Әрмәнстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Әрмәнстан Җөмһүрияте
Flag of Armenia.svg Әрмәнстан гербы
Байрак Илтамга
Ил көе: «Մեր Հայրենիք (Мер Айреник, Безнең Ватаныбыз)»
Armenia (orthographic projection).svg
Бәйсезлек көне 21 сентябрь 1991 (СССРдан)
Рәсми тел әрмән теле
Башкала Ереван
Эре шәһәрләр Ереван, Гүмрү, Ванадзор
Идарә итү формасы Җөмһүрият [1]
Президент
Премьер-министр
Серж Саргсян
Тигран Саркисян
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты
дөньяда 138-нче
29 743 км²
4,71
Халык саны
• Бәя (2013)
Халык тыгызлыгы

3 027,6 мең[2] кеше (135-нче)
101,8 кеше/км²
ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

18,863 млрд.[3] $
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

10,511 млрд.[3] $
3 123[3] $
КПҮИ (2013) 0,729[4] (югары) (87)
Акча берәмлеге әрмән драмы (AMD, код 51)
Интернет домены .am
ISO коды AM
ХОК коды ARM
Телефон коды +374
Сәгать пояслары UTC+4

Координатлар: 40°23′00″ т. к. 44°57′00″ кч. о. / 40.383333° т. к. 44.95° кч. о. / 40.383333; 44.95 (G) (O)Әрмәнстан Җөмһүрияте (әрм. Հայաստանի Հանրապետություն әйтелеше:|[hɑjɑstɑˈni hɑnɾɑpɛtuˈtʰjun], айастани́ анрапетутю́н)– Кавказ артының көньяк өлешендә урнашкан дәүләт. Көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Әзербәйҗан, көньякта Иран, көнбатышта Төркия, төньякта Гөрҗистан белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк.

Әрмәнстанның хәзерге территориясе 1826-1828 елгы рус-фарсы сугышыннан соң тулысынча Русия империясе составына керә. 1918 елның 28 маенда монда бәйсез Әрмәнстан Җөмһүрияте игълан ителә. 1920 елның 29 ноябрендә Әрмәнстанда совет хакимияте урнаштырыла һәм Әрмәнстан ССР игълан ителә. 1922 ел-1936 елларда Әрмәнстан ССР ССРБга ЗСФСР составында керә, ә 1936 елның 5 декабреннәнсоюздаш җөмһүрият. 1991 елның 23 сентябрендә Әрмәнстанда 21 сентябрьдә үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча җөмһүриятнең Югары Шурасы «Әрмәнстанның дәүләт бәйсезлеге турында Декларацияне» кабул итә. 1992 елның 22 мартында Әрмәнстан Җөмһүрияте БМОга кабул ителә.

География[үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү]

Як Ил
Төньяк Гөрҗистан
Көнчыгыш Азәрбайҗан
Көньяк Иран
Көньяк-көнбатыш Азәрбайҗан
Көнбатыш Төркия

Әрмәнстан Әрмән таулыкларының көнчыгыш ягында урынлашкан һәм Кече Кавказ таулары белән читләнгән.

Су ресурслары[үзгәртү]

Әрмәнстан территориясы буйлап 9480 елга ага, алардан 379 елганың озынлыгы 10 км артык. Әрмәнстанның төп елгасы — Аракс.

Әрмәнстанда 100дән артык күл бар, аларның иң зуры — Севан. Әрмәнстанның су ресурслары байтак булсада, илдә су дефициты сизелә. Шуңа күрә Әрмәнстанда 74 сусаклагыч төзелгән. Эчәргә яраклы суның 96 проценты җир астыннан алына.

Файдалы каҙылмалар[үзгәртү]

Әрмәнстанда бакыр, ташлы тоз, мәрмәр, төрле мәке породалары, асыл ташлар ятмалары бар. Сәнәгатькә кирәкле кара һәм төсле металлар ятмалары бар. Аларның исәбендә 3 бакыр, 6-молибден, 5-полиметаллик(цинк, кургаш),4-алтын, 2-тимер, һәм уран ятмалары.

Халык[үзгәртү]

Демография[үзгәртү]

2012 елның 1 февраленә Әрмәнстан Республикасының халык исәбе буенса Әрмәнстанда — 3 274 300 кеше яши. Шул исәптән:

  • Ауылда — 1178000 кеше
  • Калада — 2097000 кеше (ул сандан 1127000 — Ереванда)[5]

Торак пунктлар[үзгәртү]

Երեւան.JPG
Ереван

Гүмрү

Урын Шәһәр Әрмәнчә исеме Халык саны

Vanadzor.jpeg
Ванадзор
170px
Вагаршапат

1 Ереван Երեւան 1 116 600
2 Гюмри Գյումրի 146 300
3 Ванадзор Վանաձոր 104 800
4 Вагаршапат Վաղարշապատ 57 500
5 Раздан Հրազդան 53 200
6 Абовян Աբովյան 46 500
7 Капан Կապան 45 500
8 Армавир Արմավիր 33 800
9 Гавар Գավառ 25 700
10 Арташат Արտաշատ 25 400
11 Чаренцаван Չարենցավան 25 000
12 Севан Սեւան 23 200
13 Горис Գորիս 23 000
14 Масис Մասիս 22 400
15 Аштарак Աշտարակ 21 600
16 Арарат Արարատ 20 800
17 Иджеван Իջևան 20 600
18 Артик Արթիկ 17 400
19 Сисиан Սիսիան 16 700
20 Алаверди Ալավերդի 16 400
[6]

