Аксак Тимер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аксак Тимер latin yazuında])
(Әмир Тимер битеннән юнәлтелде)
Аксак Тимер
Туган телдә исем Тарагай углы Тәмур Барлас
Туган 9 апрель 1336(1336-04-09)
Кеш (Шәһрисәбз), Үзбәкстан
Үлгән 18 февраль 1405(1405-02-18) (68 яшь)
Утрар, Казакъстан
Күмү урыны Әмир Тимер мәкъбәрәсе[d]
Ватандашлыгы
Һөнәре әмир
Җефет Сарай-мөлк ханым[d], Улҗай-туркан ага[d], Чолпан-мульк Ага[d] һәм Дильшад ага[d]
Балалар Шахрух, Миран-шах[d], Гияс-ад-дин Джахангир[d], Умар-шейх[d] һәм Тагайшах[d]
Ата-ана
Хәрби дәрәҗә Бәк[d], Мирза[d] һәм каган

 Аксак Тимер Викиҗыентыкта

Акса́к Тиме́р (تیمورTemür‎, Tēmōr, Әмир Тимер, Тимер бәк, Тамерлан, Тимерләнг) (9.4.1336, Шәһрисәбез янындагы Хуҗа Илгар авылы - 18.2.1405, Утрар шәһәре; Сәмәркандта җирләнә), җиһангир, Урта Азия маңгул дәүләте әмире.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлас ыругы бәге Тарагай улы. 1362 елда могол ханы Туглак Тимер аны Кеш (Шәһрисәбез) өлкәсе идарәчесе итеп билгели. Аксак Тимер 1363 тә Туглак Тимер улы Ильяс Хуҗа белән үз өлкәсенең мөстәкыйльлеге өчен көрәшә башлый, Бәлх һәм Сәмәрканд шәһәрләре идарәчесе Хөсәен белән бердәмлек килешүе төзи. 1365 тә моголлар гаскәре аларның берләштерелгән көчләрен җиңә, Сәмәрканд каласын яулап ала. 1366 да Сәмәрканд халкы баш күтәрә, шәһәр идарәчелегенә Хөсәен белән Аксак Тимер кире кайтарыла.

1370 тә Аксак Тимер союздашы Хөсәен көчләрен үзара көрәштә җиңә. Аксөякләр корылтайда аны Сәмәрканд вилаяте әмире дип игълан итә. Шул ук елда ул чынгызыйлар нәселеннән булган Казан ханы кызына өйләнә. Мавәраәннәһер өлкәсенең фактик идарәчесенә әверелә. Үз биләмәләрен киңәйтү максатыннан чыгып, күрше ил-өлкәләрне басып ала башлый. 1381-84 тә Иран өлкәләрен буйсындыра. 1387 дә Алтын Урда биләмәсенә яу белән килә, 1388 дә Харәземне яулап ала. Идел буендагы 2 зур сугышта Туктамыш хан гаскәрен тар-мар итә, байтак шәһәрләрне талап, җимереп китә. 1398 дә Һиндстанга басып керә, Дәһли шәһәрен яулап ала, Төньяк Кавказ өлкәләрен тәмам буйсындыра.

1402 дә көньяктагы көчле күршесе, төрек солтаны Баязид гаскәрен Әнкара шәһәре янында җиңүгә ирешә. Кытайга каршы яу оештырып йөргәндә Утрар шәһәрендә кинәт авырып вафат була. Ул идарә иткән дәвердә Урта Азия дәүләте байтак өлкәләрне үзенә буйсындыра (Иран, Харәзем, Хорасан, Пәнҗаб, Кавказ аръягы ханлыклары) һәм иң югары икътисади, мәдәни үсешенә ирешә. Варислары тарафыннан Сәмәркандта төзелгән Гүр Әмир мавзолей-төрбәсе дөнья күләмендә танылган сәнгать үрнәге булып тора.

1990 елларда Үзбәкстан Республикасында Әмир Тимер исемендәге орден булдырыла, берничә шәһәрдә аңа һәйкәлләр куела.

Алтын Урда яулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хан булып Туктамыш тәхеткә утыргач Сарайдагы ызгышлар туктатыла. Күк Урданың үзаллылык даулавы Сарайда Орыс хан (Мөхәммәт) идарә иткәндә, XIV йөзнең 70нче елларыннан ук башлана. Әмма хан Күк Урдага аерылып чыгарга ирек бирми, Каспий буендагы Мангышлакның башлыгы Туйхуҗаны җәзалап үтертә. Аның улы Туктамыш әле яшьрәк була, башыма җитмәгәйләре дип, Аксак Тимер янына кача. Тимериләр дәүләте Чыгытай улусында барлыкка килгән һәм хәзергә Үзбәкстан җирләрен биләгән дәүләт була.

