Әлзирамин
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Әлзирамин (гарәп. الذراع اليمين әз-зира‘ әл-йәмин — «уң кул»[1]; Кефей α, Кефей альфасы, α Cep) — Кефей йолдызлыгының яктырыш буенча икенче йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,51m тәшкил итә. Бу йолдыз Җирдән 49 яктылык елы ераклыкта урнаша.
[үзгәртү] Тарих һәм исемнәр
Аның гарәп теленнән алынган исем Әлзирамин (гарәп. الذراع اليمين әз-зира‘ әл-йәмин, инг. Alderamin, рус. Альдерамин) Кефейның «уң кул»ы белдерә.
Олугбәктә Әлзирамин Әлфирк (Кефей β) һәм Кефей η йолдызлары белән бергә Кәвакибелфирк (гарәп. الكوكب الفرق әл-кәвакиб әл-фирқ — «өер йолдызлары»[2]) исеме йөртә иде.
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ Зираг — кул, терсәк; ямин — уң як, уң кул. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
- ↑ Кәвакиб — йолдызлар; фирка — төркем, груһ, партия. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 221.
|
|
|
|---|---|
| Байер | α (Әлзирамин) • β (Әлфирк) • γ (Әлрагый) • δ (Әлрәдиф) • ε • ζ • η • θ • ι • κ • λ • μ (Гранат йолдызы) • ν • ξ • ο • π • ρ¹ • ρ² |
| Флемстид | 1 (κ) • 2 (θ) • 3 (η) • 4 • 5 (α, Әлзирамин) • 6 • 7 • 8 (β, Әлфирк) • 9 • 10 (ν) • 11 • 12 • 13 • 14 • 15 • 16 • 17 (ξ) • 18 • 19 • 20 • 21 (ζ) • 22 (λ) • 23 (ε) • 24 • 25 • 26 • 27 (δ) • 28 (ρ¹) • 29 (ρ²) • 30 • 31 • 32 (ι) • 33 (π) • 34 (ο) • 35 (γ, Әлрагый) • Кече Җидегән 2 • Аждаһа 77 • Аждаһа 78 |
| Якындагы | Крүгер 60 • Глизе 809 • Глизе 48 • GJ 1277 |
| Башка | T • V • VV • RW • V354 |
| Исемлек | |