Әл-Фатыйха
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Әл-Фатыйха |
|
| Статистика | |
|---|---|
| Сүрә саны |
1 |
| Аятьләренең саны |
7 |
| Сүзләре саны |
29 |
| Хәрефләре саны |
139 |
| Киләсе сүрә | |
Әл-Фатыйха́ сүрәсе́(гарәп. سورة الفاتحة сүрәтүл-фатиха) яки Әлхәм – Коръәндәге 1нче сүрә, 7 аятьтән тора. Бу сүрәне татар халкы «Әлхәм» сүрәсе дип йөртә. Аның утыздан артык исеме бар.
Бу сүрә намазның һәр рәкәгатендә укыла.
[үзгәртү] Сүрә
Бисмил-лә́һир-рахмә́нир-рахи́м. 1. Әл-хә́мдү лил-лә́һи ра́ббил-гъа́ләми́н 2. Әр-рахмә́нир-рахи́м 3. Мә́лики йә́үмид-ди́н 4. Иййә́кә нә́гъбүдү үә иййә́кә нәстәгъы́йн 5. Иһдинә́с-сыйра́таль-мүстәкы́йм 6. Сыйрата́ль-ләзи́нә әнгъа́мтә гъалә́йһим 6. га́йриль-мәгду́би гъалә́йһим үә лә́д-да́льлин 7.[1]
Тәрҗемә:
- «Дөньяда һәркемгә шәфкатьле, ахирәттә иман әһелләренә генә рәхимле Аллаһ исеме белән.
- Галәмнәрнең тәрбия кылучы Раббысы – Аллаһка – мактау,
- шәфкатьле, рәхимлегә,
- Кыямәт көненең падишаһына!
- Без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә үтенеп ярдәм сорыйбыз.
- Безне туры юлдан алып бар,
- Үзең ирештергәннәрнең юлыннан, ачуга тарыганнар һәм тайпылып адашканнарныкыннан түгел!».
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ Коръәннең 20 урынында бер хәрәкә, аваз урынына башка бер төрле хәрәкә, аваз куелса, мәгънә үзгәреп китеп, көферлек китереп чыгара. Шул егерме урынның икесе – бу аятьтә очрый торган «иййәкә» һәм «әнгъамтә» сүзләре. Бу сүзләрне «иякә» һәм «әнгъамтү» дип уку бик зур хатага китерә
[үзгәртү] Әдәбият
Һәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.