Ән-Нәвәви
| ән-Нәвәви | |
| Тулы исеме | Мухйи-д-дин Әбу Зәкәрийә Йәхъйә бин Шәрәф бин Мурри бин Хәсән бин Хусәйн бин Мухәммәд бин Җумга бин Хизам ән-Нәвәви |
|---|---|
| Һөнәре | имам |
| Туу датасы | һ. 631, мөхәррәм |
| Туу җире | Сүрия |
| Үлем датасы | һ. 676 |
Имам Мухйи-д-дин Әбу Зәкәрийә бин Шәрәф бин Мурри бин Хәсән бин Хусәйн бин Мухәммәд бин Җумга бин Хизам ән-Нәвәви (гарәп. محيي الدين أبو زكريا يحيى بن شرف بن مري بن حسن بن حسين بن محمد بن جمعة بن حزام الحزامي الدمشقي النووي الشافعي ) — Ислам галиме.
Ул Һиҗри ел исәбе белән 631 елның мөхәррәм аеның беренче яисә икенче декадасында Сүриядә дөньяга килә. Аның әтисе, улында кече яшьтән үк улында гыйлемгә карата мәхәббәт белән тәрбияли, ә һ. 649 елда Димәшкъ шәһәренә илтә. Анда ул башта дини белем ала, соңрак, һ. 655 елда Әшрәфия мәдрәсәсендә укыта. Имам ән-Нәвәви ике тапкыр Хаҗ кыла, гомеренең ахырында туган иленә кайта, анда ул Кодс һәм әл-Хәлил (Хеврон) шәһәрләрендә була. Һ. 676 елда үзенең туган авылында авырудан соң вафат була. Ул шунда ук күмелгән.
Имам ән-Нәвәви алтмыштан артык тәмамланган һәм тәмамланмаган әсәрләр авторы. Шулар арасында әл-Бухари һәм Мөслимнең «Сәхих»ләренә комментарийлар, Әбу Давыдның «Суннан»ына комментарийлар, «Кырык хәдис», «Изгеләр бакчасы» (Рияду-с-салихин). Имам ән-Нәвәви шәфигый мәзһәбендә була. [1]
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ Сады праведных/Пер. с араб. А. Нирша. - М.:Издатель Эжаев, 2008. - 768с.