Һерберт Спенсер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Һерберт Спенсер
Herbert Spencer

Һөнәре фәлсәфәче
Туу датасы 27 апрель 1820(1820-04-27)
Туу җире Дерби, Англия
Үлем датасы 8 декабрь 1903(1903-12-08) (83 яшь)
Үлем җире Брайтон, Англия

Һе́рберт Спе́нсер (инг. Herbert Spencer) — британ фәлсәфәчесе, социолог, идеалистик фәлсәфә вәкиле, эволюционизмга нигез салучыларның берсе, либерализм идеологы.

Дербида укытучы гаиләсендә туа. Кембридж университетында белем алудан баш тарта, фәннәрне үзлектән өйрәнә.

Спенсер фәлсәфәсе Кант, Юм, Шеллинг һәм Конт карашлары йогынтысында формалаша. Спенсер гомуми (уртак) эволюция теориясен тәкъдим итә. Бу теория күбрәк механистик характерда иҗат ителгән. Ул, материаль һәм рухи дөньяның төрле өлкәләрендә яшәгән (органик булмаган материя, органик материя, әхлак, социаль тормыш өлкәләрендәге) предметларны һәм күренешләрне бер рәткә куеп барысы өчен дә «уртак» булган тигезлеккә бару тенденциясен исбатларга тырыша.

Спенсерның эволюция теориясе диалектика гыйлеме тарафыннан каралган һәм исбатланган теориядән күпкә аерыла. Спенсерның эволюция теориясе метафизик, механистик принципларга корылган, ул объектив дөньяның һәр өлкәсенә характерлы үзенчәлекләрне инкяр итә, шунлыктан аларның үзләренә генә хас булган тенденцияләрне ачудан ерак булып кала.

Танып белү теориясендә Спенсер Кант карашларын, аның агностик фикерләрен, «әйбернең асылы үзендә кала» формуласын нигезгә куярга тырыша.

Социология фәнендә галим органик мәктәпкә нигез салучы булып санала. Бу мәктәпнең төп карашлары механистик принципларга нигезләнгән. Җәмгыятьнең структурасын ул тере организм структурасына җәмгыять кануннарын органик материя кануннарына кайтарып калдыра.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.