Һуннар империясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Һуннар империясе
IV гасыр — VI гасыр



Huns450.png
Варислык
Сарматия
Хәзәр каһанлыгы
Авар каһанлыгы
Төрки каһанлыгы
Бөек Болгар

Урыс каһанлыгы

Һуннар империясе (Һуннар дәүләте) — IV — VI гасырларда Аурупа һәм Азиядә урнашкан дәүләт. Иң зур киңлекләренә Скифия һәм Алмания патшасы Аттила хакимлегендә ирешә.


Тарих[үзгәртү]

Атилла

Безнең эрага кадәр[үзгәртү]

Безнең эрага кадәр Урта Азиядә төрки телле бик күп кабиләләр яшәгән. Б.э.к. беренче мең еллыкта кабиләләр халык булып формалаша. Кытайлар аларны хунну яки сюнну дип атыйлар. Б.э.к. өченче гасырда һуннарның үз дәүдәте барлыкка чыга. Аның башында Маодунь (рус.) исемле кеше тора.

Һуннарның дәүләте кечле һәм зур була. Алар тимер эшкәртәләр, төрле биналар төзиләр, игенчелек белән шөгыльләнәләр. Бу эшләре белән алар үзләренең бер урында яшәүлеген күрсәтәләр.

Һуннарның иң куркыныч дошманы кытайлар була. Алар һуннарга каршы Бөек Кытай диварын төзиләр.

Һун империясе[үзгәртү]

375 елда һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән готлардан һәм сарматлардан оешкан Германарих патшалыгын тар-мар итеп, Үзәк Аурупага килеп кергәннәр, элекке Рим империясе җирләрен яулап алганнар. Көнбатыш Ауразиянең бик зур территориясендә, Идел белән Рейн арасында, яңа империя - һун империясе барлыкка килгән.

451 ел 20 июнь — Каталаун аланында Атилла җитәкләгән һуннарның көнбатышка явы туктатыла.

Атилла вакытында (5нче гасыр) бу дәүләт иң зур куәткә ирешә. Әмма 453 елда Атилла үлә, һәм Һун империясе таркала.

Халык[үзгәртү]

Һуннар империясе төрле төрки халыкларны берләштерә. Алар арасында болгарлар да була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]


Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: