Әмәт (метро станциясе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әмәт (метро станциясе) latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Әмәт
Урын Казан
Координатлар 55°45'32"тн, 49°9'51"кнч
Күрше станциялар
  • Постау бистәсеАвиатөзелеш» станциясына таба)
  • ГоркиИмәнлек» станциясына таба)
  • Ачылган 2005
    Карта

    «Әмәт» метро станциясе (рус. Аметьево) — «Сукно Бистәсе» һәм «Горки» станцияләре арасында, Әмәт бистәсендә урнашкан Казан метросының станциясе.

    2005 елның 27 августында беренче метро сызыгы белән ачыла.

    Исемнең чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Борынгы татар риваяте буенча Казан ханлыгы чорында изге кеше Әхмәд (Әмәт) Казан кирмәне һәм Кабан шәһәрлеге арасында авыл нигезләгән. Риваять буенча Әхмәд имамы тау итәген казыган һәм чиста чишмә килеп чыккан, чишмә тирәсендә Әхмәд якташлары, аннары шифалы чишмә янында башка килгән мөселманнар яши башлаган.

    Соңрак шушы тау Әхмәд тавы яки Әмәт тавы атала башлаган, ә Әхмәд авылы - Әмәт бистәсенә әверелә. Әмәт тавы исеменнән русча Ометьево исеме килеп чыга.

    Риваятьтәге чишмә юкка чыккан, ләкин туфрак сулары бар һәм Казан метросы төзегәндә үзе турында бик хәтерләтә.

    Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]