Әмәкәй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Әмәкәй авылы битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Авыл
Әмәкәй
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Мөслим районы
Координаталар 55°21′51″ т. к. 53°42'19" кч. о. (G)
Нигезләнде 1705
Климат төре dfb — дымлы континенталь
Халык саны 512 кеше (2002)
UTC UTC+4
Почта индексы 423985
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Амикеево
Әмәкәй (Россия)
Red pog.png
Әмәкәй (Татарстан)
Red pog.png

ӘмәкәйТатарстан Республикасының Мөслим районындагы авыл.

Халык саны — 512 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 423985.

Әмәкәй авылы тарихы[үзгәртү]

Әмәкәй авылына кайчан нигез салынуы турында төрле фаразлар яши. Күпчелек тарихчылар (шул исәптән авыл халкы да) авылның оешу чорын 1500—1550 еллар белән бәйләп карау ягында. Алар фикеренчә, бу вакыйга Явыз Иванның шул еллардагы вәхшилеге китереп чыгарган фаҗигаләргә, татар халкының күпләп ерак җирләргә күчеп китүенә турыдан-туры бәйле. Элегерәк авыл зиратында шушы елларга караган кабер ташы да табылган. Аксакаллар сөйләве буенча, моннан 500 еллар чамасы элек, көчләп чукындырудан качып, Казан яны авылларының берсеннән агалы-энеле татарлар — Әмәк һәм Сәмәк — күп балалы гаиләләре, туган-тумачалары белән шушы төбәккә килеп чыга. Куе агачлар, куаклыклар арасыннан шаулап аккан мул сулы елга (Калмыя) ярына тукталалар. Якын-тирәдәге агачларны кисеп-төпләп, куаклардан арындырып, Әмәк исемлесе шунда йорт җиткерергә була. Ул нигез салган авыл, аңа хөрмәт йөзеннән, Әмәкәй дип атала. Кардәшләренең бер өлеше аның белән кала. Ә аның бертуганы Сәмәк, абыйсыннан рөхсәт алып, башка урынга төпләнә. Ул урында Симәк авылы барлыкка килә...

Авыл кешеләре белән аралашканда мондыйрак фараз да ишетергә туры килде. Имеш, абыйлы-энеле ике ир, гаиләләре белән Мамадыш төбәгеннән бүгенге Башкортостан якларындагы бер калага барып чыга. Бәләкәй генә булса да, кала кала инде, анда аларга эш табыла: су ташыйлар, бер түрәнең атларын карыйлар, йортында эшлиләр. Шактый гына хезмәт иткәннән соң, әлеге бай түрә аларга кечкенә генә булса да ике йорт салып бирә. Инде балалары үсә төшкәч, ни сәбәпледер, Әмәк белән Сәмәк, бөтен гаиләләрен ияртеп, кабат туган якларына табан юл ала. Ләкин ярты юлда тукталалар һәм ике авылга нигез салалар...

Авылга Акай явыннан соң гына (1735—1737 еллар) нигез салынуы турында да риваять бар икән. Болай фикер йөрткәндә, яу вакытында халык яртылаш кырылып йә качып, еллар тынычлангач авылның яңадан тернәкләнеп китү ихтималын күз алдында тотарга кирәктер... Кызганыч ки, авылга кайчан нигез салынганлыгын дәлилләрлек рәсми архив документларының әлегә чаклы очраганы юк. Русиянең борынгы актлар дәүләт архивында күп кенә авылларның нигезләнү чорына өлешчә ачыклык кертердәй документлар саклана. Шул нисбәттән Беренче, Икенче һәм Өченче ревизия материалларын телгә алырга мөмкин. Өченче ревизиягә (төбәктә 1762 елны үткәрелә) караган өлеше яхшырак һәм тулырак сакланган. Мөслим ягындагы күп кенә авыллар, шул исәптән Әмәкәй дә, беренче тапкыр шушы документларда телгә алына. Анда Минай Бикбауов һәм Мәсәй Хәсәнов дигән кешеләрнең командаларына кергән авылда яшәүче ир-ат типтәрләрнең һәм ясаклы татарларның (79 кеше) исемлеге китерелә. Әлбәттә, бу Әмә¬кәйдә ул чорда халык саны шулай гына булган дигән сүз түгел, чөнки кайбер башка сословиеләр буенча да, хатын-кызлар исәбе буенча да мәгълүматлар юк яисә тулы түгел.

«Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышында (1773—1775 еллар) бу төбәктән бик күп авыллар, шул исәптән Әмәкәй дә актив катнаша. Бу чордагы бер документта авылның ясаклы татарлары бөтенесе дә әлеге сугышта катнашучылар рәтендә күрсәтелгән», — дип ассызыклый һәвәскәр тарихчы Таһир Кәримов үзенең бер язмасында.

XVIII гасыр ахырында авылда күпме кеше яшәгәнлеген төгәл ачыклавы кыен. Бер чыганакта 1795 елны Әмә¬кәйдәге 18 хуҗалыкта 82 ир-ат һәм 112 хатын-кыз булуы хакында әйтелә(!) Әмма болар барысы да – ясаклы татарлар һәм «башкорт»лар. Ә менә баштагы ревизияләр вакытында телгә алынган, ул чорда халыкның күпчелеген тәшкил итүче типтәрләр турында, ни сәбәпледер, бер генә мәгүлүмат та күрсәтелмәгән. XIX гасыр башы мәгълүматлары да тулы түгел. Бу чорда (1811 ел) Әмәкәй авылында бер мәчет эшләп килә. Анда указлы мулла — 26 яшьлек Габделмәлик Ильясов хезмәт күрсәтә.

