Әфганстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әфганстан Ислам Җөмһүрияте
د افغانستان اسلامي جمهوریت
Flag of Afghanistan.svg Әфганстан Илтамгасы
Әфганстан байрагы Әфганстан Илтамгасы

Әлеге объектның координаталары: 33°56′00″т.к. 66°11′00″кч.о. / (G)

Afghanistan on the globe (Afro-Eurasia centered).svg
Ил көе: «Soroud-e Melli» (тыңларга )
Бәйсезлек көне 1919 елның 19 августы (Бөекбританиядән)
Рәсми телләр пушту, дари
Башкала Кабул
Зур шәһәрләр Кабул
Идарә итү формасы Президент республикасы
Ислам республикасы
Президент
Вице-президент
Вице-президент
Хәмит Кәрзай
Мөхәммәт Фәхим
Кәрим Хәлили
Дәүләт дине Ислам
Мәйдан
• Барлыгы
Дөнья буенча 41 урында
647 500 км²
Халык
• Тикшерү (2011)
Тыгызлыгы

32,390,000 кеше (39-нч.)
43,5 кеше/км²
ТЭП
  • Барлыгы (2008)
  • Кеше башына

$21,39 млрд  (96-нч.)
$760
ТЭП
  • Барлыгы (2008)
  • Кеше башына

$21,39 млрд
$760
Акча берәмлеге афгани
Интернет-домен .af
ISO коды AFG
Телефон коды +93
Сәгать поясы +4:30

Әфганста́н (tat. lat. Äfğänstan, пушту һәм дари افغانستان Afğānistān), рәсми атамасы — Әфганстан Ислам Җөмһүрияте (пушту د افغانستان اسلامي جمهوریت, дари جمهوری اسلامی افغانستان, үзб. Afg'oniston Islom Respublikasi ) — Урта көнчыгышта урнашкан дәүләт. Дөньяның иң фәкыйр илләренең берсе. Соңгы 30 ел дәвамында (1978 елдан башлап) илдә гражданнар сугышы бара.

Әфган атамасы беренче тапкыр 982 елда килеп чыга. Гарәп сәяхәтчесе Ибн Баттута ил хакында боларны әйтте: «Без Кабулда булдык. Кабул бик зур шәһәр булган, ә хәзер монда фарсы кабиләре яши. Алар үзләрен әфган атыйлар».

Илдә күп таулар, тигезлекләр бар. Төньякта Бактрий тигезлеге урнаша. Якында Каракум чүле, Әфганстанның көнбатышында Наомид чүле, Дашти-Марго чүле урын ала. Дәүләтнең иң зур тавы — Ношак (7492 м). Илдә иң зур елгалар: Амударья, Герируд, Гильменд.

Файдалы казылмаларга килгәндә, илдә күп күмер, тоз, сера, кыйммәтле металлар, бакыр, нефть, мрамор. Айнак исемле бакыр чыганагы Ауразиядә иң зур санала.

Беренче кешеләр бу җирләрдә 5000 ел элек пәйда булган. Озак вакыт дәвамында Әфганстан Персия империясе хакимлеге астында булган. VII гасырда дәүләткә гарәпләр килә, алар Ислам динен алып килә. 10 гасырда төркиләрнең Газнәвид империясенә керә. Ислам килү белән дәүләттә фәннең, мәдәниятнең зур үсеше башлана.

Тарих[үзгәртү]

  • 2001АКШ Әфганстанда хәрби операция башлый.