Үзаң

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үзаң latin yazuında])
Үзаң

Бу төшенчәне кемлек, "Мин" төшенчәсе, үз-үзен тану һәм үзбилгеләү белән бутамагыз.

Үзаң (яки үзаңлылык, ингл.self-consciousness, рус. самосознание)- үз-үзен тануның кискен (ингл.) сизелүе. Фәлсәфи күзлеге аркылы кабул ителгән үз-үзен тану халәтеннән аермалы буларак, үз шәхсиятенә игътибар бирү, аерым индивид зат буларак барлыгын тану.[1] "Бөтенесе миңа игътибар итә, мине күзәтә" дигән фикердән туа торган узаң(лау) шәхестә үңайсызлык (канәгәтьсезлек) хисен уята ала. Кайберәүләрдә башкаларга караганда үзаң(лау) көчлерәк. Үзаң(лау)дан туучы уңайсызлык хисләре кайвакыт тартынучанлык яки параноя белән бәйле була ала. Шопенһауэр фикеренчә, кеше, үзаңы аркылы, үз ихтыярын ныгыту яки инкяр итүне сайлый ала.[2]

Читенлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзаңлылыкны сизгәндә, берәү үзенең иң кечкенә хәрәкәтьләрне таный. Шундый тану дәрәҗәсе шәхескә катлаулы хәрәкәтьләрне ясарга киртә куя ала. Үзаң(лылык) яшьлек чорында бик югары дәрәҗәгә күтәрелә. Үзаңлылыкка таба хроник тенденциясе булган шәхес тартынучан яки интроверт булуы ихтимал.[3]

Психология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Психологлар шәхси һәм публик үзаң(лылык) халәтләрен аера. Шәхси үзаң(лылык) - үзенең эчке шәхсиятен һәм хисләрне тану белән бәйле эшчәнлек. Публик үзаң(лылык) - башкаларның күргән шәхсият сыйфатларын тану. Шундый үзаң(лылык) үз-үзен күзәтү һәм иҗтимагый тынычсызлыкка китерә ала. Шәхси һәм публик үзаң(лылык) шәхеснең вакыт күзлегеннән чагыштырмача тотрыклы, шул ук вакытта бер-берсе белән корреляция булмаган сыйфатлары дип билгеләнә.[4]

Эмоцияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: :en:Self-conscious emotions

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: :en:Outline of self

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • McGaughey, William (2001). Rhythm and Self-Consciousness: New Ideals for an Electronic Civilization. Minneapolis: Thistlerose Publications. ISBN 0-9605630-4-0.
  • Laing, R.D. (1960) The Divided Self: An Existential Study in Sanity and Madness. Harmondsworth: Penguin (this book has a chapter explaining self-consciousness).
  1. Richard P. Lipka/Thomas M. Brinthaupt Self-perspectives Across the Life Span, p. 228, SUNY Press, 1992 ISBN 978-0-7914-1003-5
  2. Robert Eugene The Visionary D. H. Lawrence, p. 66, Cambridge University Press, 1994 ISBN 0-521-45213-9
  3. W. Ray Crozier Shyness, p. 71, Routledge, 2000 ISBN 978-0-415-22452-1 Калып:Please check ISBN
  4. Bernd Simon Identity in Modern Society, p. 30, Blacwell Publishing, 2004 ISBN 978-0-631-22747-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]