Милли составы[үзгәртү]

Әрмәнстанның милли составы буенса ул республика бермилләтле дип әйтергә була. Ул илнең халкыннан 96% әрмәннәр. Шулай булсада, Әрмәнстанда езидлар, ассириялылар, көрдләр, грек халыклары яши һәм урыс, украин диаспоралары бар.[7]

Дин[үзгәртү]

Әрмәнстан Республикасында христианлык тарихы нык бай, мәсәлән Әрмән Дәүләте христиан динен дәүләт дине буларак игълан иткән илдәр арасыннан иң беренчесе. Әмма бүген Әрмәнстан Республикасының Конституциясы буенча Әрмәнстанда дәүләт дине юк, әмма Әрмән Апостол Чиркәвенең иҗтимагый әһәмиәтлелеге танылган[8], ул диндә бүген ӘР 94,4 % халкы тора. Калганнары: езидларның милли дине (40000 кеше яки 1,3%), яһүдилек (500—1000 кеше ), ислам (Ереванда һәм Абовян районында 1000 кешедән артык)[9]

Административ-территориаль бүленеше[үзгәртү]

Әрмәнстан Республикасы — унитар республика, аның составы өлкәләрдән (әрм. марз), өлкәләр аймактардан тора. Аймак берничә торак пункттан тора яки (Еревандагы кебек) округка бүленә. Өлкәләрдә Дәүләт идарәсы алып барыла, аймаклар муниципаль хакимиятенә буйсына. Әрмәнстанның башкаласы — Ереван муниципаль хакимиятенә буйсына.

Марз губернаторларына Әрмәнстан Хөкүмәтеннән һәм Президент раславыннан соң хакимият бирелә һәм шулай ук азатлана. Әрмәнстан Республикасы территориясы 10 өлкәгә бүленә.

Өлкә Оригиналь
исеме
Мәйданы, км² Халык Административ үзәге
Арагацот өлкәсе Արագածոտնի 2 755 141 800 Аштарак
Арарат өлкәсе Արարատի 2 003 279 200 Арташат
Армавир өлкәсе Արմավիրի 1 241 284 500 Армавир
Вайоцдзор өлкәсе Վայոց Ձորի 2 406 55 800 Ехегнадзор
Гехаркуник өлкәсе Գեղարքունիքի 3 655 241 600 Гавар
Котайк өлкәсе Կոտայքի 2 100 280 900 Раздан
Лори өлкәсе Լոռու 3 791 281 600 Ванадзор
Сюник өлкәсе Սյունիքի 4 505 152 800 Капан
Тавуш өлкәсе Տավուշի 3 120 134 400 Иджеван
Ширак өлкәсе Շիրակի 2 679 281 500 Гюмри
Кала Оригиналь
исеме
Мәйдан, км² Халык
Ереван Երևան 227 1 119 000

Әрмәнстан иктисады[үзгәртү]

Валюта[үзгәртү]

100,000 Armenian dram - 2009 (obverse).jpg

Әрмәнстанның валютасы — драм (әрм. դրամ). 1993 елның 22 ноябреннән йөри башлый. Шул вакытка кадәр республикада совет тәңкәләре белән кулланганнар. 1 драм 100 луманан (әрм. լումա) тора. Әрмәнстан валютасының символы Դ — әрмән алфавитының "да" хәрефен аңлата.

Сәнәгать[үзгәртү]

Әрмәнстанның замандаш сәнәгәте Советлар Берлеге вакыттарында төзелгән. Ул вакытта Әрмәнстан СССР-ның төбәкләренә станоклар, текстиль, һәм башка продукция җиткергән, ул продукция мәсәлән электроэнергиягә алмаштырылган.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү]

Малчылык[үзгәртү]

ӘР ауыл хуҗалыгында малчылыкгың байтак урыны бәләкәй мал тоту — сарык һәм кәҗә асрау белән бәйле. Бу тармак ареалы таулы урыннарга таралган. Зур малны тауда тотуы кыенрак, әмма шул малчылык төре бәләкәй малы менән бергә, кыенлыкларга карамый районда таралган.

Игенчелек[үзгәртү]

Әрмәнстанда игенчелек алып баруы авыр, чөнки таулы илдә тигез урыннары әз. Алай булсада Әрмәнстаның күп төбәкләрендә игенчелек кайсы бер техник культуралары, йөзем үстерүе генә мөмкин. Бодай игенчелеге Арарат төбәгендә генә нык үзләштерелгән.[10]

Искәрмәләр[үзгәртү]