1870 елгы мәгълүматларга караганда, волость үзәге Әмәкәйдә 231 хуҗалык булып, аларда 569 ир-ат һәм 592 хатын-кыз яши. Авылда ике мәчет һәм өч мәктәп эшли. Әмәкәй ул вакытта зур сәүдә үзәгенә әверелә...

Әмәкәй базарында даими 17 лавка, дүшәмбе саен базарлар эшләп торган. Ә көз көне (16—23 ноябрьләрдә) олы ярминкә үткә¬релгән. Гасыр ахырында (1897 ел) авылда даими яшәүчеләр саны бер мең ярымга якынлаша. Ир-атлар 764 кә, хатын-кызлар 717 гә җитә. Бу саннар гына да Әмәкәйнең шактый зур авыл булганлыгын раслый.

Егерменче йөз башында Әмәкәй төбәктә иң эре авылларның берсе исәп¬ләнә. 1906 елгы статистик белешмәдә анда 274 хуҗалык булуы, 795 ир-ат һәм 776 хатын-кыз яшәгәнлеге күрсәтелә. Өч мәчет, икмәк запасы саклана торган үзәк кибет, шәраб һәм берничә бакалея лавкасы була. Атна саен базарлар, елга бер тапкыр (гадәттә 14 ноябрь көнне) ярминкә уза.

Ул базарларга һәм ярминкәгә кайлардан кемнәр генә килми дә, кемнәр генә сәүдә итми. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы продуктларын сатучылар һәм сатып алучылар арасында алыш-биреш көчле бара. Күпләре, сәүдәләре киң колач җәйгәч, зур-зур складлар җиткерә. 1911 елны алсак, Әмәкәйдә берешәр склад тотучылар арасында ТеләнчеТамактан «Борадәран Хәлфиннар»ның сәүдә йортын (капиталы 1000000 сум), Чуракайдан Камалетдин Батыршин (50000 сум), Актаныштан Василий Петров (20000 сум), Сикиядән Авзалиулла Карабаев (10000 сум) һәм Табанлыкүлдән Фәхретдин Йосыповны (8000 сум) күрәбез. Төп Әмәкәй кешесе Якуб Габделгалимовның (6000 сум) ике склады була.

Сәүдәгәрләрнең бер өлеше ашлыкны, махсус килешү буенча, казнага дип, икенчеләре исә эре сәүдәгәрләргә күпләп сату өчен җыйганнар. Сәүдә базарсыз көн¬нәрне дә тынып тормаган. Алыпсатарлар, ваклап сатып алу белән күпләп сатудагы аерма исәбенә шактый табыш алганнар. Икмәкне отышлы сатып җибәрү җи¬ңелдән булмаган, әлбәттә. Зур осталык һәм хезмәт таләп иткән. «Борадәран Хәлфиннар»ның сәүдә йорты, мәсәлән, ашлыкны сатып алгач, Әмәкәйдәге һәм башка җирләрдәге складларында озак тотмаганнар, аны Әҗәкүл пристанендагы зур складларына озатканнар. Сезонга һәм базардагы бәяләргә карап, икмәкне күпләп әлеге пристаньнан эре сәүдә¬гәрләргә яки казнага шактый отышлы бәягә җибәрә торганнар.

Авыл хуҗалыгы продуктларыннан тагын тире, йон һәм балавыз белән сәүдә итү дә зур үсеш ала. Бу өлкәдә Әмәкәй авылы кешеләре өстенлек итә: Суфиян Әхмәтҗанов, Габит Галимов, Шакирҗан Мөхәммәдиев, Әхмәтвәли Мөхәм¬мәдиев, Латыйп Хәбибуллин, Фәррахетдин Галләметдинов... Җыйган чималны алар вакытлыча үзләренең амбарларында саклаганнар, аннары Байсардагы, Актаныштагы һәм башка урыннардагы базарларга илтеп сатканнар...

Авыл халкының күпчелеге игенчелек һәм терлек асрау белән шөгыльләнгән. Рәсми документлардан күренгәнчә, күпчелеге 25—30 сутый бәрәңге бакчасы тоткан. Үзләреннән артканны алыпсатарларга сата торган булганнар. Аерым кешеләрнең һөнәрчелек белән көн күр¬гәнлеге билгеле. Мәсәлән, Батырша һәм Зөбәер исемле кешеләр бик оста төзү¬челәр булган. Хәтта күрше-тирә авылларда да аларны мәчетләр, торак йортлар салу өчен чират белән көтеп торганнар. Әһелтдин Вәлиев, Вәлиәхмәт Суфиев, Гыйльметдин Фәррахов, Насыйп Ильясов, Әхмәтвәли Мөхәммәдиев тәрәзә рамнары, ат һәм кул арбасы, чаналар, мичкә, орчык ясап, Әмәкәй базарында ирекле сатканнар. Чана табаннарын үзләре бөк¬кәннәр, тәгәрмәчләрне дә үзләре сукканнар. Шәйхелгали Гыйздәтуллин мич чыгару остасы булса, Гыйниятулла Гыйздәтуллин, Хөсәен Габдерәфыйков ярма суырту яргычлары тотып, шуның хисабына мал-мөлкәтләрен арттырганнар...

