Әнәс ибне Мәлик

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Әнәс ибне Мәлик ибн Нәдар әл-Хәзраҗи әл-Әнсари (гарәп. أنس بن مالك بن النَّضر الخزرجي الأنصاري‎, радыйаллаһу ганһу) - Мөхәммәд пәйгамбәрнең (саләллаһу галәйһи уәссәләм) сәхабәләреннән берсе, аның хезмәтчесе. Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа Әбу Хәмзә куниятен бирә. 2286 хәдис тапшыруы белән дә билгеле.

Мәдинәдә туа. Хиҗрәттән соң, Әнәснең әнисе Умм Суләйм аны Мөхәммәдкә (саләллаһу галәйһи үәссәләм) хезмәтчесе итеп алуын сорый. Шуннан соң, Әнәс ибн Мәлик пәйгамбәрнең хезмәтләрен үти һәм шул ук вакытта дин белеме дә ала башлый. Бу вакытта аңа 10 яшь була. Беренче хәлиф Әбу Бәкер (радыйаллаһу ганһу) вакытында, Бәһрәйнгә зәкәт җыючы буларак җибәрелә. Әбу Бәкер үлеменнән соң, Мәдинәгә кайта. Гомәр (радыйаллаһу ганһу) хәлифәлеге чорында мөселман хокукы мәсьәләләре белән шөгыльләнә башлый. Күпмедер вакыттан соң, ул Бәсрага күчә, анда халыкны Ислам нигезләренә һәм мөселман хокукына өйрәтә башлый. Фарсыларга каршы сугышларда, Тухтар шәһәрен алуда катнаша. Хәлифәттә фетнә башлангач, ул каршы якларның берсенә дә кушылмый. Динилеге, Аллаһтан куркулыгы белән аерылып торган. Хәсән әл-Басри, Сөләйман Тамри, Кәтәдә, Мөхәммәд ибне Сирин әл-Әнсари, Сәет ибне Җубәйр кебек билгеле табигыйннәр аның укучылары булалар.

Пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи уәсәләм) Әнәс ибне Мәлик өчен (радыйалаһу ганһу) «Йә Аллаһ! Аның балаларын һәм милкен арттыр, аңа озын гомер бир һәм хаталарын кичер» дип дога кыла. Әнәс бин Мәлекнең (радыйаллаһу ганһу) 80 улы һәм 2 кызы була, аның бакчасы елга ике тапкыр уңыш биргән. Ул Бәсрадан 4 чакрым ераклыктагы Таиф җирлегендә 103, башка чыганаклар буенча 107, 110 яшендә үлә һәм шунда ук күмелә.

Шулай ук кара[үзгәртү]


Чыганак[үзгәртү]