Һиггс бозоны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
 Просмотр этого шаблона  Квант механикасы
\Delta x\cdot\Delta p_x \geqslant \frac{\hbar}{2}
Билгесезлек принцибы

Математик нигезләр
Шулай ук карагыз: Портал:Физика
Һиггс бозоны барлыкка килүе ике протон бәрелешеннән соң
Ике кварк q тәэсире нәтиҗәсендә - W- һәм Z-бозоны барлыкка килгәннән соң һәм аларның тәэсир итешүе нәтиҗәсендә нейтраль Һиггс бозоны барлыкка килә. Фейнман диаграммасы
Глюоннар тәэсир итешүе нәтиҗәсендә Һиггс бозоны барлыкка килә. Фейнман диаграммасы

Һиггс бозоны яки Һиггсон (tat.lat. Higgs bozonı, инг. Higgs boson) — Элементар кисәкчек, элементар бозон, Һиггс кырының кванты. Стандарт модель буенча Һиггс бозоны элементар кисәкчекнең массасы булуы өчен җаваплы.

Элементар кисәкчек Стандарт моделендә электр-зәгыйфь симметриянең үзлегеннән бозылуы сәбәпле калибр бозонының массасы килеп чыга.

Фараз буенча Һиггс бозоны - скаляр кисәкчек, нуль спинлы. Питер Һиггс шушы бозон булуын 1964 елда фаразлаган.

Тасвирлама[үзгәртү]

Өч фундаменталь тәэсир итешү (зәгыйфь, көчле, электромагнит) калибр бозоннары алышуы белән аңлатыла. Стандарт модель гравитацияне һәм кара матдәне тасвирлый алмый, шуңа күрә ул Бердәм Барлык теориясе булып тормый.

  • Зәгыйфь тәэсир итешү өчен W± һәм Z калибр бозоннары җаваплы, алар массалы, шуңа күрә зәгыйфь тәэсир итешү - кыска аралыклы.
  • Электромагнит тәэсир итешү өчен фотоннар җаваплы, алар массасыз, шуңа күрә электромагнит тәэсир итешү - ерак аралыклы.
  • Һиггс кыры, һәм аның кванты - Һиггс бозоны - (зәгыйфь көч) W± һәм Z-бозоны массасы булуын, һәм (электромагнит көче) фотоннар массасы булмавын аңлата.

Ачылыш фаразлануы[үзгәртү]

Һиггс механизмы дөрес булуы очракта бер нейтраль Һиггс бозоны (SM Higgs) хасил була, киңәйтелгән модельдә берничә Һиггс бозоны, төрле массалы, шул исәптә коргылы.

Ләкин элементар кисәкчекләрнең массасы булуын Һиггссыз модельләре дә аңлаталар. Һиггс бозонын эзләүләр инкарь очракта Һигссыз модельләр өчен дәлил булачак.

Һиггс бозонын эзләү тәҗрибәләре[үзгәртү]

Электрон колайдерында тәҗрибәләр нәтиҗәсендә 2012 елның 4 июлендә CERN семинарында яңа кисәкчекне - бозон, 125—126 ГэВ массалы - билгеләнгән. Шушы кисәкчек - иң авыр табылган бозон.

2013 елның мартында ЦЕРН галимнары Һиггс бозонын 2012 елда ачылганын исбатлаган. Ләкин Һиггс бозоны ачылышы төгәллеген тагы да исбатларга кирәк.

2013 елның 8 октябрендә Һиггс бозонын фаразлану өчен Питер Һиггс Нобель премиясенә лаек булды.

Әдәбият[үзгәртү]

  • Богуш А. А. Введение в калибровочную полевую теорию электрослабых взаимодействий. — 2-e изд. — УРСС, 2003. — ISBN 5-354-00436-5
  • А. И. Вайнштейн, В. И. Захаров, М. А. Шифман. Хиггсовские частицы // УФН. — 1980. — Т. 131. — № 8.
  • Ансельм А. А., Уральцев Н. Г., Хозе В. А. «Хиггсовские частицы». УФН том 145, 185—223 (1985).
  • G.S. Guralnik, C.R. Hagen and T.W.B. Kibble (1968). "Broken Symmetries and the Goldstone Theorem". In R.L. Cool and R.E. Marshak. Advances in Physics, Vol. 2. Interscience Publishers. pp. 567–708. ISBN 978-0470170571.
  • P. Higgs (1964). "Broken Symmetries, Massless Particles and Gauge Fields". Physics Letters 12 (2): 132. Bibcode:1964PhL....12..132H. doi:10.1016/0031-9163(64)91136-9.
  • Y. Nambu and G. Jona-Lasinio (1961). "Dynamical Model of Elementary Particles Based on an Analogy with Superconductivity". Physical Review 122: 345–358. Bibcode:1961PhRv..122..345N. doi:10.1103/PhysRev.122.345.
  • P.W. Anderson (1963). "Plasmons, Gauge Invariance, and Mass". Physical Review 130: 439. Bibcode:1963PhRv..130..439A. doi:10.1103/PhysRev.130.439.
  • A. Klein and B.W. Lee (1964). "Does Spontaneous Breakdown of Symmetry Imply Zero-Mass Particles?". Physical Review Letters 12 (10): 266. Bibcode:1964PhRvL..12..266K. doi:10.1103/PhysRevLett.12.266.
  • W. Gilbert (1964). "Broken Symmetries and Massless Particles". Physical Review Letters 12 (25): 713. Bibcode:1964PhRvL..12..713G. doi:10.1103/PhysRevLett.12.713.