Бу чорда авыл халкының өч төркемгә бүленүен дә әйтеп китәргә кирәктер. Беренчесе — байлар, сәүдәгәрләр. Кайберләре асрау да тоткан. Өчәр йорт салганнар, икешәр ат, икешәр сыер, күп санлы сарыклар асраганнар. Мондыйлар рәтенә Хәйри Хөснелгата, Латыйп Мирзай, Гали бай кергән. Рәсми исемлектә андыйлар 29 кеше исәпләнә. Икенче төркем — урта хәллеләр. Бер ат, бер сыер тотканнар. Иманасына тигән җирдә иген игеп, шуның белән көн күргәннәр. Өченчеләре — мал-мөлкәтсез кешеләр. Байларга бил бөгеп тамак туйдырганнар... Беренче Бөтендөнья сугышы елларында да сәүдә тукталмый. Кемнәрдер бу чорда байлыкларын тагын да арттыра, икенче берәүләр бөлә, йә булмаса, сугышка алыну аркасында сәүдә эшеннән бөтенләй туктарга мәҗбүр була. Шуңа күрә сәүдәгәрләрнең 1916 елгы исемлегендә элек күрсәтелгән кайбер исем-фамилияләр күзгә чалынмый.

Ә шулай да, кемнәр сәүдә иткән соң Әмәкәйдә? Авыл хуҗалыгы продуктлары белән сәүдә итүчеләр арасыннан «И.Г.Стахеев варислары»ның сәүдә йорты — ике, Сәлахетдин Акбердин (капиталы — 23000 сум), әмәкәйлеләр Мирзасалих Әхмәров (5000 сум) һәм Евдокия Пятибратова (6000 сум) берешәр склад тотканнар. 1911 елгы исемлектәгеләрдән бары А.Карабаев һәм К.Батыршин гына телгә алына. Әмма өстәмә чыганакларны өйрәнү беренче исемлекнең дә, икенчесенең дә бик үк туры түгеллеген чагылдыра. Ни сәбәпледер, аларда кайбер сәүдәгәрләр бөтенләй күрсәтелмәгән, дип исәпли авыл тарихын озак еллар буе өйрәнүче, тарих фәннәре кандидаты Таһир Кәримов. 1915 елның 25 декабрендә Минзәлә өязенең 1 нче стан, 6 нчы участогы полиция уряднигы Смирнов тарафыннан төзелгән документ (акт) бу яктан бераз ачыклык кертә. Смирнов, становой пристав кушуы буенча, Әмәкәй базарында авыл хуҗалыгы продуктлары белән сәүдә итүчеләр турында мәгълүматлар җыйган. Әлеге документта моңарчы бөтенләй телгә алынмаган исем-фамилияләр очрый, кайбер башка яңа мәгълүматлар да бар. Әйтик, Әмәкәйдән Әхмәтгали Хәбибуллин базар саен ваклап ашлык сату белән шөгыльләнгән, склад тоткан. Әлеге икмәкне күпләп сатып алып, башка сәүдәгәрләр Минзәләгә, Рыбинск шәһәренә һәм башка төбәк¬ләргә җибәрә торган булганнар.

Бөгелмә өязенең Бакалы волостена керүче Үмер авылы крестьяны Иван Горбунов шулай ук ваклап бөртек сатып алган. Аны Әмәкәйдәге складында саклаган һәм вакыт-вакыт эре сәүдәгәрләргә күпләп сатып җибәрә торган булган.

Минзәлә өязенең Матвеевка волостена караган Рус Мөшегесе авылы крестьяны Дмитрий Пятибратов, хатыны Евдокия белән, Әмәкәй авылына төпләнгән. Үзенең склады булган. Ул да, ваклап икмәк сатып алып, аны күпләп эре сәүдәгәрләргә сату белән шөгыльләнгән. ...ХХ гасырның утызынчы еллар уртасында күмәк хуҗалыклар төзү кампаниясе тәмамлангач, авылларда кооперативлар оештырыла башлый. Әкренләп, авылда кибетләр ачыла, сәүдә эше җайга салына. Шуның белән бергә бөтен татар тарихында үзенең лаеклы урынын алган данлыклы Әмәкәй базары да ябыла...

1913 ел. Рәсми документлардан һәм авыл аксакаллары хатирәләреннән күренгәнчә, бу вакытта һәм совет хакимияте урнашуның беренче чорында Әмәкәйдә өч мәчет эшли. Беренче мәхәлләдә муллалар булып Нурлыгаян Хисмәтуллин, Мирзасалих Әхмәров тора, азанчы — Миргазетдин Шәйхелисламов. Мирзасалих мулла башкалардан мал-мөлкәтенең күплеге белән аерылып тора. Аның өч йорты, ике амбары, мунчасы, күп санлы мал-туары була. Икенче мәчеттә Мөхәм¬мәтбәкер Фазылов — мулла, Фазыл Гыйрфанов азанчы вазыйфаларын башкара. Өченче мәхәлләдә исә Мөхәммәтзакир Шәймәрданов һәм Миркасыйм Шәйхелисламов — мулла, Шакир Фәттахов азанчы булып торалар.

Беренче мәхәллә мәчете иң зурлардан санала. Аның озынлыгы 25, киңлеге 10 аршын була. Чагыштыру өчен: икенчесенең озынлыгы — 22,5, киңлеге 10 аршын, өченче мәчет 17,5 аршын озынлыкта һәм 8 аршын киңлектә була. Мәчетләр барысы да манаралы, такта белән тышланган, ихата такта койма белән әйләндереп алынган. Беренче һәм икенче мәчетләр тышкы күренеше ягыннан аерылыбрак торган: калай түбәләр, зәвыклы итеп эшләнгән күп санлы (16 һәм 12) тәрә¬зәләр...

