Әбү Рәйхан әл-Бируни

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әл-Бируни

Тулы исеме Әбү Рәйхан Мөхәммәт Әл-Бируни
Туу датасы 4 сентябрь 973(0973-09-04)
Туу җире Кят, Хорезм
Үлем датасы 4 декабрь 1048(1048-12-04) (75 яшь)
Үлем җире Газни, Газнәвиләр дәүләте

Әбү Рәйхан Мөхәммәт Әл-Бируни (ابوریحان محمد بن احمد بیرونی‎, 973 елның 4 сентябре, Кят, Хорезм, — 1048 елның 4 декабре) — бөек төрки-фарсы галиме, тарих, география, тел белеме, астрономия, математика, геодезия, минералогия, геология буенча күп хезмәтләр авторы. Үз вакытының бөтен фәннәрен диярлек белгән. Шулай ук шагыйрь буларак танылган. Грек, гарәп, санскрит телләрен бик яхшы белгән.

Әл-Бируни Җир радиусын үлчи.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Әбү Рәйхан әл-Бируни 973 елда Харәзм шәһәрендә дөньяга килә. Ул күп җирләрдә булып, күп белемнәр алуга ирешә. Әл-Бирунинең эшчәнлек вакыты Газнәви дәүләтенең солтаны Мәхмүд Газнәви хакимлек иткән чорга туры килә. Мәхмүд Газнәви мәдәният белән фәннәрнең үсүенә дә зур игътибар бирүче хаким булса да, ул үзе каршылыклы шәхес була. Бер яктан ул— прогрессив карашлы кеше, икенче яктан — мәрхәмәтсез сугышчы. Ул Бирунинең иреген дә чикләргә тырыша, аны ерак җирләргә озакка җибәрми, үзен шушындый танылган галимнәр белән «бизәп», дан казануга омтыла.

Эшчәнлек[үзгәртү]

Әл-Бируни Җирнең радиусын һәм әйләнәсен фаразлау өчен тәкъдим иткән һәм кулланган методны сурәтләүче диаграмма.
Әл-Бируниның астрономия хезмәтләреннән иллюстрация - Айның төрле фазаларын аңлату.
Әл-Бируниның "Иранның дүрт юнәлеше һәм сәяси бүлешенләре" әсәре

Бируни зур белемгә ия булган шәхес булып таныла. Ул математика, астрономия, география, геология, минераллар гыйльме, тарих фәннәре буенча тирән эчтәлекле хезмәтләр иҗат итә. Аның «Һиндстан тарихы», «Үткән буыннарның һәйкәлләре», «Мәсгуд кануннары» исемле хезмәтләре күп телләрдә басылып чыккан.

Фәлсәфә[үзгәртү]

Бируни Аллаһны «әүвәл сәбәп» дип таный, ләкин табигать, аныңча, мөстәкыйль күренеш, һәм табигатьтәге төрле үзгәрешләр Алланың кодрәтеннән тормый, алар табигатьнең үз, хосусый кануннарына буйсыналар.

Бируниның карашы буенча, материя конкрет предметларда гәүдәләнә. Әйтик, дөнья (материя) 5 элементтан тора: бушлык, җил, ут, су һәм җир. Бу элементлар, Бируни фикеренчә, бер-берсенә күчештә яшиләр.

Бируниның Җир шарындагы эволюцион процесслар турындагы фикерләре, гомумән, гаҗәеп ачышлар булып саналырга тиеш. Беренчедән, Бируни үз заманындагы Җир шары «хәрәкәтсез бер нәрсә» дип саналган карашларны тәнкыйть итә, дөньяның кояшка бәйле (гелиоцентрик) рәвештә корылганлыгы турында фаразларын белдерә. Икенчедән, ул Җир шарындагы терек табигатьнең, шул исәптән кешенең килеп чыгуын, дини һәм идеалистик карашларны тәнкыйтьләп, чын материалистик нигездә, табигатьнең үз закончалыклары буенча, табигый сайланыш нәтиҗәсендә барлыкка килүе турында фаразлык итә.

Бируниның хайваннарның үсемлекләрдән килеп чыгуы турында белдергән фаразы фән өлкәсендә зур кыюлык, хәтта батырлык булып санала. Әлбәттә, Бируниның материализм юнәлешендәге карашларына билгеле бер чикләнгәнлек тә хас. Аның хаталы карашлары да була. Мәсәлән, ул, табигатьнең өзлексез әйләнештә булып, яңадан үзенә кайтуы канунына (круговорот теориясе) таянып эш итә.

Җәмгыять белеме[үзгәртү]

Әл-Бирунинең социаль фәлсәфә өлкәсендәге фикерләре әхлак принциплары үзәнлеге белән чикләнә. Шулай да аның һәр эштә дә гаделлекне яклау карашлары зур игътибарга лаеклы. Ул гаделлекне дәүләт белән идарә итү эшендә таләп итә, җәмгыятьтә кешеләрнең фидакарь эшләрен югары бәяли, милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә дә гаделлекне яклый.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.