Һиндстан тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һиндстан тарихы latin yazuında])

Таш гасыры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Субконтинентта беренче билгеле даими тораклар 9000 ел элек Мадхья-Прадеш штатының Бхимбетка дигән җирендә килеп чыккан. Соң неолитның археологик мәдәниятләре Һинд елгасы үзәнендә б.э.к. 6000 елдан 2000 елга кадәрге арада, Көньяк Һиндстанда 2800 елдан 1200 елга кадәрге арада чәчәк ата.

Бронза гасыры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бронза гасыры Һинд субконтинентында якынча б.э.к. 3300 елда металлургиянең киң җәелүе һәм бакыр, бронза, аккургаш сыман металларны эретергә өйрәнүдән башлана.

Һинд цивилизациясенең чәчәк атуы б.э.к. 2600 ел белән 1900 ел арасына туры килә. Бу вакытта Һинд субконтинентында шәһәр цивилизациясе барлыкка килә һәм монументаль төзелеш алып барыла. Төп шәһәрсыман яшәү җирләре булып хәзерге Пакистандагы Хараппа һәм Мохенджо-Даро һәм хәзерге Һиндстандагы Дхолавира һәм Лотхал тора.

Тимер гасыры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Веда цивилизациясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Веда мәдәнияте – һинд-арийларга карый, һәм индуизмның санскритта төзелгән изге язамалары Ведалар белән ассоцияцияләнә. Көнбатыш галимнәре фикере буенча бу мәдәният б.э.к. 1500 ел белән 500 ел арасында яшәгән. Ләкин бу фикер белән Һиндстан галимнәре ризалашмый, алар фикере буенча Веда чорының башы б.э.к. IV меңьеллыкка карый.

Галимнәр фикеренчә тимер гасырының башы төньяк-көнбатыш Һиндстанда б.э.к. X гасырга туры килә.

Махаджанападалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ведалар чорының ахырында Һинд субконтинентында кечкенә патшалыклар һәм шәһәр-дәүләтләр килеп чыга. Б.э.к. V гасырда 16 патшалык формалаша: Каши, Косала, Анга, Магадха, Вриджи, Малла, Чеди, Вамша, Куру, Панчала, Матсья, Шурасена, Ассака, Аванти, Гандхара һәм Камбоҗа – алар Махаджанападалар буларак та билгеле. Бу чорда шәһәр халкы саны арта. Шулай ук күпсанлы ваграк дәүләтләр дә була. Ул чорның белемле кешеләре санскритта, гади халык исә панкрит дип аталучы телнең төрле диалектларында сөйләшә торган булган.

Бу вакытта төп дин булып брахманнар тарафыннан үткәрелүче төрле катлаулы ритуаллар була. Шулай ук б.э.к. VI гасырда Сиддхарта Гаутама (Будда) үзенең тәгълиматын тарата, якынча аның белән бер үк вакытларда соңрак джайнизм буларак формалашачак диннең тәгълиматын Махавира тарата.

Фарсы һәм грек басып керүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Македонскийның явы хәзерге Һиндстанның төньяк өлешенә кадәр барып җитә

Б.э.к. якынча 520 елда, Фарсы илендә Дарий I хакимлек иткәндә, Һинд субконтинентының төньяк өлеше (хәзерге көнчыгыш Әфганстан һәм Пакистан) Ахеменидлар империясе тарафыннан яулап алына һәм ике гасыр дәвамында адарга буйсынып яши.

Б.э.к. 334 елда Александр Македонский, Кече Азия ярымутравын һәм Ахеменидлар империясен яулап алып, Һинд субконтинентының төньяк-көнбатыш чикләренә кадәр барып җитә. Гидасп янындагы сугышта Пор патшаны җиңгәннән соң ул Пенджабның зур өлешен буйсындыра. Күп кенә македонияле гаскәрне яулап алынган җирләрдә калдырып ул үзе көньяк-көнбатышка китә.

Магадха империясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

16 махаджанапада арасында иң мөһим урынны б.э.к. 684 елда нигез салынган Магадха исемлесе алып тора. Аның башкаласы булып Раджагриха шәһәре торган. Соңрак аңа Паталипутра атамасы бирелә. Б.э.к. 424 елда бу дәүләт башына Нанда династиясе килә.

Маурья империясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Б.э.к. 321 елда Чандрагупта Маурья Чанакья белән берлектә Нанда династиясен бәреп төшереп Магадхада Маурья династиясенә нигез сала.

Маурья империясенең чәчәк аткан чорындагы территорияләре зәңгәр белән, империя белән иттифакта торучы дәүләтләр ачык зәңгәр белән күрсәтелгән.

Төньяк-көнбатыш катнаш мәдәниятләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстанның төньяк-көнбатыш катнаш мәдәниятләренә һинд-грек, һинд-скиф, һинд-парфян һәм һинд-сасанид мәдәниятләре карый. Һинд-грек патшалыгының нигезе грек-бактралы Деметрий патша тарафыннан б.э.к. 180 елда салына һәм хәзерге Әфганстан һәм Пакистан территорияләрен алып тора. Бу дәүләт якынча ике гасыр яши. Һинд-скифлар Себердән Бактрага, соңрак Согдианага, Кашмирга, Гандхарага һәм, ниһаять, Һиндстанга күчеп килүче скифлар булган. Аларның патшалыгы б.э.к. II-I гасырларда яши. Соңрак Парфян патшалыгы бүгенге Әфганстанның күпчелек җирләрен басып ала һәм яңа мәдәният чыганагы була.

Деметрий I БактралыҺинд-грек патшалыгына нигез салучы, фил башын төшерелгән таҗ Һиндстанны яулап алуын аңлата

Гуптлар империясе белән бер үк вакытта яшәгән Фарсы Сасанид империясе бүгенге Пакистан территориясенә кадәр җәелә һәм бу җирдә һинд-фарсы мәдәнияте туа.

Классик чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстанда классик чор VII гасырда Төньяк Һиндстанның Харша патша идарә иткән заманда торгызылуы белән башлана һәм XIV гасырда мөселманнарның бәреп керүе белән тәмамлана. Бу чорда һинд сәнгате чәчәк атуга ирешә һәм төп дини һәм фәлсәфи тәгълиматлар, бүгенге көндә яшәп килүче индуизм, буддизм һәм джайнизмның төрле тармакларының килеп чыгуына сәбәпче булып үсеш ала.

VII гасырда Харша патша уңышлы рәвештә Төньяк Һиндстанны берләштерә. Тик бу берләшмә озын гомерле булмыйча Харша патшаның үлеменнән соң тиз арада таркала.

Көньяк Һиндстанда урнашкан патшалыклар бу чорда, Көньяк-көнчыгыш Азиядәге күп кенә җирләрне кул астына төшереп, үзләренең йогынтысын Индонезиягә кадәр җиткерәләр. Классик чорда җирле телләрдә әдәбият һәм архитектура югары дәрәҗәгә ирешәләр.