Әмирҗан Моталлапов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әмирҗан Моталлапов latin yazuında])
Әмирҗан Моталлапов
Тугач бирелгән исеме: Әмирҗан Закирҗан улы Моталлапов
Туу датасы: 23 июнь 1934(1934-06-23) (89 яшь)
Туу урыны: Мерәс, Актаныш районы, Татарстан
Эшчәнлек төре: язучы, публицист
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: әкият, повесть, очерк
Иҗат итү теле: татар теле
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе (2009).
Яшәү җире Актаныш

Әмирҗан Закирҗан улы Моталлаповтатар балалар язучысы, прозаик, журналист, ССРБ Журналистлар берлеге әгъзасы (1960 елдан), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991 ел). Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2006).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1934 елның 23 июнендә Татарстанның Актаныш районы Мерәс авылында игенче гаиләсендә туа. Әтисе хәбәрсез сугышта югала, әнисе тәрбиясендә үсә. Әмирҗан тугыз яшеннән колхоз эшенә катнаша башлый. Туган авылында — башлангыч, күрше Теләкәй авылы мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң ул бер ел колхозда эшләвен дәвам иттерә. 1950-1953 елларда Актаныш урта мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт шул ук районның Чат җидееллык мәктәбендә физик тәрбия, сызым һәм физика укытучысы булып эшли.

19541957 елларда Ленинград хәрби округының хәрби авиация частьларында гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайта, берничә ел район башкарма комитетының финанс бүлегендә участок инспекторы булып эшли. Журналистика белән шөгыльләнә. 1989 елга кадәр ул Актаныш район газетасы редакциясендә әүвәл бүлек мөдире, аннары җаваплы сәркатиб һәм баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Хезмәт юлының соңгы дүрт елын ул Актаныш район матбагасы мөдире вазифасында тәмамлый.

1965 елда читтән торып укып Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әмирҗан Моталлаповның әдәбият өлкәсендә беренче иҗади тәҗрибәләре Татарстан матбугатында XX гасырның сиксәненче елларыннан «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталары битләрендә күренә башлый, соңга таба «Шәһри Казан», «Татарстан хәбәрләре», «Мәдәни җомга», «Мәгърифәт» газеталары, «Сөембикә», «Аргамак», «Идел» журналларында күп кенә повестьлары басыла.

1994-1999 еллар аралыгында «Аргамак» журналында Әмирҗан Моталлаповның «Һәр чорның үз чире», «Рәнҗеш», «Исәнме, авыл!», «Казан утлары»нда «Нигез» исемле дүрт повесте дөнья күрә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]