Мәчетләрне 1930—1935 еллар дәвамында сүтеп, икенче максатларга күчереп төзегәннәр. Дини биналарны туздыруга үз авылдашлары — Гыйздәтулла Зиннәтуллин батырчылык итеп алынганлыгын бүген дә яхшы хәтерләүчеләр бар. Ике мәчет башлангыч мәктәп итеп үзгәртеп салына, өченчесен исә, сүтеп, Пучы авылына җибәрәләр.

СССР таркалып, Русия җирлегендә милли күтәрелеш еллары киң колач җәйгән елларда Әмәкәй авылы җәмәгатьчелеге халыкка, яшь буынга рухи тәрбия бирү өчен шартлар тудыру максатыннан кайчандыр өч мәчетле булган татар авылында мәчет ачу мәшәкатьләре белән янып йөри башлый. Ниһаять, 1995 елда Әмәкәй авылында яңа гыйбадәтханә — «Рәмзи» мәчете төзелә.

Мөслим районының төньяк-көнчыгышында, Актаныш һәм Башкортостанның Бакалы районы белән янәшә урнашкан Әмәкәй — зур һәм борынгы авыллардан санала. Эшчән, югары мәдәниятле, киң мәгълүматлы, укымышлы кешеләрнең күп булуы белән аерылып тора бу авыл. Җәмгыять үсеше, халыкның рухи һәм мәдәни үсешенең хәлиткеч факторы булган уку-укыту, мәгариф эшләренең торышы турында сүз алып барганда, билгеле ки, иң беренче чиратта, Әмәкәйнең элек-электән эшләп килгән мәчетләрен, алар каршында ачылган мәдрәсәләрне телгә алу кирәктер. Авылда беренче мәдрәсәләрнең кайчан ачылуы, аларда кемнәр эшләве хакында төгәл документлар юк. Шулай да, өч мәчет каршында да мәдрәсәләр эшләп килгәнлеге мәгълүм. Аларда, дини белем бирү белән беррәттән, әдәп, әхлак нигезләре, шәригать законнары киң һәм төпле итеп укытылган. Мәктәп һәм мәдрәсәләрне яшәтү авыл җәмәгатьчелеге өстенә төшкән, хәллерәк кешеләр, сәүдәгәрләр даими рәвештә матди ярдәм күрсәтеп килгәннәр. Патша хөкүмәте аларга ярдәм итүне кирәк санамаган...

Мәктәпләр тормышына күңелсез нәтиҗәләр китергән вакыйгалар җитәрлек була. 1880 елның җәендә авылда бик көчле янгын чыгып, 68 торак йорт, мәчетләр, мәдрәсәләр, базардагы лавкалар янып бетә. Барлыгы 2204 сумлык зыян килә. Заманасы өчен гаять зур сумма бу, бер сыер 6 сум бәя йөргән вакыт. Янгыннан соң укыту эшләре аерым өйләрдә, яраклаштырылган бүлмәләрдә алып барыла...

Заман сулышы, иҗтимагый аңның үсеше патша хөкүмәтен дә мәгариф эшенә башкача карарга мәҗбүр итә, күрәсең. Бүгенге Мөслим районында 1883 елда Туйгилдедә, 1897 елда Мари Бүләрдә, Рус. Шуган авылында, ә инде 1900 елның 1 сентябрендә Әмәкәйдә яңа типтагы мәктәп — ир балалар өчен училище ачыла. Уку елына казнадан 390 сум 20 тиен, ә земство хисабыннан 120 сум акча бирелә. 15 мөгаллиме, өч бинасы булган әлеге зур уку йортына 1912—1913 уку елында 170 шәкерт сабакка йөргән. Мәктәп-мәдрәсәдә беренче чорда уку-укыту иске ысулда алып барыла. Аның мөдире булып Мирзасалих Әхмәров эшли. Дин дәресләре буенча беренче укытучы — Казан мәдрәсәсен тәмамлаган Абдулла Әхмә¬ров, дөньяви фәннәр укытучысы — Казан укытучылар мәктәбен тәмамлаган Хисмәтулла Еникеев.

Моннан тыш, ир-атлар өчен тагын бер уку йорты эшли. 1910 елның 1 сентябрендә хөкүмәт тарафыннан ачылган бер класслы рус-татар башлангыч мәктәбе була ул. Мәктәп тулысынча казна акчасы исәбенә яши. 1911—1912 уку елында анда 24 ир бала белем алганлыгы билгеле. Әлеге мәктәптә дөньяви фәннәрне башлангыч мәктәп укытучысы дигән махсус таныклыгы булган Шәрәфетдин Сәфәргалин, дин сабакларын Миргаяз Әхмәров укыта...

Егерменче гасыр башындагы бер фактны китерү урынлы булыр. Минзәлә земство идарәсенең 1913 елның 15 октябрендә узган земство җыелышы докладыннан күренгәнчә, мөселман мәктәп һәм мәдрәсәләрендә укытучылар бушлай диярлек эшләгәннәр. Докладта барлык укучыларга елга 68,58 тиен акча туры килә, диелгән. Иске алым белән эшләүче барлык укытучылар һәм яңа алым белән укыткан яшь мөдәррисләр бөтенләй бушка эшләгән. Земство идарәсе җыелышы иске алым белән укытыла торган мәктәп һәм мәдрәсәләрне финанслау һич кирәк түгел, ул җәмгыятькә бер төрле дә файда итми, халыкны надан калдыра, аларны боза, санитария-гигиена таләпләре дә үтәлми, дип бәяли. Нәтиҗәдә, болай да начар финансланган мәктәпләргә акча бүлеп бирү бөтенләй туктатыла. Шундый авыр чакта да халыкның белемгә омтылуы кимеми. Авыл байлары белән берлектә, читтәге иганәчеләр дә аерым ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, 1913 елда доктор И.С.Ваг¬нер тарафыннан бирелгән суммадан Әмәкәй мәктәбенә дә 44 сум бүлеп бирелә. Ул акчага 20 укучы мәктәп ашханәсендә бушлай туклана...

