Әнвәр Гобәйдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнвәр Гобәйдуллин latin yazuında])
Әнвәр Гобәйдуллин
Туган телдә исем Әнвәр Габдрахман улы Гобәйдуллин
Туган 18 октябрь 1922(1922-10-18)
Казан, ТАССР, РСФСР, ССРБ
Үлгән 9 июль 2012(2012-07-09) (89 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Гоголь урамы, Казан[1]
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре ТАССР халык артисты - 1983

Әнвәр Габдрахман улы Гобәйдуллин — татар артисты, Камал театры актеры, ТАССР халык артисты (1983).

Ул 1922 елда Казан шәһәрендә туа. 1940-1946 елларда 16нчы заводта фрезерчы булып эшли. 1948 елда Камал театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрына кабул ителә. 1991-2002 елларда «Инсаният» труппасында катнаша.

50 елдан артык дәвам иткән иҗади гомер эчендә сәләтле актер тарафыннан 120дән артык кабатланмас образ тудырылды. Шулар арасында татар, рус һәм чит ил классикасы җәүһәрләрендәге рольләр. Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» спектаклендә Исаак, Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» спектаклендә Шәйхел, Хәй Вахитның «Рәхим итегез»ендә Илгизәр, Шәриф Камалның «Акчарлаклар»ында Шәрәфи, Кәрим Тинчуринның «Американ»ында Сәлим, «Зәңгәр шәл»ендә Питрәй, Юныс Сафиуллиның «Идегәй» спектаклендә Дәрвиш, Зөлфәт Хәкимнең «Күрәзәче» спектаклендә Галәветдин, Нәкый Исәнбәтнең «Җирән чичән белән Карачәч сылу» спектаклендә Хөлдерифүн һәм башка образлары аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды.

Артист 2012 елның 9 июлендә Казанда якты дөнья белән хушлаша.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]