Әдия Ситдыйкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әдия Ситдыйкова latin yazuında])
Әдия Ситдыйкова
Туган телдә исем Әдия Хәбибулла кызы Ситдыйкова
Туган 12 декабрь 1913(1913-12-12)
Әгерҗе районы Мордыби авылы
Үлгән 29 май 2000(2000-05-29) (86 яшь)
Уфа
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре рәссам
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1990)

Әдия Ситдыйкова (Әдия Хәбибулла кызы Ситдыйкова) – рәссам. БАССР атказанган (1973), халык рәссамы (1983). Салават Юлаев премиясе лауреаты (1990).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1913 елның 12 декабренда Казан губернасы (хәзерге Әгерҗе районы) Мордыби авылында туган. 16 яшендә Урта Азиягә чыгып китә. Мәскәү өлкәсендә яши. 1934 елдан Уфада. 1937 елда РСФСР сәнгать фондының Уфадагы остаханәләренә тәрәзә юучы булып эшкә урнаша, шунда эшләүче рәссамнарның хезмәтләрен өйрәнеп, кулына пумала ала. Башта трафарет буенча күбәләкләр, чәчәкләр төшерә. 1950 елда Рәшит Нурмөхәммәтов сәнгать остаханәләре каршында сәнгать студиясе оештыра. Ә. Ситдыйкова әлеге студияне тәмамлый.[2]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Зәңгәр мендәрләр», 1971.
«Чәкчәк. Уңышлы ел», 1988.

Беренче күргәзмәсенә әзерләнү өчен, ике еллык ялын алып, туган авылына кайтып китә һәм аның табигатен, кешеләрен, өйләрен киндергә төшереп, Уфага алып килә. 1957 елның көзендә Уфада беренче шәхси күргәзмәсе ачыла.

  • 1958 елгы республика күргәзмәсендә «Анютины глазки», «Васильки», «Алмалар» картиналары белән катнаша.
  • 1960 елда «Социалистчыл Урал» зона күргәзмәсендә «Башкорт балы» (1963) картинасы белән катнаша. Академик Б. Павловский хезмәткә югары бәя куя.
  • 1964 елда Свердлауда зона күргәзмәсендә «Башкорт өендә. Иртәнге аш», «Ял көне» һ.б. рәсемнәре күрсәтелә. 1964 елда ССРБ рәссамнар берлегенә кабул ителә.[3]
  • Натюрморт жанрында эшләүгә өстенлек бирә. Уфадагы Нестеров исемендәге сәнгать музее рәссамның «Зәңгәр мендәрләр» (1971) картинасын үзенә ала.
  • Ә. Ситдыйкова бәйрәмнәр, гаилә тантаналарын ясарга ярата. «Сабантуй көнне» (1969), «Бәйрәм өстәле» (1974), «Өйдә-кунаклар» (1980) һ.б. картиналары шундыйлардан. Көндәлек темага ясаган рәсемнәренә дә бәйрәм төсе бирергә тырыша.
  • 1971 елдан «Ерактагы башкорт авылы» темасына картиналар шәлкеме яза. «Эш көне», «Йокы», «Курай» өлешләреннән торган беренче триптихын иҗат итә.
  • 1970 еллардан башлап пастель техникасында иҗат итә. «Бал исе» (1976), «Башкириядә июнь» (1987), «Һинд чәе» (1976), «Зәңгәр җирлектә җимешләр» (1977), «Кәрәзле бал» (1971), «Чәкчәк. Уңышлы ел» (1988), «Умартачы янында» (1989), «Башкортстан игенчеләренә» (1974) картиналары өлгергән иҗатчының уңышлы әсәрләре санала.
  • 1959 елдан картиналары белән Россия сынлы сәнгате күргәзмәләре эчендә 30 чит илдә, республика һәм зона күргәзмәләрендә, декадаларда катнаша.
  • Соңгы елларында, күзләре сукыраю сәбәпле, иҗат итә алмый.
  • Иҗат эшләре Мәскәүдә Третьяков галереясендә, Уфада Нестеров музеенда, Казанда ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда, БДБ илләре музейларында саклана.[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ә.Ф. Лотфуллин. «Әдия Ситдыйкова».

ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1964)

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ә. Ситдыйкова махсус белеме булмаган килеш, сынлы сәнгатькә килә, үзенең иҗат алымын таба. Аны «Башкортстан Сезанны» дип йөртәләр.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфада Әдия Ситдыйкова истәлегенә күргәзмә ачылды

Бельские просторы

БР рәссамнар берлеге

Сафаров М. А. Теплота и спокойствие. Об Адие Ситдиковой и её полотнах // Идель. 2016. № 3. С. 68-71.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]