Үзбәк хан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Үзбәк хан (Солтан Мөхәммәт Үзбәк, монг. Өзбег, як. 12831342), Алтын Урданың ханы (1312 елдан). Мәнгу Тимер ханның оныгы. Анасы Баялуни һәм бәкләр бәге Котлыгъ Тимер ярдәмендә Алтын Урда тәхетен яулап ала. Мәмләкәтне ныгыту, үзәкләштерү сәясәтен үткәрә, исламны дәүләт дине буларак кабул итә. Аның заманында Сарай әл-Җәдид төзелеп бетә, салым җыю тәртипкә салына, акча кулланышы тотрыклана. Фән, уку-укыту, мәдәният, сәнгать үсешенә уңай шартлар тудырыла. Урыннарга баскаклар билгеләү тәртибе бетерелә, буйсынулы биләмәләрнең бәк һәм кенәзләре (ханның вассаллары) салымны үзләре җыеп тапшыралар. Польша (1337-38) белән Иран илханнары (1318-19, 1326) җирләренә берничә мәртәбә уңышлы яулар оештыра. Византия, Һиндстан һәм Көнбатыш Европа илләре, Мисыр мәмлүкләре белән илчелек мөнәсәбәтләре урнаштырыла. Үзбәк хан идарә иткән 30 ел эчендә Алтын Урда иң югары үсеш чорын кичерә.

Чыганак [үзгәртү]

  • Татар энциклопедиясе