Аксак Тимер әле ул чагында атаклы җиһангир булмый. Әмма, кайчандыр көчле-кодрәтле булган, хәлсезләнсә дә әле байлыгын җуймаган Алтын Урданы буйсындыру ниятен эшкә ашыру өчен, аның тәхетенә үзенә буйсынган кешене утыртып кую начар булмас иде, дип фикер йөртә. Жучи нәселеннән чыккан шул егеттән дә кулайрагы юктыр, моның хәленнән килер, дип, Туктамышка ачык чырай күрсәтә.

Аксак Тимер ханзадәне зурлап кабул итә, әлегә яулап алынмаган калалар, шул исәптән Күк Урданың сәяси башкаласы Сыганак белән идарә итү вазифасын йөкли. Шуннан инде ул калаларны яулап алу өчен хан улына гаскәр бүлеп бирә. Әмма Орыс ханның уллары Туктамыш гаскәрен өч мәртәбә җиңәләр. Фәкать дүртенче бәрелештә генә Туктамыш Орыс ханның кече улы Тимермәликнең гаскәрен тар-мар итә, үзен җәзалап үтертә (бу вакытта инде Орыс хан үзе үлгән була).

Шуннан инде Туктамыш зур гаскәр туплап көнбатышка юнәлә - башта Хәрәземне, аннары Сарайны яулап ала һәм күптән түгел Дмитрий Донской тарафыннан җиңелгән Мамайны Сарайдан сөреп чыгара. Төмән артыннан куа китеп, Калка елгасы буенда аның өстенә килеп чыга һәм бөтен гаскәрен тар-мар китерә. Шулай итеп, Туктамыш үзенә каршы тора алырдай төмәннән арына һәм бөтен Алтын Урда дәүләтенә хан булып тәхеткә утыра. Бу хәл 1380 елның көзге айларында була.

Алтын Урда тәхетенә утыру Туктамыш үзенчә идарә итәргә күнегеп китә һәм Аксак Тимернең дошманына әверелә. Көч сынашырга туры киләчәген һәркайсы аңлый. Сугышның беренче билгеләре 1385 елда Азербайҗан тирәләрендә күренә башлый: Аксак Тимерне андагы байлык җәлеп итә, ләкин ул дошманында гаскәр ишлерәк икәнне абайлап ала, сугышырга базмый. Көч сынашу 1388 елны Күк Урданың көнчыгыш чигендә булып ала, тик бер генә якка да файда китерми. Хәрәзем халкының Туктамышка ярдәм иткәнен күреп, Аксак Тимер тәмам котыра һәм борынгы мәдәният үзәге булган Үргәнечне таларга, җимерергә әмер бирә.

Туктамыш белән Аксак Тимер арасындагы бик зур сугыш 1391 елның 18 июнендә Алтын Урданың үзәгендә - Иделнең сул ягындагы Кондырча елгасы буенда (хәзерге Самар өлкәсендә) була. Гаскәрләр тигез диярлек - һәр яктан да 200 мең кеше катнаша. Баштарак татарлар җиңәр, дошман гаскәрен чолгап алып тар-мар китерер сыман тоела. Әмма Аксак Тимернең сугышны яңача алып баруы, талантлы полководец булуы җиңүгә китерә. Өстәвенә, Туктамышның кайсыбер гаскәр башлыклары хыянәт итә - дошман ягына чыга. Тарихи чыганаклар әйткәнчә, Туктамышның ярты гаскәре диярлек сугыш кырында ятып кала. Аксак Тимер дә күп кешесен югалта, шуңа күрә, сугыш кырында җиңүгә ирешсә дә, Сарайга барып җитми, көнбатышка яу чапмый, хәтсез трофей кулга төшереп һәм шактый күп дошман сугышчысын әсир итеп, Сәмәркандына кайтып китә.

Ләкин шундый зур югалтулардан соң да Туктамыш яңадан көчле гаскәр туплый ала. Янә дүрт елдан соң, 1395 елның 15 апрелендә, Төньяк Кавказның Төрек (Терек) елгасы буенда бу дошманнар кабат очраша. Кондырча елгасы буендагы сыман, баштарак татарлар оста гына сугышалар, әмма дошман гаскәренә азаккача каршы тора алмыйлар - җиңеләләр. Шуннан Туктамыш төньякка, Болгар ягына кача. Аны эзәрлекләп килеп, Аксак Тимер күптәнге хыялын тормышка ашыра - Алтын Урданың башкаласы Сарай-Бәркәне, тагын күп кенә әһәмиятле шәһәрләрен җимерә-җимерә Кырымга чаклы барып җитә. Сарай-Бәркә, Гөлстан, Үкәк, Бәлҗәмин, Маҗар кебек шәһәрләрне тәмам кырып ташлый, җир белән тигезли.

Аксак Тимернең яулап алуыннан, җимерүеннән соң Алтын Урдага искитмәле зур зыян килә. Ләкин аның Болгар олысын һәм шәһәрен тар-мар итүе фактлар белән дәлилләнми.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Автобиография Тимура. М., 1937; Якубовский А.Ю. Тимур // Вопросы истории. 1946. № 8/9; Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. Казань, 1972; Муминов И. Роль и место Амира Тимура в истории Средней Азии // Вопросы истории. 1973.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]