...Октябрь революциясеннән соң халыкның аң-белем бирү мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән алга баса. Укыту өчен урын, уку әсбаплары, хәзерлекле кадрлар булмау комачаулык итә. Шулай да элек староста булган Закир Мөхәммәдиевның өеннән урын табып, Баймурзин дигән кеше иске дәреслекләр ярдәмендә яңа әлиф белән укыта башлый. Әмма 1921 елгы ачлык афәте бу эшне ике елга өзеп тора. Аннары Фәсхетдинов дигән кеше укыта. Башта укулар иске мәчет бинасында, кеше өендә алып барыла. 1927 елда, волисполком карары нигезендә, авылда яңа агач мәктәп бинасы салына башлый һәм 1928 елның декабрь аенда инде үзенең укучыларын кабул итә. Ул елларда директор булып Данилов фамилияле кеше эшли. Уку-укыту буенча ярдәмчесе — Кәрам Баймурзин. Укытучылар арасында — Нюра Данилова, Наилә Сарбулатова, Наилә Вәлитова, Сабир Латыйпов, Шәмсия Моратова... Шушы ук шәхесләр авылда колхоз төзелешендә дә башлап йөрүчеләр була. Укыту эшләре белән беррәттән, драма түгәрәге дә оештыралар. Мәктәп, укучылар һәм укытучылар саны буенча, төбәктә иң зурлардан санала. Үрәзмәт, Бүләк, Карамалы, Октябрь, Дусай мәктәпләре өчен куст-методик берләшмә үзәге дә булып тора. Мәктәптә Мөслим генә түгел, якындагы Актаныш һәм Бакалы районы авылларыннан да килеп укыйлар. Чит авыллардан килеп укучылар өчен интернат ачыла...

1933—1942 елгы рәсми документларда училище җидееллык мәктәп буларак телгә алына. Ул чорда анда 425 бала белем ала. 1934 елда беренче комсомол оешмасы төзелә (секретаре — Әнвәр Шабаев). 1939 елда колхоз каршында мәктәп балалары өчен пионер лагере эшли башлый (лагерь башлыгы — И.Галиев, вожатый — Н.Хәйбетдинова). 1932—1950 елларда мәктәп директоры булып Мөхәт Әхмәтов эшли. Бөек Ватан сугышы чорында белем йорты урта мәктәп статусына ия була, ләкин укырга йөрүчеләр бик аз булу сәбәпле (72 бала), 1945 елда кабаттан җидееллык мәктәп дип атала башлый.

1960 елда укучылар саны 424 кә җитә, мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә. Узган гасырның җитмешенче еллар азагында 527 бала укый. Ике катлы яңа кирпеч мәктәп бинасы сафка баса. Нәтиҗәдә, белем йортына 1979 елда урта мәктәп статусы кайтарыла. Шушы елдан кабинет системасында укытуга күчәләр...

Хәзерге вакытта Әмәкәй урта мәктә¬бендә 109 бала укый. Аларга 22 укытучы белем бирә. Мәктәп коллективының бүгенге көнгә кадәр сакланып калган һәм уңышлы дәвам иттерелә торган матур традицияләре бар. Аеруча хезмәт, эстетик тәрбия бирүнең ныклы тәрбияви базага таянып алып барылуын билгеләп үтәргә кирәк. Үзенең яшәү дәверендә мәктәп коллективы меңнәрчә авылдашларына тирән белем һәм югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүгә зур өлеш керткән. «Биредә тәрбияләнгән игенчеләр, терлекчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә күмәк хуҗалык районда әйдәп баручылар рәтендә исәпләнә. Әмәкәй мәктәбен тәмамлаучылар арасында халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче фидакарь затлар бар. Математика фәннәре кандидаты, доцент Миргазиян Миргалимов, инженер-геолог Рәис Суфиянов, «РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы» исеменә лаек булган Әнисә Шәйхәйдәрова, бертуган табибләр — Зөһрә һәм Фатыйма Миргалимова, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина, полковник Лотфулла Шәрифуллин, очучылар Хәләф Суфиянов, Гыйлемҗан Хөсәенов, Мирхаҗиян Гатин, Инар Мәҗитов, язучы Факил Сафин һәм башка бик күпләр — мәктәбебезнең, авылыбызның һәм районыбызның горурлыгы», — дип сөйли мәктәпнең бүгенге директоры Марат Мирхәйдәров...

