1934 елдан колхозларда да үсеш ала. 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында җәнлекчелек бик нык зыян күрә һәм сугыштан соңгы елларда яңадан оештырыла [1].

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәнлекчелек өлкәсендә галимнәр һәм практикларның эшен төрле илләрдә координациялиләр: Халыкара җәнлек тиресе буенча фәнни ассоциация (International Fur Animal Scientific Association, IFASA), Европа Советы каршындагы Авыл хужалыгы хайваннарын яклау буенча даими аурупа конвенциясе (Standing Committee of the European Convention on the Protection of Animal kept for Farming purposes, T-AP, Council of Europe) һ.б. Һәр 4 ел саен Халыкара җәнлекчелек буенча конгресслар уза. (соңгысы-2004 елда Нидерландта)[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия//Звероводство, archived from the original on 2020-01-11, retrieved 2020-08-16 
  2. Балакирев Н.А., Кузнецов Г. А. Җәнлекчелек. М., 2006.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Звероводство// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Звероводство, 3 изд. — М., 1959

Ильина Е. Д., Звероводство — М. 1963

Ильина Е. Д., Кузнецов Г. А. Генетические основы разведения цветных норок -М. 1965;

Афанасьев В. А., Перельдик Н. Ш. Клеточное пушное звероводство, М., 1966.

Бе­ре­стов В. А. Зве­ро­вод­ст­во. СПб., 2002;

Зве­ро­вод­ст­во. СПб., 2004;

Ба­ла­ки­рев Н. А., Куз­не­цов Г. А. Зве­ро­вод­ст­во. М., 2006.