Әл-РТВ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әл-РТВ latin yazuında])
«Әл-РТВ»
Ил

Россия

Тапшыру җирләре

Россия

Тапшыру вакыты

24 сәгать

Тапшыру теле

рус

Идарә үзәге

Мәскәү

Канал тематикасы

Ислам

Тапшыру башлау вакыты

2012 елның 19 aугыcы

Җитәкчеләр

«Әл-РТВ» ЯАҖ

«Әл-РТВ»Ислам тематикасын яктырткан, Россия мөселманнарына юнәлгән беренче Россия телеканалы. Россиянең зур мөселман оешмалары инициативасы буенча ачылган. Беренче тапшырулары 2012 елның 19 aугыcында, Рамазан бәйрәмендә дөнья күрә[1]. Канал Россиянең «Триколор» кабель телевидениесе пакетына керә. «Әл-РТВ» хосусый һәм дәүләт акчасына эшли. Каналның максатларына Ислам темасына тапшырулар әзерләү, дини мәгърифәтчелек, мөселман дөньясындагы вакыйгаларны яктырту керә.

2009 елның сентәбрендә үк Равил Гайнетдин Россия җитәкчелегенә Ислам каналын булдыру үтенече белән чыга. 2012 елның 17 июлендә Мәскәүдә телеканалның яңа оешкан Иҗтимагый Шурасы утырышы уза. Шушы утырышта каналның Рамазан бәйрәмендә эшли башлавы хәл ителә.

Канал рус телендә эшли. Аның татарча аерым тапшырулары чыгачагы билгесез.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]