Столыпин реформасына кадәр Әмәкәй волостенда 17 авыл (шуларның дүртесе хәзерге Актаныш районында — Әгъбәс, Чуракай, Йолан, Табанлы Күл) исәп¬ләнгән. Реформа нәтиҗәсендә авылда зур үзгәрешләргә, фермер хуҗалыклары үсешенә киң юл ачылган. Авыл хуҗалыгы техникасы камилләшә. Атлы чәчкеч, ургыч, тимер сабан, тырма, ашлык сугу машиналары барлыкка килә. 1920 елның март аенда Татарстан территориясен Совет хөкүмәте талавына түзмәгән кулаклар («сәнәк¬челәр») фетнәсе чолгап ала. Бу фетнәне «Кара бөркет» восстаниесе дип тә атыйлар. Ул Минзәлә, Бөгелмә, Чистай өязләрендә аеруча киң тарала. Минзәлә өязенең 15 волостенда, шул исәптән Әмә¬кәйдә дә бик кискен көрәшләр булганлыгы мәгълүм. Сәнәкчеләр волостьтагы Совет хакимияте җитәкчеләрен, активистларын, продотрядчыларны, хәтта мәктәп укытучыларын да газаплап үтерәләр. Рәсми документларда бу фетнәдә катнашучылар арасында Әмәкәй авылы кешеләре дә булганлыгы әйтелә, тик исем-фамилияләре тәгаен генә күрсәтелми. Бары тик шунысы мәгълүм: сәнәкчеләр хәрәкәтенең терәк пункты булып, бу төбәктә Ногайбәк, Шуган авыллары исәпләнгән. Анда сәнәкчеләрне яклаучы, таянычлары һәм теләктәшлек күрсәтүче бай һәм урта хәлле крестьяннар яшәгән. Шушы авылларда контрреволюцион отрядлар төзел¬гән, командир кадрлар әзерләнгән, штаб белән корал складлары урнашкан. Фет¬нәчеләрнең терәк пункты булып шулай ук Шуганнан ерак түгел генә, ярты халкын старообрядчылар тәшкил иткән Казанчы (Бакалы районы) авылы торган. Сәнәкчеләрнең төп көчләре шушында урнаша. Әмәкәй авылында яшәүчеләр әби-бабалары сөйләгәнне хәтерли: сәнәкчеләрнең төп «гаскәре» авылның аскы урамыннан үткән; юлларында очраган Советлар яклы әмәкәйлеләрне үтерсәләр дә, хәзерләү пунктларындагы азык-төлеккә, икмәк запасларына тимә¬гәннәр. Ашау өчен ит продуктлары гына таләп иткән фетнәчеләр...

1921—1922 елларда Идел-Урал буйларына тагын бер афәт — дәһшәтле корылык ябырыла. Әмә¬кәй авылы халкының хәтерендә дә күңелсез хәбәрләр сакланып калган. Табигать бәла-казасы һәм җитәкчеләр гамьсезлегенең бу ачы сынавын күпләр күтәрә алмаган. Авылда халык саны бик кимегән, үлүчеләрнең хисабын да алып бармый башлаганнар. Тулысынча үлеп беткән гаиләләр дә булган. Әмәкәй авылы халкы шул дәрәҗәгә җитә ки, авылдагы этләрне, песиләрне, тычканнарны пешерү, хәтта иске туннарны, бияләйләрне кайнатып ашау гадәти күренешкә әверелгән. Ачлыкка түзә алмаган кешеләр кабердән яңа җирләнгән мәетләрне казып алып, болында пешереп ашау фактлары теркәлгән. Үлгән балаларын, туган-тумачасын күмеп тормыйча, тиз генә эшкәртеп, пешереп ашау очраклары да булган. Кайберәүләр байларның икмәген урлап, малларын суярга керешәләр; тотылганнарны кыйнап үтерү еш кабатлана...

Әмәкәй авылы тарихына багышланган материаллар булмый калмас, дигән ышаныч белән, Мөслим районында нәшер ителүче «Авыл утлары» газетасының тегелмәсен карап чыгарга туры килде. 1991 елның 10 сентябре санында басылып чыккан «Ләгънәт укылган урам» дигән язма (авторы — Әмәкәй авылыннан Л.Каһарманова) күзгә ташланды. Язмада сүз нәкъ менә алда телгә алынган чор турында бара. Шул язмадан бер өзек укып китик әле.

«...Чү! Караңгылык пәрдәсе әле иңәргә өлгермәгән урамнан берәү килә түгелме? Талыйп картның хәлсезлектән томаланган күзләре аны ачык күрә алмый иде, билгеле. Әллә ир-егет ул, әллә хатын-кыз... Шулай да карт аның үсмер бала гәүдәсе булуын шәйли алды. Тыкрыкка борылып, алпан-тилпән (аны да ачлык йончыткандыр инде) атлап түбәнге урамга юл алды. Кем баласы булыр бу, нигә дип ул аскы урамга китте? Картның күңелендәге шөбһәсе дә урынлы иде шул: аскы урам кешеләре турында төрле сүзләр ишетелгәли – имеш, каяндыр хәер сорашып килеп чыккан ике баланы шунда юкка чыгарганнар... Талыйп карт, берничә мәртәбә туктап, бакча читәненә терәлеп хәл ала-ала, ниһаять, Хәлимнәр йортына килеп җитте. Өй тәрәзәсеннән нәзек кенә булып чыра яктысы сузылган. Өйалдының кабык ишеге бикләнмәгән булып чыкты. Өйнеке дә ачык икән. Шакып тормады Талыйп карт. Ишек ябылган тавыштан өйдәгеләр кинәт сискәнеп куйды. Ул арада Хәлимнең мич тирәсендә кайнашкан карчыгы кулындагы чүпрәге белән чүлмәк өстен каплады. Каушап калган хуҗа карт сәкедәге мең ямаулы җәймәне идәнгә шудырды. Идәнгә күзе төшкән Талыйпның гаҗәп¬ләнүдән күз аллары яктырып киткәндәй булды. Анда билдән түбән кеше гәүдәсе ята иде. Ябык гәүдәнең үсмер кыз баланыкы икәнлеген дә шәйләп алды карт. Мәетләрне бу бер ел эчендә генә дә бик күп күрде Талыйп, әмма балта белән яртылаш чабып ташланган кеше гәүдәсен үз гомерендә беренче күрүе. «Ә өске өлеше кайда икән аның?» Зөбәрҗәт карчыкның ашыга-кабалана мич авызына эткән чүлмәгенә кабат күзе төшкәч, барысын да аңлады карт...

