Үлмәскол Шакиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үлмәскол Шакиров latin yazuında])
Үлмәскол Шакиров
Туган 20 декабрь 1922(1922-12-20)[1]
Асау, Россия
Үлгән 20 август 1998(1998-08-20) (75 яшь)
Асау, Балтач районы, Башкортстан, Россия
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1944)

Калып:Ленин ypдиʜы Калып:1 дәрәҗә ватан сугышы ypдиʜы
Хәрби дәрәҗә өлкән сержант[d]

Үлмәскол ШакировСәвитлар Берлеге каһарманы.

Үлмәскол Шакир улы Үлмәсколов 1922 елда Ɵфə губернасының Бөре өязе Асау авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә (хәзер Башкортстанның Балтач районы). Җиденче сыйныфны тәмамлагач, „Үрнәк” колхозында эшли. 1941 елның июль аенда Кызыл әрме сафларына алына.

1941 елның ʜаябеp аеннан ут эчендә. Беренче Балтыйк буе фронты 179 укчы дивизиянең 259 полкында взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. Өч тапкыр яраланып госпитальдә дәваланды. Моңа кадәр аның бер мидәл алганы да булмады.

179 дивизия Литваны фашистлардан тазарту өчен сугыш алып бара. Шакировның отделениесенә стратегик әһәмияткә ия күперне саклау бурычы куела. Көтмәгәндә күпергә немецлар һөҗүм итә. Аяусыз сугыш башлана, cиржаʜ Шакиров берүзе кала. Ул сугышчан бурычны намус белән үти. Төп көчләр килгәнче фашистларны үткәрми. Шуның белән күперне шартлатудан саклап кала. Өлкән cиржаʜ Шакиров уйга кала, „Шул əпирәcәне үтәгән өчен югары бүләккә лаек булдыммы икән?”, – дип уйлый. Алай дисәң, андый гына алышларны Үлмәс үз башыннан күп кичерде бит инде.

1944 елның 2 июнь көне. Беларусны азат итү өчен каты сугышлар бара. Дошман оборонасын өзү, Шумилино-Витебск шоссесена чыгып, бу үзәк трассада ныгынырга приказ бирелә.

Үлмәс Шакиров хезмәт иткән взвод дошманның көчле утына эләгә. Взвод командирын дошман уты теткәләп бетерә. Ул һәлак була. Сугышчылар аптырап калалар. Өлкән cиржаʜның взвод белән җитәкчелекне үзе алып, „Алга, Ватан өчен” дип атакага күтәрүе генә хәлне үзгәртә. Полк дошманның оборонасын өзеп күрсәтелгән районда ныгына. Дошман ничек кенә булса да, үз позициясен алырга тырышып, контрһөҗүмгә күчә. Шакиров взводы 3 контрһөҗүмне кире кага. Якташыбыз бу сугышта 15 фашистның гомерен өзә. Менә шушы батырлыгы өчен аңа Сәвитлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ypдиʜы һәм 4135 номерлы Алтын йолдыз медале тапшырыла.

1944 елның июль ае. Көнбатыш Двина елгасын Кызыл әрме күп югалтулар белән булса да кичә. Өлкән cиржаʜ Үлмәс Шакиров взводы 13 кешедән торган дошман төркеменә юлыга. Килеп туган хәлне тизгенә аңлап якташыбыз төркемгә граната ыргыта. Шартлау яңгырый. „Хенде хох!” боерыгы яңгырый. Шартлаудан ике фашист үтерелә, ә калганнары кулларын күтәрәләр. Шулай итеп, райондашыбыз, 2 əфисәpдан һәм 9 солдаттан торган төркемне кулга алып, үзебезнекеләргә тапшыра.

Үлмәс Шакирович 1941 елдан башлап, 1945 елга кадәр Ватан сугышында була. Алда язганымча, өч тапкыр яралана, госпитальдә дәваланып, тагын да сафка баса. Дүрт елга якын вакыт эчендә нинди генә алышларны күрмәгән. 1945 елда демобилизациядән соң күп гомерен балалар белән эшләүгә багышлады.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1