Һенрик Сенкевич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һенрик Сенкевич latin yazuında])
Һенрик Сенкевич
Туган телдә исем Henryk Adam Aleksander Pius Sienkiewicz
Туган 5 май 1846(1846-05-05)
Волә-Окшейска, Лукув өязе[d], Лүблин гөбернәсе, Польша патшалыгы[d], Россия империясе[1]
Үлгән 15 ноябрь 1916(1916-11-15) (70 яшь)
Веве[d], Швейцария[1][2]
Үлем сәбәбе йөрәк-кан тамырлары чирләре һәм аневризма аорты[d]
Күмү урыны Изге Чукындручы Иван җәмигы[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия Империясе
Әлма-матер Варшау үнивирситите[d]
Һөнәре язучы, галим
Эш бирүче Санкт-Петербург фәннәр академиясе[d]
Җефет Мария Шеткевич[d], Мария Романовска-Володкович[d] һәм Мария Бабска[d]
Балалар Jadwiga Korniłowiczowa[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы
Бүләк һәм премияләре Әдәбиятта Нобель бүләге (1905 ел)
Сайт Төп әсәрләре

 Һенрик Сенкевич Викиҗыентыкта

Һенрик Сенкевич яки Генрих Сенкевич (пол. Henryk Adam Aleksander Pius Sienkiewicz, tat. lat. Henrik Senkeviç(үле сылтама)) (1846-1916) — Польша татар язучысы, галиме, Нобель бүләге иясе (1905).

Һенрик Сенкевич — Санкт-Петербург Император Фәннәр Академиясенең әгъза-кореспонденты (1896 елдан) һәм аның хөрмәтле академигы (1914 елдан) булган.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һенрик Сенкевич татар нәселеннән, фәкыйрьләнгән шляхтадан булган. Әтисенең бабалары Витовт хәкимлегендә Җәләл-әд-Дин җитәкчелегендә Польшага килгән татарларыннан чыккан.

Һенрик Сенкевич 1870 елда Варшава Университеты тәмамлаган.

1869 елдан Польша матбугатында эшли башлаган. 1873 елдан "Польша гәҗите"ндә («Gazeta Polska»), 1874 елдан «Niwa» җурналында, 1882 елдан «Сүз» («Słowo») гәҗитендә эшләгән.

Беренче бөтендөнья сугышы башлаганнан соң Швейцариягә күчә, анда Веве шәһәрендә 1916 елда вафат булган.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һенрик Сенкевичның сурәте, 1899 ел

Төп әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Речь Посполитая турында тарихи трилогиясе

  • «Огнём и мечом» / поль. Ogniem i mieczem (1883 — 1884)
  • «Потоп» / поль. Potop (1884 — 1886)
  • «Пан Володыёвский» / польск. Pan Wołodyjowski (1887 — 1888)
  • «Без догмата» / поль. Bez dogmatu (1889 — 1890)
  • «Семья Поланецких» / поль. Rodzina Połanieckich (1893 — 1894)
  • «Камо грядеши» / лат. Quo vadis (1894 — 1896)
  • «Крестоносцы» / поль. Krzyżacy (1897 — 1900)
  • «Омуты» / поль. Wiry (1909 — 1910)
  • «Легионы» / поль. Legiony (1913 — 1914)

Хикәяләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Кирәкмәскә» / пол. Na marne
  2. «Юморески из портфеля Воршиллы» / пол. Humoreski z teki Worszyłły
  3. «Старый слуга» / пол. Stary sługa
  4. «Письма из путешествия» / пол. Listy z podróży
  5. «Ганя» / пол. Hania
  6. «Селим Мирза» / пол. Selim Mirza
  7. «Эскизы углем» / пол. Szkice węglem
  8. «Янко-музыкант» / пол. Janko Muzykant
  9. «Из дневника познанското учителя» / пол. Z pamiętnika poznańsķiego nauczyciela
  10. «За хлебом» / пол. Za chlebem
  11. «Фонарщик на маяке» / пол. Latarnik
  12. «Бартек-победитель» / пол. Bartek Zwycięzca
  13. «Ангел» / пол. Jamioł
  14. «Сахем» / пол. Sachem
  15. «Воспоминание о Марипозе» / пол. Wspomnienie z Maripozy
  16. «В пустыне и пуще» / пол. W pustyni i w puszczy

Хәтирә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һенрик Сенкевичка һәйкәл, Ченстохов, Польша

Һенрик Сенкевичның иҗаты Польша мәдәниятенең тарихында зур роль уйнады һәм бөтендөнья тарафыннан хөрмәтләнде.

Сенкевич 1990-1994 елларда кулланышта булган 500000 злотый купюрасында сурәтләнгән.[3][4]

«Quo vadis» әсәре кырык артык теленә тәрҗемә ителгән иде. "Догматсыз" әсәре Л. Н. Толстой, Н. С. Лесков, А. П. Чехов, Максим Горький һәм бүтән рус язучылары тарафыннан югары рәвешле бәяләнгән.

Һенрик Сенкевичның әсәрләре буенча күп филмнәр төшерелгән, иң танылганы: «Quo vadis» (1951, АКШ), «Огнём и мечом» (1999, Польша), «Quo vadis» (2001, Польша).

Һенрик Сенкевич истәлегенә Ил-62 очкычына (RA-8670 санлы) исем бирелгән.

Польшада һәм бүтән дәүләттә Һенрик Сенкевич истәлегенә күп музейлар, һәйкәлләр, урамнар ачылган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]