...Икенче көнне Хәлим карт гаиләсен генә түгел, урамнары белән тышка куып чыгардылар. Бөрешкән, бөкрәйгән гәү¬дәле карт-коры, ирләр-хатыннар алдарак атлады, зәгыйфь тавышлар чыгарып акырышкан-чыелдашкан бала-чагалары артларыннан иярде. Өсләрендә ямаулы, тишек-тошык бишмәтләр, аяклары шыр ялангач. Үзләренең бу салкынга ни өчен куып чыгарылуын әле аңлап җитмәгән бала-чага тирә-якка аптыраулы караш ташлаган. Өлкәннәре башларын иеп тыныч кына атлый. Арада еламсырап ялварган, нәрсәдер исҗат итәргә маташкан тавышлар ишетелгәли. Басу капкасын үтеп, зират каршындагы үзәнлектә туктап калдылар. Биредә киң итеп сай чокыр казылган иде. Хәллерәк ир-атлар адәм ашап яткан урам кешеләрен – олысын, бала-чагасын шунда таба төрткәләргә, эткәләргә керештеләр. Башланды кычкырыш, елаш, ыңгыраш. — Мин кеше ите ашамадым, авызыма да алмадым. Үтермәгез мине, зинһар, үтермәгез, — дип ачыргаланды унсигез яшьлек Вәсимә. Әмма аны ишетергә дә, тыңларга да теләмәделәр. Чокырга мәтәлеп төшкән гәүдәләрнең каршылык күрсәтерлек хәле дә, хәер, теләге дә юк иде бугай. Чокыр өстендәге кешеләр, аларның өстенә, йөзләренә сибелгән туфрак чәчмәләре, бу көннең колакларны ярып чыңлаган шау-шуы, акырыш-бакырышы ул вакытта 8—10 яшьләрдә булган, хәзер инде чал чәчле әби-бабайларның әле дә күз алдыннан китми. Онытылырлыкмы соң? Ул көнне күпме ләгънәт, каргыш укылды аскы урам кешеләренә! Ясин чыгучы да, рухларына багышлап дога кылучы да табылмады...»

Әмәкәй авылында Совет 1920 ел башында төзелә. Аның беренче рәисе итеп Актаныш төбәгенең Табанлыкүл авылы активисты Кадыйров билгеләнә. 1929 ел азакларында исә бу якларда да күмәк хуҗалыклар төзү башлана. «Якты юл» дип исемләнгән колхозга, беренче булып, Әмәкәй авылының 12 гаиләсе керә. Берләшүчеләрнең терлеген дә, артык каралты-кураларын да җыеп, алты бригада оештыралар. Тораклар төзеп, атларны алты урынга бүләләр. Бераздан төзү бригадасы оештырыла. Хуҗалыкның беренче рәисе Әмәкәй авылы кешесе Ильяс Исхаков була. Бригадирлар итеп Хаҗиәхмәт Суфиев, Шәфигулла Хөснуллин, Гыйльмулла Гатин, Миңнемөхәммәт Сафин, Солтангали Хафизов, Тимергали Закиров, Садертдин Гыйздәтуллин куела. 1934 елда кирпеч сугу бригадасы оеша. Аны Шакирҗан Сабирҗанов җитәкли. Ләкин бу бригада сугыш чорында таркала. Аннан Нәгыймә Шакирҗанова җитәкчелегендә яшелчәлек бригадасы төзелә. Ул алты бригададан алты кеше ала да алар белән хуҗалык өчен яшелчә үстерә башлый.

Колхозга кергән кешеләрдән җыйналган мөгезле эре терлекләрне дә бер урынга туплап, сыер фермасы оештыралар. Аларны алты төркемгә бүлеп, һәркайсын аерым кеше карый. Мөдир итеп район үзәгеннән Нуриева фамилияле ханым китерелә. Бераздан терлекче Хафизә Хәсәнованы укытып кайтаралар һәм мөдир итеп куялар.

1934 елда колхоз дуңгыз асрау белән дә шөгыльләнә башлый. Ферманың беренче мөдире — Госсам Гыйльфанов. 1934 елгы эш нәтиҗәләре буенча терлекче Хафиз Мөхәммәдиев алдынгы урынга чыга һәм халыкара күргәзмәдә «Кызыл Байрак» ордены белән бүләкләнә. 1936—1937 елларда хуҗалыкның 1465 гектар җире, 197 баш аты, 96 сыеры, 193 баш сарыгы, 196 дуңгызы исәпләнә. Иген уңышы гектарга ун центнердан.

1938 ел башыннан хуҗалык «Правда» колхозы дип атала башлый.

1939—1940 елларда авыл кырларында Әгәм Хәертдиновның СТЗ-5 тракторы эшли. 1940 елда беренчеләрдән булып «Коммунар» комбайнын авылга Сәгыйть Хәбибуллин алып кайта. Шул ук елны бер тонна ярым йөк тартышлы беренче автомашинада Хәкимҗан Сабирҗанов белән Зәки Нәбиев эшли башлый...

Бөек Ватан сугышы Әмәкәй авылын да аямаган. Авылдан 380 кеше (шуларның алтысы — хатын-кыз) фронтка алына. 253 әмәкәйле яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Нибары 87 кеше, аның да 41 е гарипләнеп, туган якка әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Бу елларда, һәркайдагыча, бөтен эш, хуҗалыкны алып бару хатын-кызлар, бала-чагалар җилкәсенә төшә. Илеш районының Чкалов исемендәге, Актаныш районының «Авангард» колхозы җирлегеннән түбәдән төшерелгән черек саламны ташып, колхоз малларын саклап калганнар. Бетәшкән атлар, үгезләр белән Әҗәкүл кабул итү пунктына кадәр ашлык илткәннәр...

