Үткән заман
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Үткән заман, претерит (лат. praeteritum) — лингвистикада вакытның бер грамматик категориясе. Сөйләм моментынаа яки сөйләнүче моментка кадәрге булган вакыйганы тасвирлаучы финит фигыль формасы булып тора.
Төрле телләрдә фигыльләр берничә төрле үткән заманга ия була алалар: нарратив (претерит) һәм актуаль үткән заманнар. Претерит исә тагын берничә төркемгә бүленә ала.
Татар телендә ике төрле үткән заман була ала: төгәл һәм ихтимал (бәлки). Төгәл үткән заманга мисал: Без бардык, алар эшләделәр. Ихтимал үткән заманга мисал: Без барганбыз, алар эшләгәннәр. Шулай ук кайвакыт үткән заманны аңлату өчен иде сүзе кулланыла.
| Бу Тел белеме буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |