Әл-Ихлас мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әл-Ихлас мәчете latin yazuında])
Мәчет
«Әл-Ихлас» мәчете
«Әл-Ихлас» мәчете
«Әл-Ихлас» мәчете
«Әл-Ихлас» мәчете
Ил РФ
Шәһәр Казан
Дин ислам
Бина төре мәчет
Нигезләүче Миргазыян Салаватов
Төзелеш еллары 19891990 еллар
Төп даталар:
2004 ел — мәчет проектын раслау
2005 ел — гыйбадәт кылу башлану
2009 ел — имам Рөстәм Сафинны хөкем итү
2013 ел — мәчет бинасын сүтү
Халәте гамәлдә түгел (урынында яңа мәчет бинасы төзелгән)

«Әл-Ихлас» мәчетеКазан шәһәре мәчете. Татарстан Диния нәзарәтенең Казан мөхтәсибәтенә керә.

Мәчет атамасы Коръәннең Әл-Ихлас дип аталган 112 сүрәдән алынган. Еш кына аны «Иманны чистарту» дип тәрҗемә итәләр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ХХ гасыр башында Казанның Декабристлар урамында, берничә йорт арасында котельная бинасы төзелә. Берничә елдан соң аның ихтияҗы калмады һәм ул ябылды.

ХХ гасыр ахырында исә Миргазыян Салаватов исемле кеше төшендә вафат булган хатынын күрә. Хатыны аңа «111» саннарын әйтә. Озак эзләнүләрдән соң Миргазыян Декабристлар урамының 111 йорты саналган иске котельная бинасын таба. Шунда ук аның бу бинада мәчет ачу теләге туа. Озак вакыт рөхсәтләр артыннан йөреп, 2004 елда ул мәчет проектын раслауга ирешә. Башта үз акчасына, аннары соң иганәчеләр ярдәме белән ул бинаны төзекләндерә, кызыл кирпечле торбадан манара ясый.

Мәчет үз эшен 2005 елда башлады. "Әл-Ихлас" мәчете Татарстан мөфтияте җитәкчелегендә саналмый иде.

2009 елда мәчет имамын Рөстәм Сафинны Россиядә экстремист дип табылган оешманың бүлеген ачкан өчен ике елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр[1].

2013 елда мәчет бинасы тулысынча сүтелә һәм бушаган урында яңа мәчет тезелешен башлыйлар. Яңа мәчетне 2016 (?) елда ачалар, хәзер ул "Миргазиян" исемен йөртә.

Мәчет имамнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Миргазыян хәзрәт Салаватов (20042006 елның 23 июне). Инсульттан вафат була.
  • Әсгар хәзрәт Вәлиуллин (20062008).
  • Рөстәм хәзрәт Сафин (2008 — хәзерге вакыт).

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]