1945 ел ахырында колхозны Калинин районының Татбүләр авылында туып-үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Салихов җаваплылыгына тапшыралар. Ул 40 ел рәттән рәислек итеп, лаеклы ялга китә. Фатыйх абзый җитәкчелек иткән еллар дәвамында район хуҗалыклары арасында иң артта сөйрәлеп баручы «Правда» колхозы бик күп өлкәләр буенча беренчелекне алуга ирешә. Зур төзелеш, яңарту эшләре башкарыла. Авылның да йөзе күзгә күренеп үзгәрә башлый: 60 шәхси хуҗалыкка йорт, каралты-кура җиткерелә, ак он тегермәне, АВМ агрегаты, амбар, машина паркы, икмәк киптерү урыннары, складлар, терлек йортлары төзелә...

Бүгенге көндә Әмәкәй авылында 172 шәхси хуҗалык исәпләнеп, барлыгы 512 кеше гомер кичерә. Урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, медпункт, кибетләр, мәчет эшли. Район үзә¬геннән маршрут автобусы (дүрт чакрым читтә торучы Әлмәт авылына кадәр) килә.

Биредә яшәүче һәм эшләүче игенчеләрнең һәм терлекчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе буларак, элекке «Правда» колхозы, хәзерге вакытта «Дуслык» исемен¬дәге крестьян хуҗалыклары берләшмәсе озак еллар буена районда әйдәп баручылар рәтендә булды. Ә хәзер... Яшереп тормыйк, бу авыл җирлегенә, берләшмәнең басу-кырларына, хуҗалык корылмаларына күз төшергәндә, республикабызның, илнең башка авылларыннан аермалык сизелми кебек. Авыл читеннән асфальт юл үтсә дә, аз гына яңгыр явып китсә машина белән түгел, җәяүләп тә үтеп булмаслык урамнар; елдан-ел арта баручы ташландык басулар; эшсезлек; сирәк-мирәк кенә булса да, урамда «трай тибеп» йөрүче салмышлар; яшь кадрларга кытлык...

Ләкин, ничек кенә булмасын, соңгы чорларда «Дуслык» берләшмәсенең, җирле үзидарәнең, авыл җәмагатьчелегенең күмәк эшләре, якын киләчәккә тәгаенләгән гамәлләре бөтен татар милләте тарихында шактый зур урын тоткан атаклы Әмәкәй авылының киләчәгенә зур өметләр уята.

Әмәкәй авылы тарихына кагылышлы берничә дата:

  • Әмәкәй беренче тапкыр Өченче ревизия (1762 ел) документларында телгә алына;
  • 1811 елда Әмәкәй авылында бер мәчет эшли;
  • 1897 елда авылда бер мең ярым кеше яши;
  • 1900 елны Әмәкәйдә ир балалар өчен училище ачыла;
  • 1910 елны бер класслы рус-татар башлангыч мәктәбе ачыла;
  • 1913 елда Әмәкәйдә өч мәчет эшли.
  • Әмәкәй авылында Совет 1920 ел башында төзелә;
  • 1929 ел азакларында «Якты юл» күмәк хуҗалыгы төзелә;
  • 1928 елның декабрь аенда авылда яңа агач мәктәп бинасы ачыла;
  • 1934 елда беренче комсомол оешмасы төзелә;
  • 1938 ел башыннан хуҗалык «Правда» колхозы дип атала башлый;
  • 1939 елда мәктәп балалары өчен пионер лагере эшли башлый;
  • 1958 елда авылга электр тоташтырыла. Ак он тегермәнен корып бетергәч, аны Зәй ГРЭСына тоташтыралар. Су тегермәннәре туктатыла. Чуракайда Сөн елгасына төзелгән колхозара станция дә эштән туктатыла;
  • 1960 елдан колхозчылар хезмәтенә акчалата түләү башлана;
  • 1971 елда мәдәният йорты ачыла;
  • 1978 елда колхоз идарәсенең яңа бинасы һәм ике катлы урта мәктәп куллануга тапшырыла;
  • 1982 елда яңа кибет ачыла;
  • 1985 елда көнкүреш комбинаты һәм медпункт эшли башлый;
  • 1990 елда яңа ясле-бакча нәни балаларны кабул итә;
  • 1993 елда колхоз «Дуслык» крестьян хуҗалыгы берләшмәсе статусын ала;
  • 1995 елда Әмәкәй авылында яңа гыйбадәтханә, «Рәмзи» мәчете төзелә;
  • 1999 елның 31 мартында урта мәктәптәге музей бүлмәсе рәсми рәвештә «Мәктәп музее» исемен ала (аңа 124 нче санлы Таныклык тапшырыла). Оештыручысы укытучы Гөлсинә Мирзаянова.

Т.Кәримов, С.Зарипов, Л.Каһарманова, Ә.Әхмәтгалиев язмалары, Мөслим районының Туган як музее, Әмәкәй урта мәктәбе музее материаллары кулланылды.

Демография[үзгәртү]

Халык саны
1870 1897 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
1161 1447 1788 1357 1150 812 744 760 668 508 512

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.4 °C -11.2 °C -6 °C 4.2 °C 13.3 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4.1 °C -5.2 °C -10.7 °C 3.8 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.8 °C.[2]


Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Т.Кәримов, С.Зарипов, Л.Каһарманова, Ә.Әхмәтгалиев язмалары, Мөслим районының Туган як музее, Әмәкәй урта мәктәбе музее материаллары кулланылды.