Әлҗәнеб

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Әлҗәнеб (гарәп. الجنبәл-җәнб — «як»[1]; Пегас γ, Пегас гаммасы, γ Peg) — Пегас йолдызлыгындагы үзгәрмә йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы уртача +2,83m тәшкил итә. Бу йолдыз 335 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Физик хасиятләр[үзгәртү]

Әлҗәнеб Кояштан 4000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 4,5 тапкыр зуррак.

Әлҗәнеб — Кефей β сыман үзгәрмә йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,78m дән +2,89m га кадәр 3,6 сәгать эчендә үзгәрә (уртача +2,83m). Спетроскоп тикшеренүләр буенча Әлҗаниб системасында икенче әгъза бар, ул Әлҗаниб тирәсендә 0,15 а.б. ераклыкта 6,8 көн эчендә әйләнеп чыга.

Тарих һәм исемнәр[үзгәртү]

Әлҗәнеб Мәркәб, Сагыйд һәм Әлфәрәс (Андромеда α) йолдызлары белән беррәттән Зур дүртпочмак астеризмына керә.

Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Әлҗәнеб (гарәп. الجنبәл-җәнб — «як», инг. Algenib, рус. Альгениб) «Пегасның ягы» белдерә.

Әлҗәнеб атамасы шулай ук Мирфәкъ (Персей α) йолдызының икенче исеме.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Җәнеб яки җаниб (гарәп. جانب‎) — як, тараф. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 764, 775.