Әлганак
Әлганак (гарәп. العناق الأرض әл-‘әнақ әл-’ард — «каракал»; Андромеда γ, Андромеда гаммасы, γ And) — Андромеда йолдызлыгының яктырыш буенча өченче йолдызы. Бу катлаулы йолдыз Җирдән 350 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Йолдыз системасы [үзгәртү]
Әлганак — дүртле йолдыз. Андромеда γ¹ (Андромеда γ A) — кызгылт-сары якты зур йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,26m тәшкил итә.
Андромеда γ¹ дан 9,6 почмакча секунд ераклыкта Андромеда γ² (Андромеда γ BC) урнашкан. Ул өчле йолдыз булып тора һәм аның тулай күренмә йолдызча зурлыгы +4,84m тәшкил итә.
1842 елның октябрь аенда Вильгельм Штруве (Wilhelm Struve) бу йолдызны Андромеда γ B (+5,5m) һәм Андромеда γ C (+6,3m) йолдызларына «бүлде». Аларның әйләнә вакыты 64 ел тәшкил итә. 1957–1959 елларда ясалган спектр тикшеренүләре Андромеда γ B — спектр куш йолдызы булуын күрсәтте. Ике B спектр сыйныфылы йолдыз бер-бере тирәсендә 2,67 көн эчендә әйләнеп чыгалар.
Тарих һәм исемнәр [үзгәртү]
Йолдызның гарәп теленнән алынган исем Әлганак (гарәп. العناق الأرض әл-‘әнақ әл-’ард, инг. Almach, рус. Аламак) «каракал (чүл селәүсене)» белдерә. Йолдызның тагын бер гарәп исеме Риҗелел-Мөсәлсәлә (гарәп. آلرخل المسلسلة әр-риҗл әл-мөсәлсәләһ — «Богаулының аягы»[1]).
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ Риҗел — аяк; мөсәлсәл — чылбыр кебек бер-беренә бәйләнгән. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
|
|
|
|---|---|
| Байер | α (Әлфәрәс) • β (Мирах) • γ (Әлганак) • δ • ε • ζ • η • θ • ι • κ • λ • μ • ν • ξ (Әзәйл) • ο • π • ρ • σ • τ • υ • φ • χ • ψ • ω • b • c • A |
| Флемстид | 1 (ο) • 2 • 3 • 4 • 5 • 6 • 7 • 8 • 9 • 10 • 11 • 12 • 13 • 14 • 15 • 16 (λ) • 17 (ι) • 18 • 19 (κ) • 20 (ψ) • 21 (α, Әлфәрәс) • 22 • 23 • 24 (θ) • 25 (σ) • 26 • 27 (ρ) • 28 • 29 (π) • 30 (ε) • 31 (δ) • 32 • 34 (ζ) • 35 (ν) • 36 • 37 (μ) • 38 (η) • 39 • 41 • 42 (φ) • 43 (β, Мирах) • 44 • 45 • 46 (ξ, Әзәйл) • 47 • 48 (ω) • 49 (A) • 50 (υ) • 51 • 52 (χ) • 53 (τ) • 55 • 56 • 57 (γ, Әлганак) • 58 • 59 • 60 (b) • 62 (c) • 63 • 64 • 65 • 66 • Персей 6 |
| Якындагы | HH (Росс 248) • GX/GQ (Грумбридж 34) • GJ 1289 |
| Исемлек | |
