Һондурас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һондурас latin yazuında])
Һондурас
Байрак
Илтамга
Шигарь Libre, Soberana e Independiente Edit this on Wikidata
Башкала Тегусигальпа
Халык саны 10 062 994 (2021, самое последнее значение) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1821 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−06:00
Рәсми тел испан теле
География
Мәйдан 112,492 км²
Координатлар 14.63333°N 86.81667°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Карта
Икътисад
ТЭП 28 489 миллион US$ (2021), 31 718 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Һондурас лемпирасы
Эшсезлек дәрәҗәсе 4% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.382 (2014)[2]
КПҮИ 0.621 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 73.575 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 48.2 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 110 вольт[7]
Телефон коды +504
ISO 3166-1 коды HN
ХОК коды HON
Интернет домены .hn



Һондура́с Җөмһүрияте (исп. República de Honduras [reˈpuβlika ðe onˈduɾas]) – Үзәк Америкада урнашкан дәүләт . Башкала – Тегусигальпа шәһәре. Һондурас Үзәк Америкада җөмһүрият. Аны үз вакытында хәзер Белиз булган Британия Һондурасыннан аеру өчен Испан Һондурасы дип атаганнар. Һондурас көнбатышта Гватемала, көньяк-көнбатышта Сальвадор белән, көньяк-көнчыгышта Никарагуа белән, көньякта Фонеска Култыгы Тын Океаны белән һәм төньякта Һондурас Култыгы белән чиктәш.
Һондурас берничә әһәмиятле Мезоамерикан мәдәниятнең ватаны булган, шулар арасында уналтынчы гасырда Испан яулап алганга кадәр майя мәдәнияте. Испаннар Рим Католицизмын һәм хәзер хөкем сөргән испан телен керткәннәр һәм шулай ук җирле мәдәният белән кушылган күп йолалар алып килгәннәр. Һондурас 1821 елда бәйсезлеккә ирешкән һәм шуннан бирле җөмһүрият булган, гәрчә ул Көнбатыш ярымшарның иң ярлы илләрнең берсе булып калып, даими рәвештә иҗтимагый һәм сәяси тотрыксызлык кичерсә дә. Һондурас дөньяда иң югары үтерүләр дәрәҗәсенә ия.
Һондурас 112492 кв. км мәйдан били һәм аның халкы 8 миллионнан артык. Аның төньяк өлешләре Көнбатыш Кариб Зонасының өлеше, бу өлкәнең демография һәм мәдәниятендә чагыла. Һондурас үзенең бай табигый ресурслары, шулар арасында төрле минераллар, кофе, тропик җимешләр һәм шикәр камышы һәм шулай ук халыкара базарга хезмәт күрсәтүче үсүче текстиль сәнәгате өчен билгеле.

Диннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елда халык санын алу мәгълүматларына караганда, гондураслыларның 89,7 % ы — христианнар (48,7 % — католиклар, 41 % ― протестантлар). 3 % ― башка диннәр (мөселманнар, шаманистлар һәм анимистлар). 8 % үзләрен атеистлар яки агностиклар дип белдергән, 1 % үз диннәре турындагы сорауга җавап бирмәгән [8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  8. Las religiones en tiempos del Papa Francisco (pdf) pp. 6. Latinobarómetro (April 2014). әлеге чыганактан 2015-05-10 архивланды. 4 April 2015 тикшерелгән.