Әлмәт татар драма театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлмәт татар драма театры latin yazuında])

Әлмә́т тата́р дра́ма теа́тры, 1944 елда колхоз-совхоз театры буларак ачыла, 1951 дән драма театры, 1985 кә кадәр күчмә театр.

Әлмәт татар драма театры
Театр фотосурәте
Нигезләнү елы 1944
Бина төзелгән

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елның 3 февралендә Әлмәт район башкарма комитеты Әлмәттә театр булдыру турында карар чыгара. Бу карар нигезендә Татарстан Министрлар Советы шул елның 20 нче мартында Әлмәт профессиональ театрын оештыра.

Баштагы чорда мәдәният йортында урнаша, 1973 тә театрга яңа спектакльләр әзерләү өчен аерым эш бинасы бирелә, 1985 тә мәдәният йорты бинасы театр өчен үзгәртеп җиһазландырыла.

Труппа Казан театр училищесын тәмамлаучылардан һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылардан оеша. 1950 елларда труппага шул вакытта ябылган Мамадыш һәм Буа татар театрларыннан һәм Башкортстан АССРдан кайбер актёрлар да килеп кушыла. Алар арасында К. Еникиев, Н. Кимова, Х. Маннурова, Н. Дәүләтшина, Х. Рамазанов, Г. Хәбибов, Т. Җаббарова була. Режиссёр Ә. Галиев тарафыннан куелган беренче спектакльләр - «Кайту» (Р. Ишморат, 1944), «Миңлекамал» (М. Әмир, 1945) репертуарның нигезен тәшкил итә, яңа коллективның иҗат мөмкинлекләрен күрсәтә. Республиканың нефть районнары эшчәннәренә хезмәт күрсәтү максатында оештырылган театр репертуар кытлыгы кичерә, «производство» темасына язылган пьесалар эзләргә мәҗбүр була.

1954-58 дә театрның баш режиссёры булып Сәет Булатов эшли. Аның тарафыннан Ш. Камал («Томан арты», 1955), С. Кальметов («Соңгы очрашу», 1955; «Ышанычлы юлдаш», 1956), М. Хәсәнов («Нурихан», 1955; «Рамай», 1957), Ф. Бурнаш («Яшь йөрәкләр», 1957) пьесалары буенча куелган спектакльләр актёрлар өчен җитди иҗат мәктәбенә әверелә.

Театрны 1963-66 да җитәкләгән Г. Йосыпов коллективны профессиональ кадрлар белән тәэмин итүгә, актёрлык осталыгын үстерүгә зур өлеш кертә. Ул эшләгәндә театрда студия оештырыла. Аны тәмамлаган К. Вәлиев, Д. Кузаева, Л. Солтанова, А. Мусина, Җ. Исмәгыйлев, Р. Ихсанов соңыннан театрның әйдәп баручы актёрлары булып танылалар. Театр репертуарында драматурглар Г. Ахунов, А. Гыйләҗев, Т. Миңнуллин, Ш. Хөсәенов пьесалары куела башлый, режиссёрлар тәрбияләнә, коллективның әхлакый-эстетик позициясе билгеләнә.

1969-72, 1975-83 тә театрны Г. Хөсәенов җитәкли. Аның тарафыннан куелган Т. Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» өчен (1978), драматург, режиссёр Г. Хөсәенов, төп рольне башкаручы Дамирә Кузаева 1979 елда ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булалар. Театр репертуары драматурглар Ф. Садриев, Ю. Сафиуллин, Р. Хәмид, Р. Мингалим пьесалары белән баетыла.

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баш режиссерлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Труппа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр труппасында ТРның халык, РФнең атказанган артисты К. Вәлиев, ТРның халык, Башкортстанның атказанган артистлары Ф. Зарипов, Р. Салихова, ТРның халык артисты Л. Солтанова, ТРның атказанган артистлары Р. Минханов, С. Минханова, Р. Таһиров, Р. Фәйзуллина, Х. Фәйзуллин, И. Мөхәммәтов, Д. Әбүнәгыймова, Н. Исмәгыйлева, Н. Нәҗипова, артистлар А. Харисова, Н. Галләмов, Ф. Сибгатуллин, З. Халикова, Ф. Бикморатова, Зөлфия Газизова, Римма Гайсина, Сиринә Мифтахова, Диләрә Фазлыева, Энҗе Сәйфетдинова, Гөлнара Кәшипова, Гөлназ Йосыпова, Алсу Сибгатуллина һ.б. эшли; төрле елларда баш режиссёрлар: З. Туишева, К. Вәлиев; 2005 тән - Г. Каюмов.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар совет театры. Казан, 1975;
  • Рәхимов Җ. Әлмәт татар дәүләт драма театры. 50 ел. Әлмәт, 1994;
  • Гыймранова Д. Әлмәт драма театрына 60 яшь // Сәхнә. 2004. № 5;
  • Гыймранова Д. Сценическая жизнь Альметьевска // Әлмәт-Альметьевск. Казань, 2003.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]